Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апрельдә хәрби хезмәткә алынган срочникларны яңа төбәкләргә җибәрәчәкләрме?

news_top_970_100
Апрельдә хәрби хезмәткә алынган срочникларны яңа төбәкләргә җибәрәчәкләрме?
"Татар-информ" архивы

Апрельдә хәрби хезмәткә чакырылачак срочник-солдатларны Россиянең яңа төбәкләренә җибәрмәячәкләр, һәм бу төбәкләрдә әлегә чакырылыш булмаячак. Бу хакта Оборона буенча Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Андрей Картаполовка сылтама белән ТАСС яза.

«Яңа төбәкләрдә бернинди рәвештә дә срочник хәрбиләр булмаячак. Һәрхәлдә, әлегә булмый», – диде ул, апрель аенда чакырылачак срочниклар ДНР, ЛНР, Запорожье яки Херсон өлкәләренә хезмәт итү өчен җибәрелә аламы, дигән сорауга җавап биреп.

Картаполов аңлатканча, махсус карар чыкканчы, бу төбәкләрдә чакырылыш булмаячак һәм башка төбәкләрдән чакырылган срочниклар да анда җибәрелмәячәк. «Сәбәпләре аңлашыла. Анда махсус хәрби операция бара, анда аларга берни дә калмаган», – дип өстәде комитет җитәкчесе.

Шул ук вакытта депутат бу режимның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтмәде. «Вазгыять нормальләшкәч, без бу төбәкләрдә чакырылыш мәсьәләсенә кайтырбыз», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100