news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Апрельдә Россиянең кайбер төбәкләрендә минус 30 градуска кадәр суытачак

Апрельдә Россиянең кайбер төбәкләрендә минус 30 градуска кадәр суытачак

news_top
Апрельдә Россиянең кайбер төбәкләрендә минус 30 градуска кадәр суытачак
Апрельдә Россиянең кайбер төбәкләрендә 30 градуска кадәр суытачак дип хәбәр итә "Российской газета", Гидрометереология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршинага сылтама белән. 

Якутиянең төньяк районнарында 20 градуска, кайбер төннәрдә 30 градуска кадәр суытачак. 

Үзәк төбәктә төннәрен -5…-10 градуска кадәр салкыннар көтелә. Көндез ноль градуска кадәр суыта. Апрель өчен еллык норма - төнлә 0 градус тирәсе, көндез 7-12 градус җылылык. Көньяк округның көньяк төбәкләрендә җылы булачак: +9…+14 градус җылы, төннәрен -1, -6 градус салкын. 

Краснодарда көндез +17 грудаска кадәр җылыта, төннәрен -2 градуска кадәр суыта.

Апрель Коми, Ямал-Ненец автоном округында, Таймырда, Красноярск краенда, Чукоткада еллык нормаларга караганда бер градуска җылырак булыр дип көтелә. 

Мәскәүдә дә апрельнең елдагыга караганда җылырак булуы көтелә. Апрельнең уртача температурасы +5,8 градус. Быел язның беренче айлары җылырак - 0 градустан җылырак. уртасы - салкын - 5 градус тирәсе, ә азагы + 10 градус булыр дип көтелә.  

КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев март кышкы ай булып калачак, чын яз (көндәлек уртача температураның 0 градустан югары күтәрелүе) 10 апрельдә киләчәк дип фаразлый. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар