Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апалы-сеңелле үсмер кызлар үзләре генә кунганда, өйдә янгын чыккан

news_top_970_100
Апалы-сеңелле үсмер кызлар үзләре генә кунганда, өйдә янгын чыккан
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Олы Сухояз авылында күп балалы гаилә яши торган өй яна. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, верандадагы янгынны беренче булып күршеләре күреп ала. Евгений исемле күрше ир-ат чиләкләр ала да яна торган өйгә чаба. Тик ул өйгә керә алмый инде.

Вакытны уздырып тормастан, ул тәрәзәләргә шакый башлый, «янгын!» дип кычкыра. Шулай итеп бөтенесен уятырга тырыша. Евгений тәрәзә аша карагач, төтен аша балалар шәүләләрен күреп ала. Ул кыенлык белән генә тәрәзәне ача. Олы кыз тәрәзә аша 2 сеңлесен Евгенийга бирә. Берничә минуттан барысы да имин урынга чыгып котыла.

Евгений Янышевның батырлыгы сәбәпле, 5, 9 һәм 15 яшьлек апалы-сеңелле күрше кызлары исән кала.

Янгынны сүндерәләр, ут чыгу сәбәпләре ачыклана.

Өйдә янгын турында кисәтә торган җайланма урнаштырылган, ул эшләгән. Ләкин Евгений янгынны алданрак күргән. Янгын чыкканда балалар өйдә үзләре генә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100