news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Урамда үзәккә үтәрлек салкын җил: кар көтеләме?

news_top
Урамда үзәккә үтәрлек салкын җил: кар көтеләме?
Фото: "Татар-информ" архивы

Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд, алдагы көннәрдә Россиянең 5 төбәгендә кар явачак, дип фаразлый. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән «Челнинские известия» газетасы яза.

Идел буе федераль округының төньягында бозлавык, кар түшәмәсе, җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчәю көтелә. Татарстанда яңгыр, җепшек кар, секундына 23 метр тизлектә көчле җил фаразлана.

Түбән Новгород, Киров өлкәләрендә алдагы көннәрдә кар, җепшек кар һәм яңгыр явачак. Сочида һәм Ставрополь краенда яшенле көчле яңгыр фаразлана.

Пәнҗешәмбе көнне Красноярск краенда төнлә көчле кар явачак. Байкал аръягында һәм Бурятиядә кар, җепшек кар һәм секундына 21 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар