Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Апасы мангалга янучан сыеклык сипте»: Сосиска пешерергә маташкан үсмергә ут капкан

news_top_970_100

Красноярск краеның Богучанск районында 15 яшьлек үсмер мангалга учак якканда ут кабыза торган сыеклык белән саксыз эш итү аркасында пешкән. Бу хакта төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә, дип яза vesti.ru.

Әлеге вакыйга 3 майда була. Яшүсмер 25 яшьлек апасы һәм аның 16 яшьлек дусты белән сосискалар кыздырганда зыян күрә. Малай утны кабыза алмагач, апасы мангалга янучан сыеклык сибә, шул вакытта шешә шартлый һәм яшүсмергә таба оча.

«Апасы ялкынны сүндергән һәм «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Үсмерне хастаханәгә китерәләр, аңа тиешле реанимация чаралары күрсәтелә, аннан санитария авиациясе вертолеты белән, алга таба дәвалану өчен, Красноярск шәһәренә алып китәләр», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100