Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апрельдә нинди чәчәкләрне урамга утыртырга ярый?

news_top_970_100

Апрельдә берничә төрле чәчәкне ачык туфракка утыртып куярга ярый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Күкбаш (василек) чәчәгенең берничә йөз төре бар. Алар салкыннан да, корылыктан да курыкмый, иртә яздан ук утыртып куярга була.

Шеббуй (левкой) чәчәге бик исле, зур булып үсә. Ул да салкыннан курыкмый.

Тырнак гөл (календула) дә иртә утырту өчен ярый.

Кларкия дигән чәчәкне бер утыртсаң, аннары ул үзе дә орлык чәчеп, мөстәкыйль үсә башлый.

Шулай ук гипсофиланы да язын иртә утыртып була.

Исле борчак (душистый горошек) үсемлеге күпьеллык та, берьеллык та була. Аны да апрельдә үк утыртып куярга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100