Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аппаратурабыз да, машинабыз да яна иде – Ришат Төхвәтуллин төркеме хәвефкә юлыга язган

news_top_970_100
«Аппаратурабыз да, машинабыз да яна иде – Ришат Төхвәтуллин төркеме хәвефкә юлыга язган

Ришат Төхвәтуллин төркеме Тольятти шәһәрендә булачак концертларына юл тотканда, чак кына хәвефкә очрамый калган. Аларның аппаратура йөртә торган йөк машиналарында бер чыбык кысылып калып, яна башлаган. Фаҗигане машина йөртүчеләренең уяулыгы гына булдырмый калган. Бу хакта Ришат сторисларында сөйли.

«Йөк машинабыз чак кына янмый калды. Машина йөртүчеләребез вакытында күреп, туктап, сүндерергә җитеште. Транспортировка вакытында аппаратураның кысылып калган бер чыбыгы төтенли башлады. Аппаратурабыз да, машина да яна иде. Чак-чак кына калды, Ходай саклады. Бу безгә бик зур дәрес булды. Хәзер, әлбәттә, зур юлларда саграк йөрергә тырашачакбыз. Шулай да, бернигә дә карамастан, без Тольяттида, дуслар», – ди ул. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100