Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апалы-сеңелле өч туган утырган машина бозлы суга төшеп киткән, өч бала анасы үлгән

news_top_970_100
Апалы-сеңелле өч туган утырган машина бозлы суга төшеп киткән, өч бала анасы үлгән
Фото: https://www.bashinform.ru, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Белорет районында күп балалы хатынны җирләгәннәр. Ул узган атнада күлдәге суга баткан машинасында һәлак булган. Бу турыда newsbash.ru хәбәр итте.

Олеся исемле хатын 22 ноябрьдә ике апасы белән өенә кайтып бара. Олеся үзенең «Лада Гранта» машинасында рульдә була. Тайгак юлда машина каршы як полосага чыгып китә һәм юл коймасына бәрелә. Кызганычка, машина якындагы күл өстенә төшеп китә. Күл өстендә юка боз каткан була. Машина әйләнеп суга каплана.

Урынга коткаручылар килгәндә, биредә Олесяның ике апасы гына була – алар машинадан үзләре чыга алган. Олесяны таба алмыйлар.

Олесяның тагын бер туганы Юлиана сүзләренчә, ул 1 сәгатьтән авария урынына килеп җитә. «Коточкыч, шок булды. Мин исән калган апалардан Олесяның кайда булуын сораштым, алар белмиләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны, куркып, урманга йөгергәндер, дип фаразлаган. Этләр белән коткаручылар килде, эзләп карадылар», – ди Юлиана.

Туганнары Олесяның «салган» килеш рульгә утырганына ышанмый, авария урыныннан качып китүен дә күз алдына китерә алмый. Олесяның абыйсы һәм Юлиананың ире фонарьләр белән төн буе Олесяны урманнан эзли. Аны иртән суда табалар. «Мин коткаручыларның аны ник таба алмавын аңламыйм», – ди Юлиана.

Олесяның 3 кызы ятим калган. Аларга 2, 4 һәм 9 яшь. Алар әниләре башка кайтмауга ышанмый әле. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100