«Арабыздан китүе бик үкенечле булды» — фольклорчы Эльмира Каюмова вафат
19 март көнне фольклор белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова вафат булды. Бүген аны иренең туган ягында - Кайбыч районы Салтыган авылында җирләделәр. Галимә турында якты истәлекләрне тупладык.
Кичә фольклор галиме, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова вафат булды. Эльмира Каюмова инструменталь музыканы, гөсләләрдә уйнауны өйрәнгән галим. Ул Коръән укуда татар мәкамен саклау турында «Интертат»ка интервью да биргән иде.
Галимәне бүген Кайбыч районы Салтыган авылында җирләделәр.
«Хатыным Эльмираны минем туган авылым Кайбыч районы Салтыган авылында җирләргә булдык. Хәзер безнең авылга кайтып баруыбыз, — дип сүз башлады Эльмира ханымның ире Мөдәрис абый. — Каберне казыганнар, шунда җирлибез. Балалар белән киңәшләшеп эшләдек. Бу мәсьәләдә аларның фикере бик мөһим. Картайгач, мин үлеп китсәм, беребез бер җирдә, икенчебез икенче җирдә булмасын дип, шулай эшләргә булдык. Эльмира үзе Казан кызы ул. Аның әти-әнисе Теләче районыннан. Әтисе күмелгән авыл зиратына да алып кайтырга була иде. Хатынымның әнисе исән әле, ул да безнең карарны хуплады, туганнар да ризалашты», — ди Мөдәрис абый.
Эльмира Каюмова онкология белән авырган булган. 2018 елда аңа операция кичерергә туры килә. «Өч ел ярым үзен ярыйсы хис иткән иде: ашап-эчеп, үз аягында йөрде. Менә сентябрь аеннан хәле авыраеп китте, ябыкты. Башта йөрми башлады, без аны каталка белән йөрттек. Аннары инде утырып та тора алмый иде. Соңгы арада бигрәк тә — ятып кына торды.
Кичә ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан идек. Алар инде 1-2 көн калды, шушы көннәрдә диделәр… Шуннан соң туганнарны җыйдык, әзер тордык. Кичә кичке сәгать биштә вафат булды», — ди ул.
Эльмира Каюмова Ленинград шәһәрендә кандидатлык диссертациясен яклаган булган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгәннән соң, фольклор үзәгендә эшләгән. «Аның хезмәттәшләре дә Эльмираның фәнни яктан бик көчле булуын билгеләп торалар иде. Алмаштыргысыз кеше иде инде ул. Эшкә бирелеп, бик яратып эшли иде. Эшләнеп бетерелмәгән эшләре дә калды. Башлаган эшне аннан-моннан гына түгел, чынлап торып, күңелен биреп эшләде ул.
Кеше, хатын буларак та бик төгәл, акыллы, пөхтә, ышанычлы иде. Без аның белән 27 ел бергә яшәдек. Кызыбыз кияүгә чыкты, ә улыбызга 15 яшь. Аның безне шулай ташлап китүен бик авыр кичерәбез. Аны туганнар да бик хөрмәт итәләр, яраталар иде», — ди Эльмира ханымның ире. Бу минутларда Мөдәрис Каюмовка тиешле сүзләрне табу авыр иде.
«Эльмира Ринатовнага тиң булганнар юк»
Эльмира Каюмованы яхшы белгән һәм аның белән эшләгән кешеләр белән дә сөйләштек. Фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова:
Эльмира Каюмова — этномузыкология өлкәсендә урта буында иң күренекле, иң белемле һәм иң профессиональ галимәләребезнең берсе иде. Ул инструменталь музыканы һәм мөселман музыкасы традицияләренең татар халкы мәдәниятына чагылышын өйрәнгән галим. Татар мәкаменә бәйле кызыклы гына мәкаләләре дә булды. Шул юнәлеш буенча дисклар эшләде. Азан әйтүдә, «Аятөл көрси»ләрне көйләп укуга бәйле бик күп материаллар туплады. Ул аларны авыллардан йөреп таба иде. Халык музыкасын популярлаштыру максатыннан «Безнең мирас» журналында «Безнең халык музыкасы» дигән рубрика алып барды. Алар төрле темаларга багышланган иде.
Эльмира Ринатовна бик күп авылларда йөрде. Гөсләдә уйнаучылар булган авыллары барлап, ул апаларны җыйнап, төрле мәктәп музейларындагы гөсләләрне табып, аларны классификацияләде.
Ике матур саллы гына кереш мәкаләсе булган «Татар гөсләләре ничек яңгырый» («Как звучат татарские гусли») дигән диск эшләде. Семинарлар үткәрде. Гөсләләрне кайтаруга бәйле Балтач районында зур гына түгәрәк өстәл дә оештырдык. Нәтиҗәдә Балтач мәдәнияты йорты каршында гөсләчеләр ансамбле барлыкка килде. Аннары алар Себер территориясендә, Марий Эл республикасында да пәйда булдылар. Гәрәй Мәгъсумҗановның (Марий Элда яшәүче гөслә ясау остасы — авт.) гөсләгә кереп китүе Эльмира Ринатовнаның тырышлыгы белән булды.
Халыкның вокал һәм мөнәҗәтләр башкару традицияләренә бәйле юнәлешләрне билгеләгәндә, аның концепциясен булдырган вакытта бик актив эш алып барды. Мәдәният хезмәткәрләре каршында бик күп семинарларда чыгыш ясый иде ул. «Түгәрәк уен» фестиваленә без аның инициативасы белән борынгы чорларны реконструкцияләүне керттек.
Эльмира Ринатовнаны без генә түгел, чит илләрдә дә беләләр иде: казахлар белән бик актив эшләде. Аның мәкаләләре халыкара җыентыкларда да дөнья күрде.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә татар сәнгатен яхшы, камил белгән, иренмичә экспедицияләрдә йөри торган һәм үз сүзендә тора торган саллы галимәбез китте. Этномузыка юнәлешендәге профессионаллардан мин башкаларны күрмим. Эльмира Ринатовнага тиң булганнар юк. Алар болай да бик аз санлы. Менә шул аз санның да иң матур чәчәге шиңеп, коелып төште, — ди Фәнзилә апа Җәүһәрова.
Галимә Эльмира Каюмованы 2018 елда 50 яшьлек юбилее уңаеннан Бөекбритания, АКШ һәм Казахстан хезмәттәшләре дә котлаган булган.
«Кадерен белеп бетермибез»
Фольклор һәм этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров та Эльмира Каюмова белән аралашып яшәгән.
Эльмира Ринатовнаны мин күптәннән беләм. Ул консерваторияне бетергәндә диплом эшенең рецензенты булдым. Аннары ул Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә керде. Бик югары квалификацияле белгеч булып, ул татар этномузыкология фәненә шактый зур өлеш кертте. Аның монографиясе бик дәрәҗәле иде, фикерләре бүген дә актуальлеген югалтмаган, аны кирәксенәләр, укыйлар. Аннан башка тагын шундый монография яза алырлык кеше юк.
Милли сәнгать өлкәсендә белгечләрне үстерү бик җиңел түгел. Алар безнең берәм-берәм генә килеп чыгалар. Кайвакыт без аларның кадерен дә белеп бетермибез диясе килә. Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында андый дәрәҗәдәге белгечләр юк. Аларны яңадан үстерергә кирәк.
Беренчедән, Эльмира Каюмованың теоретик белеме бик әйбәт, икенчедән, татар телен камил белде һәм өченчедән, фикер йөрткәндә чагыштырып анализлау бик көчле иде.
Аның вафат булуын ишеткәннән бирле ул гына күңелемдә. Бу — безнең өчен бик зур югалту, — диде Геннадий Макаров.
«Арабыздан китүе бик үкенечле булды»
Музыка белгече, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Гыйльми Эльмира Каюмованы соңгы юлга озатырга да барган.
Эльмира Каюмова — бик зур белгеч иде. Аның китүе бик үкенечле, чөнки ул нәкъ менә үзенең эшчәнлегенең, иҗатының җимешләрен, нәтиҗәләрен бирә торган вакытта китеп барды. Аның соңгы елларда бер-бер артлы мәкаләләре чыкты. Авырганчыга кадәр бик күп экспедицияләрдә йөрде. Минем дә аның белән барганым булды. Ул шулкадәр игътибарлы, әбиләрне сөйләтә белә иде һәм һәр кеше күңеленә ачкычны таба белде.
Бездә фольклорчылар, музыка белгечләре бик аз. Бик җаваплы кеше иде. Эльмира Каюмова үзенең дә, башка кешеләрнең дә уңышларына чын күңелдән сөенә белде. Милләтнең мәдәни тормышына да, эшенә дә битараф түгел иде ул. Татар телен гел тирәнтен өйрәнергә омтылды, белгәнен дә чарлап торды.
Кызы да, гаиләсе дә Эльмира Ринатовнаны бик карадылар. Бүген аны соңгы юлга озатырга дип фольклор үзәгеннән, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан хезмәттәшләре килгән иде.
Аның китүе Казаннан алып Себергә кадәр шушы фольклор, халык иҗаты дөньясында кайнаган кешеләрне тетрәндерде, чөнки ул билгеле кеше иде. Татарлар арасында гына түгел, дөньякүләм төрки мәдәниятын өйрәнгән галимнәр арасында да аның абруе зур булды.
Эльмира Каюмова Халыкара фольклорчылар ассоциациясе (SEEFA), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара традицион музыка киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы да булып торды. Болар бик зур халыкара оешмалар. Бөтен галимнәр дә монда вәкил була алмый. Ул гомумтөрки дөньясында да үзенең эшчәнлеген алып бара иде, — ди Гөлназ.
Каюмовлар гаиләсенең һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз!