Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апрель аенда бакчада нинди эшләрне эшләп өлгерергә кирәк?

news_top_970_100
Апрель аенда бакчада нинди эшләрне эшләп өлгерергә кирәк?
https://pixabay.com/

Сез кайчан бакчагызда  беренче чәчәкләрне күрергә телисез? Геморрагик бизгәктән үзеңне ничек сакларга? Бәрәңгене утырту өчен кайчан әзерли башларга? Дача кишәрлегендә һәм бакчада апрель аенда нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Кар эреп беткәннән соң, көздән утыртылган суган һәм сарымсак өсләренә ябылган япманы ачарга онытмагыз. Роза чәчәкләрен, виноградны, җиләк өсләрен ачыгыз, югыйсә, алар чери башларга  мөмкин. Розаларны ачканда, аларны игътибар белән карагыз һәм, тимгелле  урыннар күрсәгез, андый  ботакларны сәламәт урынга кадәр кисегез. Әгәр ботаклар калын булса, аларга көл сибегез, ә тамыр үсентеләрен алыгыз.

Суган орлыгын да утыртуга апрельдә әзерлиләр. Орлык сатып алганда, аның  зурлыгына игътибар итәргә кирәк. Оптималь зурлык - якынча 2 см, әгәр ул эрерәк булса, яшел кыякка китәчәк. Суган  кыякка китмәсен өчен, утырту алдыннан аны бер атна буена бүлмә температурасы 25 градустан җылырак булган урында яки радиаторлар янында җылытырга кирәк. Аннары утыртыр алдыннан аларның «муеннарының» коры өлешен «җилкәләренә» кадәр кисәргә кирәк: сүз биредә суганны саклау өчен калдырыла торган 5 см очлык турында бара. Әгәр  аларны кисмәсәң,  өске бөре иркен үсеп чыга алмый, аңа кипкән бу  5 см очлыкны үтеп чыгу өчен көч сарыф итәргә туры киләчәк.

Суган  орлыгын  зарарсызландыру мөһим. Аны бүлмә температурасында 10-12 сәгатькә суга җебетергә салыгыз  яки 10 литр суга бер чәй кашыгы бакыр купоросы салынган эретмәдә тотыгыз. Марганцовка эретмәсе дә ярый – 10 литр суга ике-өч грамм; яки биофунгицид эретмәсе (ризоплан, псевдобактерин-2, фитоспорин М һәм башкалар).

Суганны  утыртканнан соң, түтәлне валик яки такта белән тыгызлатып чыгарга  кирәк – бу гади агротехник алымны күп кенә тәҗрибәле бакчачылар куллана.

Май бәйрәмнәрендә үк яшел тәмләткечләрдән беренче уңыш алу өчен теплицада җир эрүгә редис, укроп һәм петрушка чәчегез.

Әгәр бәрәңге дачада базда саклана торган  булса, апрельдә аны утыртуга әзерли башларга кирәк. Бәрәңгене баздан  чыгарыгыз, сайлагыз һәм,  яшелләнеп, шытымнар  бирсен өчен якты урынга  җәеп куегыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100