Апаста яңа мөхтәсиб сайланды, 27 ел эшләгән Мирхәт хәзрәт Җамалиевкә медаль тапшырдылар
Апас мөхтәсибәтендә район имамнарының хисап-сайлау киңәшмәсендә яңа мөхтәсиб сайладылар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.
Моңа кадәр Апас районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе һәм Кормаш авылы мәчете имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарган Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов кандидатурасын бертавыштан хуплап, район имамнары аның яңа җаваплы вазифада компетентлы булуына һәм җаваплылыгына ышанычларын белдерде. Хәзерге вакытта Апас мөхтәсибәтендә 58 мәчет исәпләнә, шуның 3се район үзәгендә – Апас бистәсендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1999 елдан Апас районы имам-мөхтәсибе булып 27 ел дәвамында әлеге вазыйфада хөрмәтле Мирхәт хәзрәт Җамалиев хезмәт итте. Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Мирхәт хәзрәткә күпьеллык намуслы хезмәте һәм районда исламның асыл кыйммәтләрен ныгытуы өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде. Ул Мирхәт хәзрәткә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медален тапшырды.
Апас районының яңа имам-мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов 1990 елда Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә дөньяга килә. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария факультетында югары белем ала. 2017 елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый һәм ветеринария фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Аннары, 2018 елдан 2022 елга кадәр Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә белем ала. Хәзерге вакытта Россия ислам институтында «Теология» юнәлеше буенча белем алуын дәвам итә. 2021-2023 елларда район мәчетләрендә ислам нигезләре мөгаллиме булып эшли.