Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аракыны ташламасам, ялгызлыкта эчеп үләр идем»

Мин бөтенләй дә үз-үземә ышанмаган яшүсмер булдым — бер кочак комплексларым бар һәм тышкы кыяфәтемне кабул итә алмадым. Мөгаен, шуңа күрә дә алкоголь белән бик тиз дуслашып киткәнмендер.

news_top_970_100

Барысы да 1996 елда башланды, ул вакытта миңа 16 яшь иде. Бер егет белән очраша башладым, ә ул эчкәләргә ярата иде. Мин дә аңа ияреп киттем, җитмәсә, ул вакытта спиртлы эчемлекләрне теләсә кайсы кибеттә бик җиңел генә сатып алырга була. Алкоголь тәэсирендә үземне бик иркен тота башладым, үземне текә итеп тоя идем. Әле ул елларда махмырдан бөтенләй интекмәдем.

Бу «мавыгуым» алга таба да дәвам итте, институтта журналистка укыдым. Дус кызлар белән тәнәфестә, дәресләр башланыр алдыннан ук рәхәтләнеп эчә идек яки инде эчәр өчен параларны тозлый идек. Иртәнгә кадәр күңел ачып, ярты сәгать тә йокламыйча параларга китә идек. Әни борчылды, ачуланды, мине туктатырга теләде, әмма миңа берни дә ярдәм итми иде инде. Мин чын күңелдән тормыш рәвешем нормаль, ә әти белән әни болай гына бәйләнә дип уйладым.

Мине хәмер белән таныштырган теге егет белән мөнәсәбәтләребез коточкыч булды, аннан тиз генә чыга алмадым. Тиран булуы гына җитмәгән, наркотиклар да куллана башлады. Гомумән, куркыныч булды, көчкә баш-аягымны алып котылдым мин аннан. Ул вакытта миңа 19 яшь иде.

Яңа мәхәббәтем элекке егетемне онытырга ярдәм итте. Ул да журналист иде, без озакка сузмый гына өйләнештек. Ирем дә элекке егетемнән әллә ни кайтыш булмады: эчте. Күпмедер вакыттан мин дә аңа кушылдым. Әти-әни тарафыннан аз гына да контроль булмау мине бәйдән ычкындырды.

Мине аздан гына институттан кумый калдылар, могҗиза белән генә бу хәлне җайлый алдым. Бик күп кешенең миннән канәгать булмавына да карамастан, үземне бер дә гаепле тоймадым. Киресенчә. Ирем һәм дусларым белән кибетләрдән әйбер урлый башладык, рестораннарда ашап, акча түләмичә качып китү безгә берни тормый иде. 20 яшемдә исерек килеш аягымны сындырдым. Сынган җир төзәлгәнче ярты ел узды, институттан академик ял алдым. Соңыннан читтән торып укуга күчтем, диплом якларга килмәдем, эчеп исергән идем. Башка көнне чит төркем белән тапшырырга туры килде.

Менә шул вакытта махмырның ни икәнен аңлый башладым инде мин, организмның көче беткән иде ахыры, җиңә алмый башлады. Әмма бернинди «побочкалар» да мине туктатмый иде, бөтен негатив кичә булган рәхәтлекләр өчен түләү кебек иде. Эш белән проблема булмады, мин мәкаләләр язам, ә ирем аларны үз исеме белән чыгара яки минем өчен эшләп бетерә иде. Миңа беркая да барып йөрисе юк.

2001 елда ирем белән аерылыштык. Әти-әни янына кайттым.

Төпкә төштем

Алкогольны тагын да күбрәк куллана башладым. Иң авыр вакытым, күпме куркыныч хәлләр булды ул вакытта. Мәсәлән, еш кына таксида йоклап китә идем дә, әллә нинди чит-ят җирдә айнып китә идем, акчамны, шәхси әйберләремне, бизәнгечләремне урлап качкан булалар иде. Эшләгән акчамны эчеп бетерү, югалту яки урлату турында әйтеп тә торасы түгел инде.

Әти һәм кече энем минем белән атналар буе сөйләшми иде. Эчеп кайткан саен әни: «Кайттыңмы?», «Йөреп туйдыңмы?» дигән гадәти сорауларын бирә иде. Әлбәттә, иртән миңа оят була торган иде, һәрвакыт үземә һәм якыннарыма туктыйм дип сүз бирә идем. Әмма соңыннан махмыр чыгып беткәч, барысы да кире үз урынына кайта. Үз-үзем белән гел сатулаштым. Мәсәлән, «Эчеп исермим, әз генә кабып алам да, ял итәм» дип әйтә идем үземә. Барысы да яхшы булсын өчен бары тик эчмәскә кирәген бөтенләй аңламый идем. Шулай да ниндидер тискәре нәтиҗәдән арынырга тырыша идем үземчә, мәсәлән, эчәр алдыннан сыек май яки чи йомырка эчеп куя идем, төрле эчемлекләрне бутап эчмәскә тырыштым.

2002 елда яшьләр сериалына сценарист булып урнаштым. Идеаль эш: өйдә утырырга, эчәргә һәм язарга була. Әле акчаны да шәп түләделәр. Җитәкчелек белән очрашу айга бер була иде, ул көнне мин үземне тәртипкә китерәм дә беркем дә берни дә сизми иде.

Соңыннан мин киностудиядә редактор булдым — ялгызым гына кабинетта утырам. Контроль булмау тагын бәйдән ычкындырды, өйгә иртә кайтып китә алам яки эш урынында гына утырып эчә идем.

Берсендә дустым белән бергә эчү гауга белән төгәлләнде. Төнге өчләр тирәсендә безнең акча бетте, ә банкетны дәвам итәсе килде һәм мин аны киностудиягә алып киттем: сакчылар мине белә иде һәм туктатып тормадылар. Шунда җәнҗал килеп чыкты. Мине студиягә керткән сакчыларны эштән кудылар, ә миңа аңлатма язарга туры килде… Шулкадәр оят булды.

Директор урынбасары минем гаризаны алгач: «Сез алкоголикмы?» дип сорады. Мин: «Әлбәттә, юк» дип җавап бирдем. Мин чын күңелдән моның шулай булуына ышана идем. Берсендә кич уяндым да, гадәттәгечә, кибеткә сыра алырга киттем һәм инде бер ел дәвамында һәр көн эчүемне аңлап алдым. Хәтта бу уй да мине туктата алмады. 2004 елда мине киностудиядән кудылар.

25 яшемдә «кодироваться» итәргә карар кылдым. Табиб башыма энәләр кадады һәм тагын эчә башласам миңа ниләр янаганын тезеп китте…

2006 елда тагын кияүгә чыктым. Иремә «кодироваться» иткәнемне шундук әйттем, әмма ул моңа әллә ни игътибар итмәде бугай. Яшь иде ул, өйләнешкәндә миңа - 26, аңа 22 яшь иде.

Эчүдән туктагач, мин ат кебек җигелеп эшли башладым, хәтта чирләп беттем. Әле көн саен алкогольсыз сыра да эчә идем — иске гадәтләргә шундый алмаш… Әмма берсендә, 2007 елның марты иде, кибеттә спиртсыз сыра булмады һәм мин гадәти сыра алдым… Кодировкадан соң 1,5 ел узгач, кабат ычкындым…

Мине беренче мәртәбә мондый хәлдә күргән ирем шок хәлендә иде. Туктатырга тырышты — моның файдасыз икәнен белми иде әле ул. Баштарак ниндидер җитди ызгышлардан котыла идем: беренчедән, мин нык эшләдем, хәтта эчкән килеш тә эшләремне вакытында тапшыра идем, шуның өчен акчаны яхшы алдым. Икенчедән, ирем дә фәрештә түгел, марихуана белән мавыкты. Икәүләп кәеф-сафа кора башладык, бер кичтә зур суммада акча бетерә, бурычка бирә яки кафеда күрше өстәлдәге кешеләрне сыйлый идек.

Күпмедер вакыттан әни бала табарга кирәк дип теңкәмне корыта башлады. Ахмаклык инде, әни буласы килү теләгем юк, әмма «Кирәк!» дип кенә бу адымга бардым. Шул елның августында, рәхәтләнеп эчкече тормышы алып барганда йөкле икәнемне белдем. Әллә нинди шатлык хисләре кичермәдем: аракылы тормышым ошый иде, аннан баш тартасы килмәде.

Әлбәттә, акылым белән эчүне ташларга кирәген аңлый идем. Әмма гел сәбәп табып тордым, гинекологның йөкле булуымны раславын көттем, «Бәлки бала төшәр» дип уйладым. Йөкле вакытта тәмәке тарткан танышларым да бар иде, 9 ай бу эчеп тә сау-сәламәт бала тапкан хатын-кызлар турында интернетта укыганым булды. Аклану табылды! Югары градуслы эчемлекләрдән баш тарттым, әмма шәраб һәм сыра эчүдән туктамадым.

Беренче триместрдан соң табиблар миңа хастаханәгә ятарга кушты, әмма мин баш тарттым. Чөнки анда эчә дә, тарта да алмас идем. 7 нче ай киткәч бала табуны планлаштыра башладым, клиникаларга йөрдем. Бер хастаханәдә миңа «сохранениегә» ятарга куштылар, әмма мин баш тарттым. Шул көнне кич кан китте. Табиблар мине көчкә коткарды, баланы ярып алдылар һәм шундук ИВЛ аппаратына тоташтырдылар. Ул өч көннән соң үлде — үпкәләре ачылмады.

Бу тансык, көтелгән бала түгел иде, әмма аның үлеме миңа рухи яктан бик авыр булды. Үземне гаепле хис иттем… Әлбәттә, кайгымны аракы белән бастым.

Иремнең сукыр эчәгесенә операция ясадылар. Ә мин башка эчмим дип сүз бирдем һәм… хастаханәгә аның янына лаякыл исерек булып барып кердем… Без гел талаша башладык, минем тәртип чиктән узды. Үземне акылдан язган кеше кебек тота идем һәм 2008 елның августында ирем сайлау алдына куйды: ул яки аракы. Мин, әлбәттә, эчүне ташладым, әмма күңелдә бу вакытлыча гына дигән ышану бар иде. Алкоголикка үз-үзенә: «Мин башка беркайчан да эчмәячәкмен», - дип әйтү авыр. Бу куркыта.

Шул вакыттан бирле ике тапкыр — һәр 8 ай саен ычкындым. Ә 2010 елның 22 мартында мин бөтенләй эчүне ташладым. Бу минем икенче туган көнем.

Күпмедер дәрәҗәдә миңа яңа гадәтләрем ярдәм итте. Башта нишләргә белмәгәннән мин шәхси үсеш турында мәкаләләр укыдым, шуларның берсендә иттән баш тарту үзеңнең «мин» төшенчәсен үстереп җибәрү өчен шәп әйбер булуын укыдым. Иремә шуны кулланып карарга тәкъдим иттем һәм без вегетарианлыкка күчтек. Аракыдан баш тарту тормышымны төссез итте: бәхет хисен кайтару өчен мин психотерапия курслары уздым. Спорт белән шөгыльләнә башладым, медитация алымнарын үзләштердем, теләкләр картасы ясадым һәм аларны чынга ашыру өчен эшли башладым. Һәм бер мизгелдә мин үземә башка тормыш теләдем. Аракыны ташламасам, япа-ялгыз эчеп үләчәгемне аңладым.

Үз-үзеңне камилләштерү буенча эш — бик четерекле, озак эш ул. Әни белән мөнәсәбәтләребез тулысынча үзгәрде, ирем белән дә бер-беребезне аңлый башладык. Әмма икебез дә бала теләмәвебезне аңладык. Безнең этебез, песиебез бар. Тагын берәр эт алырга уйлыйбыз әле.

14 ел минем тормышымда алкоголь булды. Инде 11 ел мин бу тозактан азат. Беренче вакытларда аракысыз узган һәр ел минем өчен бәйрәм иде, ә хәзер мин шулкадәр ныгыдым, хәтта бу даталарны оныта да алыр идем, әмма алар эш белән бәйле шул.

Чиста биттән…

Әгәр минем тормышымда алкоголь булмаган булса, мин хәзерге кебек була алмас идем. Бүген мин башка кешеләргә бу начар гадәтне җиңәргә ярдәм итәм. Минем тәҗрибә, үткән юлым башкаларга бу авыр юлны узарга ярдәм итә. Үзе шушындый хәлдә булган кеше генә аракыга каршы торуны ни икәнен аңлый.

Алкоголикка ярдәм итеп була. Үзенең эчкече булуын аңламаган кешегә ярдәм итү авыррак. Әгәр миңа 20 яшьтә берәрсе эчкече булуымны дәлилләргә тырышса, мин аны өч хәрефкә җибәргән булыр идем…

Элекке алкоголиклар булмый, диләр. Бу сүз күпмедер дәрәҗәдә дөрес тә: бәйлелеге булган кешенең алкогольгә реакциясе үзенчә була. Әмма мин бүген үземне эчкече дип санамыйм, чөнки миндә спиртлы эчемлекләргә бәйлелек юк, беренче чиратта психологик бәйлелек юк. Минем беркайчан да эчәсем килми, эчкән кешеләр булган компаниядә дә тыныч утыра алам. Мин аракыга битараф. Эчүне ташлагач, тормышта яңа төсләр, хисләр барлыкка килә һәм кәфене күтәрү өчен башка бернинди дә әйбер кирәкми башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100