Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апас районында урманга ут капкан

Шул ук көнне Акхуҗа авылында сарай да янып беткән.

news_top_970_100
Апас районында урманга ут капкан

Апас районы Акхуҗа (Азбаба) авылы янында нарат урманы янган. Авыл янындагы Имәле елгасы ага, шул елганың аръягындагы урман иде, дип сөйләде шул районда яшәүче кеше.

«Ап-ак төтен чыкты. Печән янадыр дип уйладык. Аннары урман яна дигән хәбәр килде, янгын сүндерү машиналары шунда чапты, видеоларын җибәрделәр», — дип сөйләде ул.

Шул ук авылда төштән соң сарай янды, аны сүндереп өлгерделәр. Анысын балалар шаярган диделәр, без урманнан күчкән дип уйлаган идек, алай түгел, әбиләренә кайткан бала-чага диделәр. Көн буе Апастан Акхуҗага су ташыдылар бүген», — дип сөйләде шул авыл кешесе.

Акхуҗа авылы Югары Акхуҗа авылы җирлегенә керә. Авыл башлыгы Зөфәр Юзеев «Интертат»ка төгәлрәк мәгълүмат бирде.

Урман янды дип әйтү бик дөрес булмас, урман авызында ут чыгуга көтүчеләр хәбәр иттеләр. Авылның ватсап төркеме бар, яше-карты шунда йөгерде. Ут өскә китмәде, сүндереп өлгердек. Йөз метрга йөз метр тирәсе мәйдандыр, алай да түгелдер әле. Ылыслы урман, тиз тарала. Хуҗалык су савытларын алып килде, кешеләр чиләктер, көрәктер белән сүндерде. Аннары янгын сүндерүчеләр дә килеп җитте. Төп көчне авыл халкы тәшкил иткәндер, бер алтмышлап кеше булгандыр, — дип сөйләде ул.

Янгынны сүндерү сәгать ярым тирәсе барган. Бу ут шулай озак дөрләгәнгә түгел, ылыслы урманда пыскып яткан урыннар күп булганга дип аңлатты Зөфәр Юзеев.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, диде ул. Көтүчеләрдән дә сораштырганнар. "Хәзер янгын теләсә кайдан чыга ала, көннәр кызу, җирдә яткан шешә төбеннән дә янып китә ала", - ди башлык.

Зөфәр Юзеев авылдагы каралты буенча да мәгълүмат бирде. Ут торак булмаган йортта чыккан, башка җиргә күчмәгән. "Бала-чагадан чыккан" дигән сүзне дәлилләп әйтеп булмый, ди ул. Әмма авыл башлыгы үзара салым программасының яхшы әйбер булуына тагын бер кат инануын әйтте.

Үзара салым акчасына гидрантлар, шланклар, су сиптергечләр алган идек. Каралтыда ут чыккач, янгын сүндерүчеләр килгәнче утның таралуын тоткарлап тора алдык. Ул булмаса, ут йортларга күчә иде. Авыл халкы үз күзләре белән күрде үзара салым акчасына алынган янгын сүндерү гидрантының кирәк икәнен. Акча биргән вакытта авырсыныбрак караган кешеләр бар иде, хәзер инде башкача карашта, - диде башлык.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100