Фәнил белән танышканда, икебезгә дә 19 яшь иде. Ул акыллы, йөзгә дә матур гына, юмарт һәм җиңел характерлы.
Аның алкоголик булганын мин башта аңламадым да. Башта барысы да шома гына барды. Ул «нык булды». Эчкән килеш минем белән очрашуга да килмәде. Дөрес, вакытым юк дигән булып, очрашуга килми калганы булды анысы, берничә көн шалтыратмаска да мөмкин иде. Мин үпкәлим, ачуланам, аннан барыбер дуслаша идек.
Берсендә очрашырга сөйләштек, ә ул килмәде, хәтта шалтыратмады да. Икенче көнне дә хәбәр-хәтәре булмады. Ә мин чын-чынлап үпкәләдем. Миннән кала тагын берәр кыз белән очрашадыр, дип шикләнә идем, һәм шул көнне бу шигем тагын да ныгыды. Мине тиле кызга саный, дип уйладым. Янәсе, мин – интеллигент кыз, аны эзләп интектермәячәкмен, шуңа күрә рәхәтләнеп алдарга була, дип уйлыйдыр, дидем.
Ә Фәнил студентлар тулай торагында яши. Җыендым да кич шунда киттем. Башымда әллә нинди уйлар бөтерелә. Анда баргач нәрсәләрне белермен, күрермен икән дип, үземне эчтән «ашап» барам. Әгәр аны башка берәр кыз белән тотсам, бу – безнең мөнәсәбәтләргә нокта куячак.
Фәнилнең бүлмәсенә кердем. Ә ул, ләх исерек килеш, караватында йокы симертә. Ул берни аңларлык хәлдә түгел, нинди аңлау, хәтта уянырлык та түгел иде.
Аның бүлмәдәше миңа кызганулы карашын төбәде.
«Монда студентлар «вечеринкасы» булган иде. Ике тәүлек бер ялсыз күңел ачтык, менә хәзер йокы бүсә инде...» – диде миңа, гаепле генә.
«Нинди ике тәүлек? Ә техникум?!» – дип гаҗәпләндем мин.
Егет көлемсерәп кенә куйды.
«Техникумнан куып чыгармаслар анысы, ә менә син... Фәнилнең эчкече икәнен әле һаман аңламадыңмыни соң? Беренче ай гына очрашмыйсыз бит инде, аңларлык кына вакыт булды», – диде.
Әйе, мин аның эчкече икәнен аңламадым. Үземнең гаиләмдә беркем дә эчкечелектән интекмәгәч, мин ничек аңларга тиеш аны?
Фәнил белән ачыктан-ачык сөйләшергә уйладым. Ул әле беренче курста укыганда ук аракы салыштыра башлаган, ә соңыннан ныграк ияләнгән. Һәм хәзер бу сазлыктан ничек чыгарга икәнен белми иде...
Мин Фәнилне яраттым, шуңа күрә «аның өчен көрәшәчәкмен» дип ныклы карарга килдем. Әмма барысы да файдасыз булды. Чөнки Фәнил наркологка барудан баш тартты. Ә аракыга бәйлелектән үзеңә генә ничек котылырга соң? Моның өчен нык ихтыяр көче кирәк, ә Фәнилдә ул бөтенләй юк иде.
Берсендә мин аның янына алдан кисәтми генә килдем. Ә аларның чираттагы кәеф-сафа корулары иде. Исерекләр төркеме утырган бүлмәдән Фәнилне көч-хәлгә алып чыгып киттем. Аның бүлмәсенә кердек, мин аны орыша башладым, «башкача эчмим» дигән вәгъдәсен бозуда гаепләдем.
Шул вакыт ул миңа таба борылды, күзләре пыяла кебек, карашы нурсыз, мәгънәсез, әйтерсең минем янда тере кеше түгел, ә ниндидер зомби басып тора. Берни дәшмичә минем янга килде дә сугып җибәрде. Кыйнады... Белмим, ул вакытта ничек исән калганмындыр. Бар да бетте, Фәнил мине хәзер үтерә, дип кенә уйлый алдым. Хәтта аңым томалана башлады, чөнки Фәнил йодрыгы белән башыма каты гына сукты. Кыйнады-кыйнады да кинәт туктады, караватка барып ауды һәм гырлап йокыга китте...
Аның өстеннән милициягә гариза язмадым, гәрчә тикшерүчеләр минем янга килгән иде. Мин бит травмпунктка мөрәҗәгать иттем, ә анда мондый хәлләр турында хәбәр итәләр икән. Ләкин миңа Фәнил бик кызганыч булды. Имгәнүләрем әллә ни җитди булмады. Күгәргән урыннар беткәнче, «больничныйда» утырырга туры килде.
Башка без очрашмадык. Фәнил миңа шалтыратты, гафу сорады, елады, үзен эт итеп сүкте. Әмма наркологка бару турында ялгыш та бер сүз ычкындырмады!
Хәер, миңа хәзер барыбер инде. Мин аның белән башка очраша алмас идем, әти-әнием дә мондый хәлләрдән соң рөхсәт итмәс иде. Алар, Фәнилнең эчкече икәнен белгәч, бөтенләй шок хәлендә калдылар. Әле нинди шартларда билгеле булды бит...
Фәнил барыбер эчүен ташламаган икән. Күпмедер өйләнеп яшәгән, әмма хатыны аннан киткән, диделәр. Ярар, бу – аларның тормышы...
Нәкъ минем кебек эчкече ир-атлар өчен көрәшкән, аларны аракы тозагыннан коткарырга тырышкан күпме яп-яшь кызларны, ханымнарны очратырга туры килде миңа! Яратумы? Юк, бернинди мәхәббәт тә какшаган нервыларга һәм сәламәтлеккә тормый! Үзеңне яратырга һәм шушындый «афәтләрдән» сакларга кирәк.