Олы апам Айсинә миңа һәрвакыт үрнәк, терәк-ярдәм булды, без кечкенәдән үк бергә булдык. Чөнки безнең әни бик нык эчте, шуңа күрә аның бездә эше юк, бөтен гаме эчәргә аракы эзләүдә, кәефле тормыш алып баруда иде. Үз әтиебезне белмәдек-күрмәдек, ул да безнең бу дөньяда барлыкны белмәгәндер дип уйлыйм.
Шуңа күрә мине тәрбияләү мәшәкатьләре апам җилкәсендә иде. Ул миңа дәресләр әзерләргә ярдәм итте, киемнәремнең гел чиста-пөхтә булуын тикшерде.
Вакыт уза торды, апам мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, башкалада университетка чит телләр факультетына укырга керде. Үз тырышлыгы белән бюджет бүлегенә эләгә алды ул. Ә минем укуга артык исем китми иде, 11 сыйныфтан соң үзебезнең шәһәрдәге бер кибеткә сатучы булып урнаштым. Шунда сакчы булып эшләгән Денис белән таныштым, ул миннән берничә яшькә зуррак иде, мин аңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Озакламый аның белән очрашып йөри башладык, Денис озакка сузып тормады, миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин ризалаштым.
Зурдан купмый гына туй уздырдык, бары тик иң якын дусларны гына чакырып бәйрәм иттек. Әлбәттә апамны да чакырдым, әмма ул бер чит ил фирмасына эшкә урнашкан иде һәм ул вакытта командировкага киткән чагы туры килде. Үзе кайтып тормаса да, туй бүләге дип саллы гына акча салды. Яшь гаилә өчен мондый сумма әлбәттә артык түгел.
Бераз яшәгәч, балага уздым. Соңгы айларда апам Айсинә дә кайтты, ул мин бала тапканда минем янда булырга, миңа ярдәм итәргә теләде.
Ул бездә яшәде һәм миңа бик нык ярдәм итте. Ирем белән бер бүлмәгә ремонт ясап, аны бала бүлмәсе итеп үзгәрттеләр. Денис белән бергә төзелеш кибетләренә йөрделәр, обойларны, башка әйберләрне бергә сайладылар.
Соңгы айда өзлегеп китеп, мин «сохранениегә» яттым. Апам белән ирем көн саен килеп хәлемне белделәр.
Ниһаять, мин сау-сәламәт, баһадирдай малай таптым. Ирем дә, апам да көн саен килеп йөрде.
Бәхет шушы икән дип уйладым, әмма мине барысы да алда көткән икән. Бала тудыру йортыннан чыгарганда мине беркем дә каршы алмады. Шок хәлендә булуымны әйтеп тә тору кирәкмидер инде. Шәфкать туташларының берсе такси чакыртты, улым белән икәү генә таксига утырып кайтып киттек. Мин өйгә кайтып кергәндә апам да, ирем дә юк иде. Кухня өстәлендә хат... Ул хатны укыгач, артыма авып китә яздым. Апам ниһаять яраткан кешесен очратуын, бер-берсеннән башка яши алмауларын язган иде. Ә ул яраткан кеше минем ирем булып чыкты! Ул аны да, Денисны да аңлавымны үтенгән, гомер буе миңа акчалата ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Хат янында акча салынган калын гына конверт та ята иде...
Бу хәлләрдән соң бер ел узды. Мин балам белән генә мәшгуль, йөрәк әрнүе бераз басылгандай булды. Апам алдамады, чынлап та ул миңа ай саен шактый зур суммада акча салып тора, янәсе үзенә күрә алимент. Кайвакыт уйлап та куям, бәлки Денис чыннан да апама дигән ир-ат, ә мин киләчәктә үземә генә дигән насыйп ярымны очратырмын. Нәрсә генә булса да, хәерлесе булсын…