Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апатиты шәһәре халкы белән очрашуда Мурманск өлкәсе губернаторына пычак белән кадаганнар

news_top_970_100
Апатиты шәһәре халкы белән очрашуда Мурманск өлкәсе губернаторына пычак белән кадаганнар

Апатиты шәһәрендә «Төзүчеләр» мәдәният йортында халык белән очрашудан чыгып барганда, Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибисның эченә пычак белән кадаганнар. Губернаторны хастаханәгә салганнар. Хастаханәгә килгәндә, ул аңында булган. Хәзер аңа операция ясыйлар.

Губернатор кичә халыкны чакырып мөрәҗәгать яздырган булган. Очрашу видеосын караганда, ул җылы узган, конфликтлар булмаган.

Соңрак губернаторның хәле авыр булуы хәбәр ителде. Пычак аздан гына аның корсак аортасына тими калган. Ул аңында.

«База» хәбәр итүенчә, губернаторга пычак кадаучы – 42 яшьлек Александр Быданов. Ул – Апатиты шәһәрендә яшәүче, ни өчен кадаганы билгесез. Аны кулга алганнар, тоткарлаганда аягын яралаганнар.

Соңрак билгеле булганча, Александр Быданов губернаторны шәхсән күралмавын сөйләгән. Алар моңа кадәр таныш булмаган. Александр Быдановның моңа кадәр авария урынын ташлап киткәне өчен җаваплылыкка тартылганы билгеле. Тикшерү комитеты сорау алганда ул «колагына тавышлар ишетелгәне» турында әйткән. Хәзер психиатрик экспертиза узачак, җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100