news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Апас районында зур янгында әни кеше улы белән янып үлгән

Янгын Каратун станциясендәге Гагарин урамындагы шәхси йортта чыга.

news_top
Апас районында зур янгында әни кеше улы белән янып үлгән

Апас районында ике кеше янып үлгән дип хәбәр итә "Татар-информ". Фаҗига Каратун станциясендә була. 

Янгынны сүндерүдә Урта Балтай, Каратун янгын сүндерүчеләре катнаша. 51 яшьлек хатын янган өйдән чыга алган, аның 74 яшьлек әние белән 44 яшьлек энесе чыга алмый. 

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны ялкын чорнап алган була, түшәм ишелә, ут янәшә сарайга күчә.

Ярты сәгатьтән утны сүндерәләр. Барлыгы 80 квадрат метр мәйданда янгын була. 

Янгын төзек булмаган электр җиһазларыннан чыккан дип фаразлана.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар