Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аппендицитны йөклелек дип уйлаганнар». 28 яшьлек әнинең 4 баласы ятим калган

news_top_970_100
«Аппендицитны йөклелек дип уйлаганнар». 28 яшьлек әнинең 4 баласы ятим калган
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирск өлкәсендә күп балалы әти кешегә, хатыны үлгәннән соң, суд аша хастаханәдән 30 мең сум түләгәннәр. Ольганың 4 баласы ятим калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Льнозавод бистәсендә яшәүче Виктор белән Ольга гаиләсенә кайгы августта килә. 28 яшьлек хатын балалары белән Новосибирскида әбиләрендә кунакта чакта, эче авырта башлый.

«Беренче көнне хатыным өйдә дәваланып карады, тик авырту бетмәде. Икенче көнне «ашыгыч ярдәм» чакырдык. Башта аны инфекцион хастаханәгә алып киттеләр, «агуланган» дип уйладылар. Аннары гинекологиягә җибәргәннәр – Оляның «аналыктан читтә йөклелеге бар» дип фаразлаганнар. Анда хатыныма капельница куйганнар, беразга хәле яхшырган, аннары кисәк кенә температурасы күтәрелгән. Табиблар «операция кирәк» диде», – дип искә ала Виктор.

Күп балалы хатынның туганнары сүзләренчә, пациент операция өстәленә яткач кына, табиблар ни булганын аңлаган. «Оляның аппендициты шартлаган. «Ашыгыч ярдәм»дәге хатын «аппендицит булырга мөмкин» дип кабат-кабат әйтте, тик табиблар аны тыңламады. Аннары, канына инфекция киткәч, соң булды инде. Мин, елый-елый, табибларга бардым, алар: «Булдыра алганның барысы да эшләдек», диде» – дип сөйли Виктор.

Тикшерүчеләр башта җинаять эше ача, ләкин аннары эшне ябалар. Виктор гражданнар судына мөрәҗәгать итеп, «ашыгыч ярдәм»гә дә, инфекция хастаханәсенә дә, гинекологиягә дә дәгъва белдерә. Мораль компенсация таләп итә. «Өч тапкыр судмедэкспертиза ясадылар. Нәтиҗә – хатыным кискен гангреноз аппендициттан үлгән. Алар операцияне, Ольганы алып килүгә, шунда ук ясаса, ул исән калыр иде. Табиблар вакытны әрәм итте», – ди тол ир.

Экспертлар нәтиҗәсе табибларның хаталарын күрсәткән. Бу – профиль буенча булмаган килеш гинекология хастаханәсенә күчерү, кискен перитонит булганда тулысынча тикшермәү, хирургия операциясен вакытында ясамау. Суд Викторга компенсация билгели, тик аның суммасы ирне шок халәтенә китерә.

«Компенсация – 30 мең сум. Һәр хастаханәдән 10 мең сум, хатынымның гомере шулкадәр торган. Тиеннәр… Ничек шулай була инде? Һәр клиникадан аерым санасаң, бу бит – яшәү минимумыннан да кимрәк», – ди ул. Тик суд карарына дәгъва белдереп тормаган. «Мәгънәсе юк. Хәзер иң мөһиме – балаларым. Үзем генә тәрбиялим. Ольга үлгәнгә 4 ел узды, ләкин мин башка беркемне дә очратмадым», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100