news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Апасның җәмәгать судьясы бинасындагы Татарстан флагы ни өчен ертык булуын аңлаттылар

Апас районының 1нче суд участогы җәмәгать судьясы бинасының керү ишеге өстендәге Татарстан флагы ертык хәлдә. Җәмәгать судьясы консультанты Зөлфия Җиһаншина «Татар-информ» хәбәрчесенә аның ни өчен шундый мыскыллы хәлдә эленеп торуын аңлатты.

news_top
Апасның җәмәгать судьясы бинасындагы Татарстан флагы ни өчен ертык булуын аңлаттылар
Шәхси чыганак

– Менә бу көзге җилләрдә генә шулай булды әле ул. Соңгы җилле яңгырлар таушалдырды аны, аңарчы ул әйбәт хәлдә иде. Хәзер яңадан алмаштыру мәсьәләсе күтәрелде. Яңа флаг булдыру юнәлешендә эш алып барабыз, — диде Зөлфия Җиһаншина.

Ул флагны ел сезоннары алмашынганда алыштырып торуларын әйтте.

— Без аны вакыт-вакыт алмаштырып торабыз. Кышкы карлардан соң бер алмаштырабыз, җәй көне тора-тора да, тукыманы кояш ашый, ахрысы. Көзге якта көчле җилләр булып ала да, аннары кабат таушала. Тукыманың сыйфаты начаррак шул», — диде ул.

Видеода Россия флагы да уралган хәлдә күренә. Зөлфия Җиһаншина җил чорнап бетерә аны, дип аңлатты. «Кемне борчыды икән безнең флаг?» дип, әңгәмәдәшебез гаҗәпләнүен дә белдерде һәм якын арада мәсьәләне хәл итәбез, дип ышандырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар