Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аракыдан “кодлаштыру” зыянлымы?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Аракыдан “кодлаштыру” зыянлымы?

– Хәзер алькогольдән “кодлаштыру” дигән әйбер бар. Әмма аның организмга зыяны турында берәү дә әйтми. Барлык клиникада да бер төрле препарат кулланыламы? Әлеге алым ни дәрәҗәдә куркыныч тудырмый?  

      Психотерапевт Гомәр Зыятдинов:

-  Клиникада кулланыла торган дарулар махсус тикшеренү үткән, рәсми рөхсәт алынган. Анда рөхсәтсез дарулар кулланылмый. “Кодлаштыру” аракыдан бөтенләй котылдырмый, әмма аның файдасы күп. Эчүгә караганда файдасы күбрәк. Кешене эчүеннән туктатсак, ул бик зур файда. Кеше бер ел эчмәсә, ике ел эчмәсә – бу бик яхшы нәтиҗә. Безнең шундый пациентлар да бар: бер тапкыр “кодлаштыру” үткәч, гомер буе эчмиләр. Кеше уйлый башласа, тормышка яме кайтса, бу – файдалы. Әмма күпвакытта “кодлаштыру” ясалмый торган очраклар да бар. Бүген бер пациент килгән иде, аңа “кодлаштыру” ясамадык. Чөнки аңа озак вакыт реабилитация үткәрергә кирәк. Аңа “кодлаштыру” гына җитми. Без һәр пациентка үзенчә дәвалау эзлибез.

    ***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100