news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Apple ике аккамуляторлы, «суына», «фокус» тота, ачыла-ябыла торган айфоннар тәкъдим итте

Соңгы берничә елда iPhone яшьләр арасында аеруча популярлашып китте, кемнең кулына карама – «тешләнгән алма» ясалган телефон. Моның сәбәбе дә гади, айфонның камера сыйфаты күпкә яхшырак, дизайны матуррак, ә эшләве күпкә тизрәк. Әле шуңа өстәп, «айфонлы» кешеләр аеруча текә булып та санала.

news_top
Apple ике аккамуляторлы, «суына», «фокус» тота, ачыла-ябыла торган айфоннар тәкъдим итте
Фото: ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Айфонның популярлашып китүе бүгенге яшьләрнең, урта буынның социаль челтәрләрдә актив булуы, блоглар алып баруы белән дә бәйледер. Сыйфатлы, матур картина белән кешене җәлеп итү күпкә җайлырак бит.

Быел Apple компаниясе яңа iPhone 18 Pro һәм iPhone 18 Pro Max модельләрен, шулай ук «ябыла» торган iPhone Duo тәкъдим итте. Яңа айфоннарның төп үзенчәлекләре – көчлерәк процессорлы, тагын да яхшыртылган камералы, озаккарак җитә торган аккамуляторлы булулары.

Тышкы яктан iPhone 18 Pro соңгы чыккан модельдән бары тик төсләре белән аерыла. Хәзер куе кызыл (бордовый), зәңгәрсу, күк һәм кара төстәге айфоннар да сатуга чыгачак.

Эчке үзгәрешләргә килгәндә:

  • Бу маркада яңа, тагын да көчлерәк А20 Pro процессоры урнаштырылган. Ул әлегә кадәр булмаган үзгә технология нигезендә эшли һәм ясалма фәһем функцияләрен тизрәк башкара.
  • Айфондагы Siri Al дип аталган виртуаль ярдәмче хәзер рус телен аңламаячак. Ул инглиз, француз, корея, португал һәм испан телләрендә генә эшләячәк.
  • Смартфонның камерасында да үзгәрешләр күзәтелә. iPhone 18 Pro-да яңа 48 МП Fusion камерасы. Ә иң зур яңалык – төп камерада үзгәрә торган диафрагма кулланылу. Ул ут төрлечә төшкән шартларда да фотоларны сыйфатлы итеп ясарга ярдәм итәчәк.
  • Хәзер гади видеоны да «Киноэффект»ка күчереп булачак, шул ук вакытта секундына 60 кадр ешлыгы да сакланып калачак. Видеода хәрәкәт итүче объектны «фокус»та тоту ясалма фәһем ярдәмендә тагын да яхшыртылган.
  • Apple мәгълүматларына караганда, яңа iPhone 18 Pro – 36 сәгатькә кадәр, ә iPhone 18 Pro Max 46 сәгатькә кадәр эшли алачак. Шулай ук, бу модельләрдә «суыну» функциясе дә үсеш алган. Компания хәбәр иткәнчә, хәзер айфон 15 минутта 50% зарядка җыя алачак.
  • Экранның иң өстендә урнашкан Dynamic Island (динамик утрау) кечерәйтелгән, тик шуңа да карамастан, ул элекке функцияләрен тиешенчә үти.

Apple компаниясендәге иң зур яңалык – ачыла-ябыла ала торган айфон – iPhone Duo.

  • Ябылган чакта смартфонда 5,4 дюймлы тышкы экран бар. Ә телефонны ачкач исә, ул 7,6 дюймлыга әйләнә. Бу модельның эчке экраны iPhone 18 Pro Max экраныннан 50 процентка зуррак булачак.
  • Шунысы кызык, iPhone Duo экраны «мәйданы» буенча зуррак булгач, аңарда ике аккамулятор урнаштырылган. Тик бу телефонның зарядкасы ике тапкырга экренрәк бетә дигән сүз түгел.
  • Шулай ук, бу смартфон моделендә фронталь камера күзгә «бәрелеп» тормый, ул дисплейга яшерелгән. Телефон куе зәңгәр һәм ак төсләрдә ясалган.

Әлеге модель смартфон белән планшет арасындагы җайланмага охшаган. Аның зур экранында берьюлы берничә кушымта белән эшләү, видео карау, документларны ачу мөмкин булачак. Apple шулай ук «күптәрәзәле» эш режимында эшләүгә да басым ясаган.

Йомгаклап шуны әйтергә була, iPhone 18 Pro һәм iPhone 18 Pro Max – iPhon 17 моделенең яхшыртылган варианты. Ә iPhone Duo бөтенләй башка форматтагы смартфон. Шуңа күрә, iPhone 17 хуҗасына 18 Pro-га күчү күбрәк камера, тизлек һәм батарея өчен булса, iPhone Duo алу - яңа форматтагы смартфонны кулланып карау өчен менә дигән вариант, аның бәясе дә калган модельләрдән күпкә югарырак булачак.

Яңа модель телефоннар 18 сентябрьдә сатуга чыгачак. Аларның бәяләренә килгәндә:

iPhone 18 Pro - $1199 (102 мең сум)

iPhone 18 Pro Max - $1299 (110 мең сум)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар