Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Апам үзенең проблемаларын сихерчеләр аша безгә күчерә»

Үземнең туган апама ышанмыйм. Минем гаиләмә бозым салыр дип куркам. Ә элек бу хатын-кыз минем идеалым иде — яшь, матур, җор телле, карьерада уңышка ирешкән ханым.

news_top_970_100

Безнең яшь аермасы — 20 ел. Элегрәк ул безнең гаиләгә акчалата еш ярдәм итә иде, авыр вакытлар булганда аннан бурычка алып торып, соңыннан кире кайтара идек. Кайвакытта ул миңа үзенең берәр киемен, аяк киемнәрен бирә иде. Миндә андый матур әйберләр беркайчан булмады. Бер сүз белән генә әйткәндә, аннан яхшылыкны күп күрдем, аны хөрмәт иттем. Ә соңыннан барысы да үзгәрде.

Ә ул әниемне ярлы булганы һәм шәхси тормышындагы уңышсызлыклары өчен яратмый икән. Үзенең ниндидер казанышлары белән горурлана, ә әниемнең теләсә нинди уңышын юкка чыгарырга тырыша иде. Бу миңа бер дә ошамады. Шуңа өстәп, апаның акчалары да гадел юл белән эшләп табылмаганын белеп алдым, күбесе эшендә төрле мәкерле хәйлә белән үзләштерелгән булып чыкты. Миңа аннан нинди дә булса ярдәм кабул итү уңайсыз була башлады. Бәхеткә, матди хәлебез яхшырып китте һәм башка аннан бурычка акча алырга кирәкми иде.

Бераздан шул апамның багучы карчыкларга йөргәнен белеп алдым. Бу әбиләр барысы да аңа төрле ритуаллар ясарга куша иде. Шулай итеп ул һәрвакыт үзеннән бозым чыгарып, эшендә һәм шәхси тормышында уңыш китереп йөрде. Берәр вак кына проблема килеп чыкса да, шул сихерче карчыкларга чапты. Үзе әйтүенчә, бу аңа ярдәм итә. Әле үзе белән минем әнине дә әйдәкли иде, әмма без мондый нәрсәләргә каршы, шуңа күрә әни гел баш тартты.

Күпмедер вакыт узгач, бер әйбергә игътибар иттем: шушы туганыбызның берәр багучыга баруы була, эшебездә күңелсезлекләр һәм сәламәтлек белән проблемалар башлана иде. Ул шалтыратып, ниндидер проблема аркасында багучыга барасын әйтә, ә шушы шалтыратудан соң безнең нәкъ шул өлкәдә проблемалар башлана иде.

Бераздан без дә шикләнә башладык. Туганыбыз үзенең проблемаларын багучылар ярдәмендә ничектер безгә күчерә дип курыктык. Бер караганда хорафат кына кебек, әмма мондый туры килүләр адым саен булып торды. Кулыбыздан килгәннең барын да эшләдек, гел догалар укып тордык. Аның белән аралашуны чикләргә, бары тик бәйрәмнәрдә генә очрашырга тырыштык, үзебезгә сирәк чакыра башладык. Аннан бүләкләр алмаска, ул биргән бүләкләрдән котылырга, аларга баргач ашамаска тырыштык.

Ә ул, киресенчә, юктан гына сәбәп табып, безгә кунакка килергә атлыгып тора, үзенә чакыра, гел шалтырата, нәрсә дә булса бүләк итәргә тырыша башлады. Кеше үзенә карата салкын мөнәсәбәтне сизә, эшнең нидә икәнен аңламый һәм мөнәсәбәтләрне җайга салырга тели. Әмма ул багучы карчыкларга йөрүен дәвам итә, аның борчу-мәшәкатьләре элеккечә безгә «күчә» һәм кайвакытта аның үз-үзен тотышы бөтенләй шикле була иде.

Аеруча минем ирем белән булган бер хәл шаккаттырды. Туем алдыннан апа ире белән аерылышты. Әлбәттә, шундук сихерчеләргә китте. Минем кияүгә чыгуыма ул шат түгел кебек тоелды, багучыларга күпме генә йөрсә дә, аның гаиләсе таркалды, кызы һич кенә дә кияүгә чыга алмый йөри, апам миннән көнләшә кебек тоелды.

Туйдан соң бераз вакыт узгач, ирем белән бик нык ачуланыштык, ирем әйберләрен җыйды да чыгып китте (соңрак ул кире кайтты), ә мин шок хәлендә елап калдым. Һәм шул вакытта көтмәгәндә апа шалтыратты һәм иремне кайда дип сорады. Мин бу әдәпсез һәм сәер сораудан качарга тырыштым, чөнки ул берни дә белми иде. Әмма талашуыбызны һәм башка бергә яшәмәвебезне әйтмичә, сорау бирүдән туктамады. Шуннан соң ул ирем белән сөйләшер өчен ниндидер юк-бар сәбәп әйтте. Ләкин бу шалтыратуга һәм шулкадәр үҗәтләнеп иремнең кайдалыгын сорарга сәбәп түгел иде. Ул безне талаштырыр өчен нәрсәдер эшләгән һәм соңыннан шуның нәтиҗәсен белергә тели дигән тойгы калды миндә.

Мондый «кызыклы» туры килүләрнең тагын берсе булды әле. Апам туган көнемә шактый зур суммада акча бирде, ә мин бу акчаларны үземә тотарга курыктым. Шушы сумма кыйммәтле картина сатып алдым да эштәге бүлмәгә элеп куйдым, тик үзем аннан еракта утырам. Ә шушы картина янында утырган кешеләрнең озакламый әниләре вафат булды, әтиләре авырып китте. Бәлки туры килү генәдер, ә бәлки юктыр.

Ә аннан соң биргән акчаларын мин хәйриягә, мохтаҗларга тоттым.

Апа белән мөнәсәбәтләрне күптән өзәр идем, тик әни рөхсәт итми. Янәсе, ул безнең бердәнбер якын туган, араларны өзү яхшы түгел, бәлки бу бары тик туры килү генәдер ди. Ә мин куркам. Ирем дә миңа ышана, аның белән аралашырга теләми. Апаны үземнән һәм үземнең гаиләдән ничек читләштерергә белмим.

Мөһим эшләрем алдыннан әнигә аның белән сөйләшмәскә кушам. Әгәр әни аңа җавап бирә икән, сәламәтлегем белән көтелмәгән проблемалар килеп чыгып, бу эш барып чыкмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100