Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апас районында йөк машинасы килеп бәрелгәч, күп балалы гаилә яши торган өй җимерелгән

Йөк машинасы килеп кергән чакта өйдә булган бер бала имгәнә.

news_top_970_100
Апас районында йөк машинасы килеп бәрелгәч, күп балалы гаилә яши торган өй җимерелгән
https://vk.com/vkazani

Апас районында ерак юлдан килә торган «Камаз» машинасы күп балалы яши торган өйгә килеп бәрелгән. Өй тулысынча диярлек җимерелгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Түбән Бөябашы авылында була. Машина килеп бәрелгәндә өйдә булган олы малай имгәнә. Аны хастаханәгә илткәннәр. Башка кешеләр имгәнмәгән.

Хәзер бу гаиләнең торыр урыны да юк. Биредә яшәүче хатын өч баласын ялгызы гына үстерә. Балаларның берсенең сәламәтлек үзенчәлекләре булу сәбәпле, ул сыйфатлы тәрбия таләп итә.

Хәзер балалар белән аналары туганнарында яшәп тора. Аларга вакытлы торак биреп торырга җыеналар, ләкин күп балалы ана үз йортын торгызырга тели, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100