Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арабыздан киткәнеңә дә 5 ел узган...» - Хәния Фәрхинең кызы әнисенең соңгы көне турында

news_top_970_100
«Арабыздан киткәнеңә дә 5 ел узган...» - Хәния Фәрхинең кызы әнисенең соңгы көне турында
социаль челтәрләр

Бүген татар халкының сөекле җырчысы Хәния Фәрхинең арабыздан киткәненә 5 ел. Аны бүген социаль челтәрләрдә якыннары, дуслары, танышлары искә ала.  Кызы Алсу, бу фаҗигале көн вакыйгаларын яңартып, әнисен юксынуы турында язма урнаштырган. 

«5 ел. Синең арабыздан киткәнеңә 5 ел узган инде… Бу көнне мин кичәгедәй яхшы хәтерлим.

Гап-гади җәйге көн. Руслан институтта, мин өйдә. Отпуск алдыннан эшнең соңгы көннәре, кәефем әйбәт. Бер атнадан без диңгезгә очарга тиеш идек.

Иртән синең белән сөйләштек. Тиздән ике-өч көнгә Казанга китәчәгең, ә кабат минем яныма Уфага киләчәгең турында әйттең. Биредә теплоходта концерт бирергә тиеш идең.  Берничә көн минем янымда торачагыңны әйтеп шатландырдың. Без планнар кордык, кинога барырга, кибетләрдә йөрергә сөйләштек. Синең белән шулай кибетләр буйлап йөрергә, кая да булса кереп, тәмле итеп ашарга ярата идек.

Күпмедер вакыттан соң миңа Фирүзә апа шалтырата һәм синең хәлең начарлануы, сезнең ярты юлдан борылып, хастаханәгә баруыгыз турында әйтә.

Мин берни аңламыйм… Әле генә барысы да яхшы иде бит. Параллель рәвештә Алия апа белән ватсап аша язышам.

Нишләргә белмибез, чөнки район үзәгендә медицина барыбер шәһәрдәге кебек үк түгел. Уфага хәтле 250 километр. Ерак. Санавиация чакырырга хәл итәбез. Бу да җиңел эш түгел икән. Без бу мәсьәләне чишкәнче 15-20 минут вакыт уза. Ул арада миңа Фидаил шалтыратып: «Алсу, Алсу, ул үлде ахры», – дип кычкыра. Аның «ахры» дип шикләнеп әйткән сүзләре миндә барыбер ниндидер өмет чаткысы калдыра.  Әтигә (кайнатама) шалтыратам. Аның эше хастаханәдән ерак түгел. «Әти, бу дөресме?» - дип сорыйм. Ул җавап бирми… Менә шул вакытта мин ачы хакыйкатьне аңлап алам.

Алия апага тавышлы смс яздырам. «Ул үлде», – дип кычкырам, үзем берни аңламыйм.

Русланга шалтыратам, аның телефоны җавап бирми.Төркемнәре старостасына аның тиз арада өйгә кайтуын сорап шалтыратам. Үзем әле бүлмәгә керәм, әле балконга чыгам, «ярдәм итегез» дип кычкырам…

Руслан белән тиз генә җыенып Тәтешлегә юл тотабыз. Әнине инде Нефтекамскига ярырга алып киткәннәр… Аны төнгә каршы алып кайталар. Әнине күргәч тә нәрсә булганын аңламыйм әле. Әни төнне картый (әби) йортында уздыра. Иртән аның белән Тәтешледә хушлашалар. Әнинең җәсәден Казанга алып кайтырга махсус автобус җибәрәләр. Аның янәшәсендә бертуганы Салават абый бара. Без автобус артыннан иярәбез.

Казанга кайтып җитәбез. Урамда безне әти һәм Алия апа көтә. Бары тик аларны гына хәтерлим. Әмма кеше бик күп иде. Аны залга алып керәләр. Шул вакыт әнине карарга кешеләр агыла башлый. Керәләр, елыйлар…

Икенче көнне инде әни белән Камал театрында хушлашабыз. Аны Яңа татар зиратына җирлиләр...

Мин бу көннәрне ничек кичердем? Чынлап әйтәм, белмим. Беренче ел томан эчендә узды. Әнинең арабызда юк икәнлегенә күңел хәзер дә ышанмый әле.

Мин сине яратам, әнием. Беркайчан да онытмыйм һәм онытмаячакмын», - дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100