news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Апас районында дүртенче һәм аннан соңгы бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү кертелә

news_top

2026 елда Апас муниципаль районында яңа муниципаль ярдәм чарасы гамәлгә кертеләчәк: дүртенче һәм аннан соңгы балалар туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү. Ярдәмнең күләме 200 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Вести-Татарстан» яза.

Әлеге түләүне Апас районында кимендә 1 ел даими рәвештә яшәүче хатын-кызлар ала алачак. Хәзерге вакытта әлеге карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

«Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы бюджеты хисабына 2026 елда, мөрәҗәгать итү көненә кимендә 1 ел Апас районында даими яшәүче хатын-кызларга, дүртенче бала яки аннан соңгы балалар туу очрагында, 200 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү билгеләргә», – диелә документта.

Әнисе вафат булган очракта, түләүне әтисе алу хокукына ия булачак. Әлеге түләүне рәсмиләштерү өчен, ата-аналарга Апас районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 декабрь 2025
    Исемсез
    Мондый түләүләрне республика карамагына калдырырга һәм барлык районнарда да эшләргә кирәк. Пенсия түләүне районнарга калдырмыйлар бит, башка түләүләр дә шулай булырга тиеш.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар