news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әпипә»се белән бөтен дөньяны гизгән биюче Фердинант Гыймадиев вафат

news_top
«Әпипә»се белән бөтен дөньяны гизгән биюче Фердинант Гыймадиев вафат
Фото: Гөлшат Гыймадиева архивыннан

Танылган биюче, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Фердинант Гыймадиев вафат. Авыр хәбәр белән социаль челтәрләрдә аның кызы Гөлшат Гыймадиева уртаклаша.

«Киттең, әтиебез… Озак елларга сузылган каты авырудан соң, легендар шәхес, данлыклы «Әпипә»се белән бөтен дөньяны гизгән биюче Фердинанд Гыймадиев вафат… Әти әле июнь аенда гына 80 яшен тутырган иде. Догада булыйк», – дип яза Гөлшат.

Артист белән саубуллашу бүген 13.00-13.30 сәгатьләрдә «Казан нуры» мәчетендә була. (Ф.Әмирхан урамы, 3 нче йорт).

Фердинант Гыймадиевның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фото: © Гөлшат Гыймадиева архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар