Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Апалы-сеңелле ике кызны әниләренең ире вәхшиләрчә үтергән

Валентина интернетта бер ир-ат белән таныша һәм ике баласын алып чит шәһәргә күченеп килә.

news_top_970_100
Апалы-сеңелле ике кызны әниләренең ире вәхшиләрчә үтергән

Рыбинск шәһәрендә 15 сентябрьдә бер фатирда 8 һәм 13 яшьлек ике кыз бала мәете табыла. Апалы-сеңелле ике кызның мәетләрендә пычак кадаган эзләр күп була. Җинаятьтә 41 яшьлек Виталий М.ны шикләнәләр. Ул балаларның анасы Валентинаның бергә яши торган ире булуы ачыкланган. Ләкин ир-ат качкан, аны эзлиләр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитеты фаҗига урыныннан кадрларны күрсәтте.

Валентина ике кыз баласы белән бергә Рыбинск шәһәренә бер ай чамасы элек күченеп килә. Моңа кадәр алар Омск өлкәсендә яши. Хатын социаль челтәрләрдә Виталий исемле ир-ат белән бик озак аралаша. Аннары хатын сөйгәне янына күченеп килә.

Виталий моңа кадәр авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Өстәвенә ул бик көнче дә булып чыга. Валентина эштә тоткарланса, ир тавыш чыгара. Фаҗига булган көнне Валентина хезмәттәшен алмаштырып тора, өйгә соңрак кайта. Ләкин аны беркем дә каршы алмый инде.

Тикшерү версиясе буенча, ир көнчелек аркасында пычакка ябышкан һәм бөтен үчен балалардан алган. Ул апалы-сеңелле ике кызны да үтергән һәм чыгып качкан.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Урында тикшерүчеләр, криминалистлар эшли, диелә Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәзер җинаятьчене эзлиләр. Аның турында белешмәсе булган кешегә 500 мең сум акча бирергә вәгъдә ителә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100