Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Апалары мәктәпкә китте, әни-әниләре йоклый». 12 яшьлек кыз янгында һәлак булган

news_top_970_100
«Апалары мәктәпкә китте, әни-әниләре йоклый». 12 яшьлек кыз янгында һәлак булган
Фото: https://buryatia.sledcom.ru

Бурятиядә янгында 12 яшьлек үсмер кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Поселье авылында 2 катлы агач йорт 24 гыйнварда яна башлый. Өйдә балалы гаилә була. Өлкәннәр балаларны яна торган өйдән алып чыга. Ләкин 12 яшьлек кыз бала үлә.

«Тикшерү версиясе буенча, өйдә ир белән хатын, балигъ булмаган яшьтәге 4 бала яши. 24 гыйнварда иртән 2 кыз бала мәктәпкә укырга китә, өйдә калган балалар ата-анасы белән йоклый. Бер мизгелдә беренче катта янгын чыга. Бөтен өйгә тиз арада төтен тула», – дигәннәр ведомствода.

Ир-ат йокыдан уяна, утны үзе сүндереп карый, ләкин булдыра алмый. Шуннан соң ир белән хатын икенче каттан улы белән кызын алып төшә. Ләкин кыз бала төтенне күп итеп сулаган була, ул бераздан үлә. Әни кеше дә агулана, аны хастаханәгә салалар.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, ут кухня бүлмәсендә стена тышлыгы артында электр үткәргечне монтажлаган урыннан чыккан. Кыска ялганыш булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100