Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Апасы килгәндә, сеңлесе караватта кан эчендә ята». Телефон актарган хатынны ире үтергән

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә яшәүче ир-ат Яңа ел төнендә хатынын вәхшиләрчә кыйнап үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 31 яшьлек хатын ире белән бергә 2 бала үстерә, олы балага 13 яшь, кечесенә 2 яшь. Ир хатыныннан 3 яшькә өлкәнрәк, ул вахта ысулы белән эшли, хатын кибеттә сатучы. Гаилә зур булмаган шәхси йортта яши.

Яңа ел төнендә ир белән хатын, балалар бәйрәм табынына утыра. Аннары балаларны йокларга салалар, ир белән хатын бәйрәмне дәвам итә. Бер версия буенча, хатын иренең телефонын алып, актара башлый. Аңа бер номер ошамый, хатын көнли. Ир моны ошатмый.

Исерек ир берничә тапкыр хатынын кыйный. Кыйнаудан туктаган арада алар татуланыша, аннары ир тагын кыйнарга керешә. Иртән 8ләр тирәсендә ир айный һәм хатынының апасына шалтырата. Ул хатынына ярдәм кирәк булуын әйтә. Апа кеше килеп җиткәч, сеңлесен караватта кан эчендә яткан килеш таба. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар, ләкин табиблар хатынның үлүен терки.

Ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Прокуратура белешмәсе буенча, ул тоткарланган, гаебен тулысынча таныган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100