Иң элек апрельдә бакчачыларга дымны саклау буенча язгы эшләрне башкарырга кирәк, дип билгеләп үтә Sputnik радиосына биргән интервьюсында агроном Михаил Воробьев. Аның фикеренчә, эрегән кар суы үсемлекләр өчен иң файдалысы.
«Кар суының галимнәр әлегә аңлатып бирә алмаган үзлекләре бар, ул үсемлекләргә күл, елга, кое яки артезиан суына караганда яхшырак тәэсир итә. Эрегән кар суын туфракта саклап калырга кирәк. Бу тырмалау ысулы белән эшләнелә. Бакча участокларында туфракның өске катламын йомшартырга гына кирәк, моның өчен тырма яки башка кул астындагы корал кулланып була.
Шулай ук түтәлләргә коелган яфракларны түшәп тә дымны сакларга була. Бу очракта дым парга әйләнми. Моннан тыш, яктылык төшмәгәч, чүп үләннәре үсми», – дип киңәш бирә белгеч.
Моннан тыш, апрельнең беренче яртысы – җимеш һәм декоратив үсемлекләрне ялгау өчен иң кулай вакыт, дип аңлата агроном.
«Чыбыкча ялгауны хәзер үк ясарга кирәк, чөнки тиздән сок йөри башлаячак һәм бөреләр ачылачак, аннары соң булачак», – ди ул.