Айдары гаиләсен ташлап чыгып киткәндә, кызы Нәзиләгә әле 5 кенә яшь тулган иде. Хатыны Гүзәлия белән аерылышканда, ул, нишләптер, баласы белән мөнәсәбәтләрне саклап калуны кирәк санамады, хатынын да, бердәнбер кызын да үткән тормышта калдыруны хуп күрде. Нәзилә бик борчылды, нишләп аның яраткан әтисе әйберләрен җыя һәм китәргә җыена соң? Сабый күңеле моны аңлый алмады.
«Тукта елавыңнан, син олы кеше инде, проблемаларыңны үзең хәл итәргә өйрән!» – диде Айдар хатынына һәм саубуллашмый да, борылып та карамыйча, яңа тормыш корырга китте.
Нишләргә белмичә югалып калган әнисе, кызына бу хәлләрне ничек дип тә аңлатырга белмәде. Әтисе киткәннән соң, әнисе елмаймый да, ниндидер шәүлә кебек кенә йөри, һәм бу – кызны бик куркытты. Нәзилә өчен бердәнбер шатлык – әби-бабасы булды, алар оныкларын тәрбияләүне һәм көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итүне тулысынча үз җилкәләренә алды.
Берсендә Нәзилә әбисенең һәм әнисенең сөйләшкәнен очраклы гына ишетеп алды.
«Айдар башка хатынга китте, һәм син аның башта ук болай йөрүен бик яхшы белә идең бит», – диде әбисе.
«Мин бит аны яратам, акылына килер, кире кайтыр, дип өметләндем, кызыбыз да үсеп килә...» – дип сулкылдады әнисе.
«Бала кирәк булса, кызлар артыннан чапмас иде әле. Әйдә, җитәр, бер тиенгә ярамаган мужик өчен кайгырып ятма. Балаңны тәрбиялә, өй эшләреңне кара», – диде әбисе.
«Хәзер мине бу тормышта бернәрсә дә куандырмый. Алга таба ничек яшәргә икәнен күз алдына да китерә алмыйм», – дип боекты Гүзәлия.
Фәния апа кызының хәлен яхшыртырга тырышты, җан газапларын онытып, үсеп килгән кызы турында уйларга кушты, әмма боларның берсенең дә файдасы булмады. Гүзәлия телефон шалтыраган саен, узып киткән машина тавышы ишетелгән саен «дерт» итеп куйды, ире кайтыр дип көтте, өметләнде. Нәзилә дә әтисен көтте, аны сагынды, әмма ул кайтмады, очрашудан баш тартырга да гел кырыкмаса-кырык сәбәп табып торды.
«Нәзилә ялларны синең белән уздырырга тели. Бәлки, урамда булса да бергә йөреп керерсез?» – дип сорый иде Айдардан элекке хатыны.
«Әлбәттә, әмма соңрак, хәзер бөтенләй вакыт юк», – дип, үзенә ошамаган сөйләшүгә нокта куярга сәбәп тапты ир.
Үсә-үсә, Нәзиләнең әтиле булуына өмете һәм ышанычы кимегәннән-кимеде. Ә үзе тулы гаиләдә үсүче яшьтәшләреннән эчтән генә көнләште. 1нче сыйныфка да аны әбисе белән бабасы алып барды, чөнки әнисе эшләде, ә әтисенең моның ише вак-төякләргә вакыты булмады. Соңыннан әбисе белән бабасы аның дәресләрен тикшерде, Нәзилә авырганда гел янәшә булдылар һәм бәйрәмнәрдә оныкларының күңелен күрергә тырыштылар. Гүзәлия исә бары тик гәүдәсе-тәне белән генә кызы янында булды, ә уйлары, хисләре элекке ире белән калган иде, шуңа күрә ул кызына әни җылысы, әни назы бирә алмады.
«Аерылышканга ничә ел узды бит инде, – дип ачуланды аны Фәния апа. – Айдарның әллә кайчан икенче хатыны инде, дөньяның артына тибеп яши, шуңа күрә ул сиңа кайтырга җыенмый, кызым. Ә син һаман тилереп ятасың».
«Миңа аннан башка беркем дә кирәк түгел. Укыган вакыттан ук Айдарны ничек яратып йөргәнне беләсең бит, әни. Оныта алмыйм мин аны», – дип акланды Гүзәлия.
«Кызыңны кара һәм үзеңнең шәхси тормышыңны көйлә. Кара аны, картлык көнеңдә ялгыз калачаксың, үкенерсең, тик соң булыр, терсәк якын булса да, тешләп булмый ул, кызым», – диде аек акыллы Фәния апа, кызының сәер кирелеген аңламыйча.
Әмма мондый акыл өйрәтүләрнең Гүзәлиягә бер файдасы да булмады, ул һаман газапланды, Айдар белән кире кушылачакларын уйлап хыялланды. Башта Нәзилә әнисе яклы булды һәм әтисе белән очрашуларны да әнисе белән юллары кисешерлек итеп оештырды. Аннан исә мондый тырышлыкларның файдасы булмаганын аңлады, чөнки Айдарга элекке хатыны да, кызы да кирәкми. Чөнки баладан бары тик проблемалар гына, дип уйлады ир. Бала авырмый тормый, үсә, үзенә игътибар, акча чыгымнары таләп итә, ә Айдар боларга катгый каршы иде шул. Аның яңа тормышында матур һәм җиңел Алия бар, ул шундук үз шартларын һәм кысаларын куйды.
«Уф, миннән ниндидер кайгыртучан үги әни ясама, зинһар һәм балаң белән аралаштырырга да тырышма. Бу – миңа бөтенләй дә кызык түгел, Айдар», – диде ул мөнәсәбәтләренең башында ук.
«Ихтыярың, син дигәндә – аяк идәндә, җаным. Мин үзем дә аны монда алып килергә атлыгып тормыйм, җитмәсә, ул хәзер гел көйсезләнеп тора», – диде Айдар, сөйгәнен борчудан куркып.
12 яшьлек Нәзилә хастаханәгә эләгеп, ашыгыч операциягә мохтаҗ булгач та, искәрмә ясамады әтисе.
«Хәзер бөтенләй акчабыз юк бит әле. Әле яңа гына машинаны алмаштырдык, бурычларны түлибез», – диде ул, Гүзәлия акчалата ярдәм сорагач.
«Бәлки, берәр нәрсә эшләп буладыр?» – диде Гүзәлия.
«Белмим инде, апаңнан сорап тор, мин бу айда алиментны алданрак түләргә тырышырмын», – диде Айдар битараф кына.
Соңыннан Айдар 2 айлык алиментны счетка күчерде, акчаны рәсми рәвештә күчерде. Хәтта бер тапкыр кызы янына хастаханәгә дә кереп чыкты, Нәзиләнең хәлен белде, җиләк-җимешләр, күчтәнәчләр алып килде, ә мондый ризыклар аңа ярамый иде, шуңа күрә күчтәнәчләрне шәфкать туташларына биреп калдырды. Кызы дәваланып ятканда бөтен ярдәме шушы булды, чөнки Айдарның эше күп, ә Гүзәлия элекке ирен борчырга теләмәде, баш-аягы белән эшкә чумды. Хәзер аңа апасыннан алган бурычларны түләргә һәм кызын дәвалап бетерү өчен тырышырга кирәк.
2 елдан соң Нәзилә егылып аягын сындырды һәм берничә ай урында ятты. Хәтта шул вакытта да әтисе кызының хәлен белергә, килеп күренергә вакыт таба алмады. Нәзилә игътибар-кайгыртуга бик мохтаҗ иде бу вакытта, үзе генә хәрәкәтләнә алмады, гел елады, ә янәшәсендә һәрвакыт әнисе һәм әбисе булды. Бу вакытта бабасы вафат иде инде, һәм бу – яшүсмер кыз өчен иң зур фаҗигаләрнең берсе булды. Дәвалану берничә айга сузылды һәм шушы вакыт эчендә әтисе 1-2 тапкыр гына килеп кызының хәлен белде, аягөсте генә хәлләрен сорашты да, «эшем күп» дип, чыгып чапты. Хәтта кызы һәм аны дәвалаучы табиб белән яхшылап сөйләшүне дә кирәк дип тапмады.
«Куркыныч түгел, яшь организм тиз терелер. Тигез җирдә проблема ясап ятарга кирәкми», – диде ул элекке хатынына. Һәм кабат мөһим эшләре буенча ашыкты...
«Аңа синең ярдәмең, игътибарың кирәк, Айдар. Син ялларда яки эштән соң аның янына болай гына килә алмыйсыңмыни соң», – дип аңлатырга тырышты Гүзәлия.
«Минем эшем бик күп, үсеп беткән бала белән мәмиләнеп утырырга вакытым юк. Үзегез хәл итегез», – диде ир, битараф кына.
Нәзилә озак тернәкләнде һәм яңадан йөрергә өйрәнде, бу вакытларда да аның янында әнисе һәм әбисе генә булды. Хәер, еллар уза-уза, ул әтисеннән тары бөртеге кадәр дә игътибар-кайгырту көтми башлады. Күңел түрендә иң якын, газиз кешесенә тау кадәр үпкә һәм аралашуны яңадан җанландырып җибәрү өмете яши иде. Әмма әтисенең үзен генә уйлап яшәве, үз баласын кирәксенмәве аркасында бу мөмкин түгел. Башта әнисе өчен дә, үзе өчен дә гарьләнде Нәзилә, аннары күңелендә әтисенә карата ачу, ә соңыннан нәфрәт барлыкка килде.
«Әйдә, туган көнеңне зурлап уздырабыз, кызым. Ни дисәң дә, 18 яшь бит, дусларыңны, туганнарны, әтиеңне чакырырбыз», – диде әнисе Нәзиләгә туган көне алдыннан.
«Әтидән башка калганнарны чакырабыз. Үзебезне аңа кирәк дип алдап яшәүдән туктарга кирәк инде, әни. Аның хатыны белән үз тормышы, безнең – үз тормышыбыз, монда аларны катнаштырырга кирәкми», – диде Нәзилә тыныч кына, элеккечә борчылмыйча.
«Ул барыбер синең әтиең бит, кызым...» – дип, үз фикеренең дөреслеген исбатларга тырышты Гүзәлия.
«Мине тәрбияләүдә бер тамчы да катнашы булмады аның, шуңа күрә мондый талпынуга сәбәп күрмим, әни. Әгәр син берәр җүнле ир табып кияүгә чыгып, миңа үги әти булса, әйбәтрәк булган булыр иде», – диде Нәзилә.
Гүзәлия бу сүзләргә аптырап калды һәм нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Чөнки ничә еллар узса да, элекке ирен яратудан туктамады ул. Айдар икенче хатыны белән бик бәхетле яшәде, чит илгә ялга йөрделәр, яхшы машина сатып алды, шәһәр читендә дача салдылар. Ә ташланган хатын ниндидер хыяллар илендә яшәде һәм үзен өметләр белән юатты, һәм хәтта аны үсеп буй җиткән кызы да аңламады.
Алдагы берничә елда Нәзилә әтисе турында берни дә ишетмәде, Айдар, алиментлар түләү вакыты чыккач, кызының тормышыннан бөтенләй югалды. Баласының тормышындагы үз ролен ул социаль челтәрләрдәге фотоларга куелган «лайклар» белән генә билгели иде, ә үзе яшь хатыны белән чираттагы ял фотоларын урнаштырып куя.
«Туеңа әтиеңне чакырасыңмы соң?» – дип сорады әнисе кияүгә чыгарга җыенган Нәзиләдән.
«Мәгънәсен күрмим, әни... – дип дөресен әйтте кыз. – Иң якыннарны гына чакырабыз, артык зур бәйрәм ясап тормыйбыз. Ә әти иң якыннар арасына керми».
Гүзәлия кызын әтисенә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә озак күндереп карады, тик файдасы булмады. Нәзиләнең булачак ире белән бу темага сөйләшкәч генә ачуы басыла төште.
«Элек мөнәсәбәтләрегез нинди генә булса да, мөһим түгел. Әйдә, әтиеңне чакырыйк, килү-килмәүне үзләре хәл итсен, анысы безнең эш түгел. Бәлки, шуннан соң нормаль мөнәсәбәтләр корып булыр», – диде Нәзиләнең булачак ире Рәсим.
Әмма Нәзилә могҗизаларга бервакытта да ышанмады, ләкин карышып та тормады, әтисенә чакыру җибәрде. Элек тә кызы белән аралашырга комачаулаган «җитди» сәбәпләр аркасында, Айдар, әлбәттә, бәйрәмгә килә алмады. Яшьләрне ЗАГС бинасын каршында гына тиз-тиз котлап китеп барды.
«Шулай туры килүен күр син, бүген хатынымның юбилее бит, туйга килә алмыйбыз, чөнки бүген үзебездә дә бәйрәм», – дип, кызына акча салынган конверт сузды.
Рәсим Айдар белән ачык, ягымлы сөйләшергә тырышты, ә менә Нәзиләнең кәефе шундук кырылды.
Ул акылы белән барысын да аңлады, әмма җаны әрнеде. Үз әтисе шушындый мөһим көндә дә бердәнбер кызының туена килеп, 1-2 сәгать булса да утырып китәргә вакыт таба алмый бит! Әмма Нәзилә үзенең дә, килгән кунакларның да кәефен тәмам кырмас өчен, еламады да, борчылуын да күрсәтмәде.
«Җүнлерәк тә кияү сайлый алган булыр идең инде, – диде әтисе, Рәсим каядыр читкә китеп алган арада. – Шыксыз, килбәтсез генә бер егет кисәге инде. Ярар, сайлагансың икән, шулай булсын», – диде әтисе саубуллашканда.
«Синнән рөхсәт сорамаган идем. Шулай булгач, тоткарлап тормыйм, юбилейны әйбәт үткәрегез», – диде Нәзилә, дорфа гына.
Алдагы 5 елда Нәзилә әтисе белән очрашмады, сөйләшмәде. Туйдан соң ире белән ремонт эшләренә чумдылар. Соңыннан – карьера, ә бераздан уллары Наил туды һәм бөтен буш вакытларын улларына багышладылар. Бабай кеше оныгы белән бер елдан соң гына танышты, гәрчә оныгы туганын шундук хәбәр иткәннәр иде. Нәзилә белән Рәсим башка шәһәрдә яшәде, балалары туганны яшереп тормадылар.
«Бала иреңә охшаган бугай, синнән дә, миннән дә берни юк», – диде Айдар, үкенеч белән.
«Нәкъ сиңа охшавы шулкадәр мөһиммени, – диде Нәзилә, аңламыйча. – Наилнең борыны яки күзләре башка төрле булгач, ул минем балам һәм синең оныгың булудан туктыймы?»
«Юк, мин болай, үз фикеремне генә әйтәм», – диде Айдар, кәефе төшүне сиздермәскә тырышып. Аның, нишләптер, балада үз чалымнарын күрәсе килгән иде.
Нәзиләләргә кунакка килгәндә, башында бер уй бар иде: әгәр оныгы үзенә охшаган булса, аның язмышында ничек тә катнашырга кирәк, дип хыялланып куйды. Ә оныгы нәкъ кияве икән, ике тамчы су кебек охшаган.
Соңыннан Айдар, инфаркт кичереп хастаханәдә ятканда, кызына шалтыратты. Нәзилә бөтен эшен ташлап, әтисе янына чабып килеп җитәр дип уйлады, әмма кызының мондый теләге бөтенләй юк иде.
«Сиңа соклар, ашлар ташып йөри алмыйм, – дип дөресен әйтте Нәзилә. – Наил әле кечкенә, Рәсим эштә. Аннан, синең хатының да бар, һәм бу – турыдан-туры аның бурычы».
«Алиянең вакыты юк бит әле, ул хәзер яшәрү буенча курслар уза, йогага йөри. Ә син, килеп, хәлне белә алыр идең, кызым бит, рәхмәтсез булсаң да, үз балам», – дип сөйли башлады әтисе.
«Бәлки... Синең алда үземне бурычлы итеп тойганга гына ялларда килеп китәрмен, – дип тыныч кына җавап бирде Нәзилә. – Әмма моны бары тик әдәп саклап кына эшлим. Картлык көнеңә үзеңне карау эшләрен безнең җилкәгә өеп куярга җыенма. Минең үз гаиләң, минем – үз гаиләм. Ә алай булмасын өчен, әни белән генә аерылышырга кирәк иде, ә син мине дә үз тормышыңнан сызып ташладың...»
Шушы сөйләшүдән соң, Нәзилә көтмәгәндә күңелендә җиңеллек тойды һәм еллар буе җанын басып торган авыр йөктән котылгандай булды. Ә Айдар үпкәләде, кәефсезләнде һәм кызының үзен болай тотуын аңламады. Ул, гомумән, кызы турында бернәрсә дә белми, аны аңламый, чөнки үзе үк аңларга теләми. Күп еллар элек үзен дөрес эшлим дип уйлады, ә хәзер үпкәләде, әмма бу хәлләрнең сәбәбен дә, нигә шулай килеп чыкканын да аңламады һәм аңларга да теләмәде.