Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Апасы башка бүлмәдә чакта, улын раковинада батырган». Яшь әни сабыйны харап иткән

news_top_970_100

Алтай краендагы Новоалтайск шәһәрендә яшь ана туганына әле 1 ай чамасы гына булган нәни улын батырып үтергән. Фаҗига хатынның апасының фатирында булган, дип яза «Комсомольская правда» үз чыганакларына сылтама белән.

18 яшьлек кыз бергә яши торган егетеннән авырга уза һәм февраль азагында бала таба. Егет белән кыз рәсми рәвештә язылышмаган. Яшь әни гел арудан зарлана, баласын карарга теләмәвен әйтә. 31 мартта ул апасыннан ярдәм сорый. Сабыйның атасы өйдә булмый.

Апасы башка бүлмәдә чакта, яшь әни улын раковинадагы суда батырып үтерә. 

Фаҗига булган гаилә профилактика хисапларында тормаган. 18 яшьлек хатын-кыз моңа кадәр хокук саклау органнары ягыннан да хисапка теркәлмәгән.

«Сабый баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, анасын сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100