news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Апрельдә карлыган куагына нәрсә сибәргә?

news_top
Апрельдә карлыган куагына нәрсә сибәргә?
https://pixabay.com/

Апрельдә карлыган куакларына ашлама кертергә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Карлыган куаклары гадәттә бер урында берничә ел үсә. Шуңа күрә алар ашлау таләп итә. 

10 литр суны 5-7 сәгать чиләктә тотыгыз.

Аннары тавык тизәге алыгыз. Ул гранулаларда да, хуҗалыктагы тавыклар лапасыннан да булырга мөмкин. 

Тавык тизәгендә аммиак булмый, шуңа күрә ул үсемлек тамырларын яндырмый.

Бер литрлы банкадагы тавык тизәген сулы чиләккә салыгыз. Ике сәгать төнәтегез. Яхшылап болгатыгыз. 

Әлеге төнәтмәне бер литрлы банканың яртысына салыгыз. Ун литр чиста сулы сусипкечкә шушы күләмдә төнәтмәне өстәгез. Өч елдан артык үскән карлыган куакларына әлеге ашламаны сибегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар