Әнзия Ханнанова: «Җәмгыять тигез шартларда, демократик дәүләттә яшәргә әле әзер түгел»
«Татар журналисты» рубрикасында Татарстан журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән әңгәмә циклын дәвам итәбез. Бу шәхесне күпләр «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруы алып баручысы буларак хәтерлидер. Телевидениедә чирек гасыр эшләгән Әнзия Ханнанова белән сөйләштек.
«Әбием безне беркемнән курыкмаска өйрәтеп үстерде»
– Әнзия апа, журналист һөнәрен сайларга нәрсә этәрде?
– Балачактан киләдер. Китаплар укырга ярата идем. Китапханәче Альбина апа укыган китапларның, эчтәлеген сөйләтеп карый иде. Янәсе, чынлап укып чыкканмы... Хәзер дә шундый китапханәчеләр бар микән?
Мәктәпнең әзерлек классына октябрь аенда гына кердем. Яшем җиткән булса да, әти белән әни: «Буйга да кечкенә», – дип укырга бирергә жәлләгәннәр. Дус кызлар укырга киткәч, күңелсез булып калды. Уйнарга кеше юк. Көн саен: «Укырга барам!» – дип әйтә башладым. Әни, язган-сызган дәфтәрләрне тоттырып, укытучы Галина Ивановнага алып китте.
Ул мине 29нчы бала итеп укырга алды. Элек авылда балалар күп иде. 5 класста укыганда, классташым Лера шигырләр яза башлады. Ул аларны газеталарга җибәргәләде. Мин дә аңа ияреп рәсемнәр ясаган булдым. Бастырмадылар! Атлас Гафиятовтан язарга юнәлеш биргән хат та килгән иде. Алар укучылар белән яхшы эшләделәр.
6-7 яшьләр булгандыр. Авылга телевизорлар кайта башлады. Безнекеләр дә «шайтан тартмасын» ат чанасына салып алып кайтканны хәтерлим. Бала-чага кичләрен телевизор карарга керә башлады. Кайчак әни: «Бүген карамыйбыз, дип әйтегез», – дисә дә, ишек ачарга чыккан беребез, алай әйтергә кыймыйча, өйгә бер төркем бала ияртеп керә идек. Тормышта телевизор барлыкка килсә дә, газета-журналларны көтеп алдык. Күп укыдык, белемгә, яңалыкка сусау көчле булды. Күзаллагыз: бер гаилә 10-15 гәҗит-журнал алдыра иде! Мәктәптә укытучының: «Нинди гәҗитләргә язылдыгыз?» – дип сораганы истә. Почта тартмасын көнгә әллә ничә чыгып карый идем.
Ләбиб Леронның район газетасында КГУның журналистика бүлеге турындагы язмасын укыдым. Әтигә: «Мин шунда укырга керәм», – дигәнем истә. Әти-әнигә бик рәхмәтлемен, алай эшләмә, болай итмә, дип чикләр куймадылар.
Хезмәткәр гаиләсендә 5 бала үстек. Әтинең әнисе безнең белән яшәде. Әбекәй, ире сугышка киткәч, 6 бала үстергән. Күпне күргән. Колхозда эшләгән, базда тегү тектем, ди иде. Нигә баздамы? Салымнан качарга тырышып инде. Ул чорда ачлыктан кеше кырылган гына. Шул әбием безне беркемнән курыкмаска өйрәтеп үстерде. «Йөрәк курка, кул эшли», – ди торган иде. Мәктәптә спорт ярышларында катнаштым, стена газеталары чыгара идек. Югары классларда район газеталарында мәкаләләрем басыла башлады.
Югары класста укыганда, экологиягә багышланган район газетасы бәйгесендә беренче урын алдым. Үземдә ышаныч артты. Мәктәпне тәмамлаган елны класс белән колхозда эшкә калдык. Отряд командиры итеп сайладылар. Әйбәт тормыш мәктәбе уздык. Ферма маллары күп, 2 сменалы эш. Бер сауганда 70кә якын сыер савасың.
Күп эш кул белән башкарылды. Явымлы булды ул җәй. Яңгыр болыты белән төшә иде. Җитмәсә күк күкри, яшен аяк астында гына йөрде. Шундый шартларда да сыер саварга маташа идек. Сыерларны станга кертеп булмый! Авылда калуның тагын бер сәбәбе – гаиләбезгә йорт салырга булышу. Кемдер колхозда эшләмәсә, балта осталары бирми иделәр... Ә безнең яланда кайтартылган бура тора. Шулай йортны эшләтеп бетерү мөмкинлеге туды.
Кешене хезмәт чыныктыра. Колхозда күргәннәрдән китап язарга була. Югары уку йортына кергәндә, физик яктан көчле, акыл, холык ягыннан да шактый ныгыган идем инде. Районкүләм җыелышларда кәгазьдән карамыйча чыгыш ясарга өйрәндем. Хәзер әти-әни балаларга физик хезмәт эшләтмәскә тырыша. Ә мин аларны кирәк саныйм.
Студент чагында, төзелеш отряды белән, 2 җәй рәттән Көнбатыш Себердә повар булып эшләргә дә туры килде. Көнгә 3 тапкыр 30 кеше ашату җиңел түгел. Ничек өлгердем икән? Миңа ул вакытта 21-22 яшьләр. Гаҗәпкә калам. Кайчак яшелчәдән суган да юк вакытлар. Басу борчагыннан иртәнгә ботка пешергән көннәр булды. Аны төне буе пешерәсең. Шартларга килгәндә, савыт-сабадан таба да юк! Хәзер искә төшә дә хәйран калам.
«Ракыйп Гаффар телевидениегә барырга тәкъдим итте»
– Эшләгән чорда иң истә калган берәр вакыйганы искә төшерик әле.
– Радиода практика җитәкчесе Ракыйп Гаффар иде, аннан шактый эшкә өйрәндем. Бервакыт кыш көне Ракыйп абый мине Авыл хуҗалыгы институты тулай торагына «Ферма-2»гә җибәрде. Тулай торакта ялган «әфганчы» барлыкка килгән. Әфганстаннан сугыштан кайткан егетләр бу студентның анда булмаганын белеп алганнар. Радиога мөрәҗәгать иткәннәр. Бардым. Тулай торак шаулап тора! Соңрак факультетның комсомол җыелышы узды. Миңа да сүз бирделәр. Аспирантурага керергә җыенган бу егетне укудан чыгардылар. Компартия чорында мондый эшләр өчен баштан сыйпамадылар.
Остазларым күп булды. Кеше һәрвакыт башкалардан күрә, өйрәнә, күзәтә. Кем йогынтысының күбрәк булуын әйтүе дә кыен.
Себердән төзелеш отряды белән эштән кайтуга, Минзәлә район газетасына практика узуны белешергә киттем. Мине генә көтеп торганнар диярсең. Җәй көне, эшләргә кешеләре юк. Машинага утырттылар да Хуҗәмәт авылына, колхозның отчет-сайлау җыелышына җибәрделәр. Кайткач язып бирәсе дә бар. Кайда кунасым да билгеле түгел... Җыелышта йокы килә. Районның финанс бүлеге башлыгы уяткалый. Кайткач нәрсә язарсың, йоклама инде, ди. Яхшы килеп чыкты язмам. Газетага «махсус хәбәрчебез» дип бирделәр. Мин язган колхоз рәисе – укытучым Фәния апа Бәдретдинованың улы икәнен соңрак кына белдем.
Университетны 1989 елны тәмамлагач, телевидениегә мине Ракыйп Гаффар тәкъдим итте. Режиссер ассистенты итеп эшкә алдылар. Эшли башлаганчы әле ГДРга барып кайттым. Берлин, Дрезден музейларын карадым, Саксония табигатенә сокландым. Дөнья күрү теләге шунда уянып калгандыр да. Шактый илләр күрдем. Сәяхәтләр яратам.
– Эшли башлаганда беренче язмалар, материаллар хәтергә кереп кала...
– Беренче тапкыр эфирга социаль тема – «Шәфкатьлелек юлында» дигән тапшыру белән чыктым. Режиссеры – Лилия Нигъмәтова. Тапшыру геройлары гомер буе торакта яшәгән, шунда картайган мехчылар турында булырга тиеш. Килегез, сөйлибез, диделәр. Барган идек, ишекләрен ачмыйлар. Ишек аркылы гына: «Сөйләсәк, тулай торактан куачаклар», – диләр. Коммендант та пәйда булды: «Төшермисез», – ди.
Шунда безне бик матур яшь кыз яклады. Ул хәзер – танылган җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова. Аны әле ул вакытта белми идем. Зәйнәбнең тулай торакта тәрбияче булып эшләгән чагы. «Хәзер демократия, сөйләргә ярый», – дип чәчрәп чыкты. Шулай итеп, тапшыруга материал җыеп кайттым.
Лилия Хәбибулловна белән «Яшьләр иҗаты» дигән тапшырулар циклын башлап җибәрдек. Режиссер Камил Зәйнулла белән дәвам иттек… Ул тапшыруларда Зөлфәт Хәким, Хәния Фәрхи, Сәнифә Рангулова, Әнисә Сабирова, Резеда Төхвәтуллиналарны чыгардык. Иҗатымның башы шушы шәхесләр белән бәйле. Соңрак төрле тапшыруларда татар халкының танылган шәхесләре белән очрашырга туры килде. Элек телевидениегә язучылар да, артистлар да күп килә иде. Аларның барысын санап чыгу мөмкин түгел. Концерт, спектакльләрне видеоязмага яздыруларда катнаштым. Телевизион спектакльләр төшердек.
«Журналист проблеманы хәл итәргә булыша. Акыллы җитәкче моны таный»
– Эш барышында кызык та, кызганыч та вакытлар булгандыр.
– 1994 елның җәендә, юл төзелеше белән бәйле тәнкыйть сюжеты эшләгәндә, җаваплы җитәкчегә бардык. Ул әле Татарстанның Югары Советы депутаты да булган. Кердем. Кабинетта балта эләрлек тәмәке төтене тора. Нигә килгәнемне әйтә генә башлаган идем, акырып, мине сөреп чыгарды. Элек операторларыбыз авыр камералар күтәреп йөри иделәр. Ул баскычтан менгәнче, мин урамда идем инде. Игорь Ярцевка Актаныш районы чигендәге 30 чакрым юлны барыбер эшләргә туры килде.
Сюжетны Президент караган. Юл коточкыч начар иде. Без төшергәндә яңгыр яуган, зур машиналар яртышар метрга төшеп, юлны яргалап бетергәннәр. Юлчылар: «Меңнәрчә юл уздык, Себердән кайтабыз, мондый юл күрмәдек», – дип зарландылар. Эшләмәслек тә түгел, федераль әһәмияткә ия Казан – Уфа юлы бит ул. Бу очракта, журналист үз вазыйфасын башкара, җитәкчеләргә моны дөрес аңларга кирәк.
Реклама бүлегендә эшләгәндә, бер оешмага барып реклама табарга җибәрделәр. Кабул итте җитәкчесе, әмма: «Акча юк, дусларга мин үз акчамны гына бирә алам», – диде дә, чалбар кесәләрен чыгарып күрсәтте. Без таныш идек. Күптән түгел генә татарча чыгыш ясарга өйрәткән идем үзен. Бушка сорамыйм, реклама хакына. Күп акча да түгел ул, тиеннәр турында сүз. Миңа бирем бирелгән, үтәп кайтырга кирәк. Ни эшләдемме? Торып чыгып китмәдем. Селкенмәдем дә. Тыныч кына утырганны күргәч, йомшарды. Бухгалтерын чакырып килешү төзергә кушты.
Автобуста спектакль төшерергә барабыз. Артымда Камал театры артистлары Шамил Бариев белән Илдус Габдрахманов текстларын кабатлап баралар икән. Мин сөйләшүләренә шул хәтле ышандым, аздан гына әңгәмәләренә кушылмый калдым. Репетиция икәнен соңрак гына аңлап алдым. Ышандырырлык итеп сөйләгәннәр.
– Әңгәмәдәшләрдән аралашырга кемне иң җайлы кеше дип искә алыр идегез?
– Татарстан прокуроры Кафил Әмиров белән аралашырга рәхәт иде. Гади иде ул. Бервакыт галстугын төзәтеп куярга үрелдем. Ул: «Журналист берет за горло Прокурора», – дип көлдергән иде.
– Сезнеңчә ничек: кайчан эшләргә авыр? Сезнең дәвердәме, хәзерме?
– Эшне намус кушканча башкарсаң, журналистка беркайчан җиңел түгел. Камил җәмгыять юк, шуңа шулай. Беркемнең эшсез каласы килми. Журналистның да гаиләсе, ипотека түлисе бар. Эштән кусалар, яңадан урнашуы кыен. Шуңа күрә, артка борылып карамыйча эшләп булмый.
Сүзне төрлечә әйтеп була. Турыдан ярып та, читләтеп тә, әмма кеше йөзен «ерту» дөрес түгел. Мин эшләгән чорда, дәүләт телевидениесе булгач, республика башлыклары, хакимият белән бергә эшләдек. Соңгы елларда вазгыять нык үзгәрде. Ике сыйныф барлыкка килде: барлар һәм юклар... Беренчеләре ничек тә байлыкларын саклап калырга тырышачак. Байлыгы булмаганы нәрсә эшли? Хокук даулаячак.
Дөнья трансформация кичерә. Журналистлар алдына да башка бурычлар куела. Кулланышка интернет технологияләре керде. Эфирга чыгар өчен дә телевидениедә эшләргә кирәкми. Үз сүзеңне әйтү мөмкинлеге зур, әмма бу җаваплылыкны киметми, киресенчә, арттыра. Шуңа да идарә, хокук саклау органнары чикләр куярга мәҗбүр. Еш кына хокук сакчылары, гражданнарның иминлеген сакларга тиешле хезмәткәрләр, вәкаләтләрен арттырып та җибәрә. Мәкале дә бар бит: «Руханига чукынырга кушсаң, маңгаен тишә» дигән.
Минемчә, безнең җәмгыять кешеләре тигез шартларда, демократик дәүләттә яшәргә әле әзер түгел. Россияне генә күздә тотмыйм. Кешелек дөньясын алыйк. Кайда бар чын демократия? Берничә кечкенә дәүләтне, гарәп илләрен карап карарга була. Анда халыкка яхшы шартлар бар, әмма демократик илләр дип булмый. Бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Бер кешегә кечкенә генә вазыйфа бирсәләр, әллә кем була. Менгәнче, төшәсеңне онытмаска кирәк. Төшмәсәң дә, картаясың бар. Бернәрсә дә, беркем дә мәңгелек түгел. Күп кешеләрдә чама хисе юк. Бу чир түрәләрдә дә, халыкта да бар.
Гадел җитәкче журналисттан курыкмый. Проблемалар күп, аларны хәл итәргә кирәк. Журналист проблеманы хәл итәргә булыша. Акыллы җитәкче моны таный. Үпкәләми, үч алмый. Тәнкыйтьтән курыксаң, җитәкчелеккә алынмаска кирәк. Чөнки эшләргә дә, яшәргә дә авыр булачак. Түрәләр дә әллә каян килми, халыктан үсеп чыга. Барысын да кадрлар хәл иткәнне онытмыйсы иде. Казахстанның экс-президенты Нурсолтан Назарбаев күп яшьләрне Америкада укытып кайтарды. Аларның кайсы якка карап хәрәкәт иткәннәрен күреп торабыз. Үзебезнең уку йортларын ныгытырга, үстерергә, укытучы һөнәрен өстенлекле итәргә кирәк. Халык әйтсә – хак әйтә: «Беләге юан берне ега, белеме бары – меңне җиңә!»
«Үзен яклый алмаган кеше журналист булып эшли алмый»
– Бүгенге журналистика белән канәгатьме?
– «Әйе» йә «юк» дип әйтер өчен, барысын укып барырга, анализ ясарга кирәк. Журналистларга эшләү көннән-көн авырлаша. Совет чорында журналистларны «дүртенче хакимият» диләр иде. Бу вәкаләтне Җәмәгать палатасына бирделәр... Бер җитәкче матбугат конференциясендә журналистларга: «Вот вы же обслуживаете?» – диде. Шуннан да күп нәрсә аңлашыла.
Сүз ирегеннән башка, яңа җәмгыять төзеп булмый. Аналитика юк. Хәбәр таратуга гына кайтып калынды. Күбрәк артистлар һәм фаҗига турында гына язалар. Хезмәт кешесе турында язалармы? Беренче биткә элек сыер савучыны, комбайнчыны, космонавтны, врачны, укытучыны чыгара иделәр. Хәзер кемнәрне күрәбез? Илбашларын, сәясәтчеләрне һәм Ивлееваларны…
– Журналистка еш кына үз сүзендә торырга, үзенең хаклыгын расларга туры килә. «Ва-банк»ка барырга туры килдеме?
– Әлбәттә инде, ансыз журналист тормышы булмыйдыр! Үзебезнең җитәкчеләр белән дә бәхәскә кергәләдем. Алар да, мин дә принципка барган чаклар булды. Үзеңнең хаклы икәнлекне белсәң, ахырга кадәр барырга кирәк! Үзен яклый алмаган кеше журналист булып эшли алмый. Хаклы икәнлегеңне белсәң, көрәшү кыен түгел.
Журналистның үз фикере, позициясе, гыйлеме, алдан күрүчәнлеге булырга тиеш, аннан анализ ясый белү сорала. Кеше аңына тәэсир итәбез, фикер формалаштырабыз, каләм иясе җәмгыятьне алга алып барырга булышырга тиеш. Моның өчен үзеңә дә 1-2 адым алдан барырга кирәк. Күп белергә, кыю булырга, укырга, белемне күтәрү өстендә эшләргә инде, башкача булмый. Кулымнан килсә, журналистларны да «Сколково», «Иннополис» университетларында белемнәрен күтәртер идем. Алар киләчәктә яшәячәк кешеләрнең көнкүреш шартларын, сәясәтне күзалларга тиеш. Тормыш гел башкача булачак. Роботлар кулланышка керә. Бу – яхшыга илтмәс кебек, әмма әлеге хәрәкәтне туктатып булмый инде.
«Телевидениедә эшләү тәртипкә, җаваплылыкка өйрәтте»
– Туры эфирда эшләргә туры килдеме?
– Үзгәреш җилләре иң элек телевидениегә килеп керде. Телевидение – җәмгыятьнең көзгесе бит инде ул. 1990 еллар башында иртә белән «Чулпан» мәгълүмәти-музыкаль тапшыру булдырылды. Барлык мөхәррирләрне шул кырга «ыргыттылар».
Парламент тапшыруын эшләгәндә дә туры эфирга чыгарга туры килде. Ялгышырга ярамый! Туры эфир – бер сүз белән әйтсәк – адреналин. Организмны бер йодрыкка туплыйсың. Акыл-зиһенне җыярга, үзеңнән куркуны куарга кирәк. Фикер, сүз байлыгы, игътибар тупланышы булдырасың. Җиңел түгел, тәҗрибә белән килә. Телевидениедә эфирга чыгарга 30 секунд калган булса, бу – күп әле. 15 секунд – яхшы! 1 минут булса, син – иң бәхетле кеше! Телевидениедә эшләү тәртипкә, җаваплылыкка өйрәтте.
– Иртәнге тапшыруга килмичә калган кешеләр булдымы? Андый вакытта нәрсә эшли идегез?
– 2 тапкыр. Әлегәчә онытылмый. Артистка үпкәләмәдем, хатын-кыз инде ул. Чәч озын… Ә менә язучыга, халык тәрбияли торган, урта яшьләрдәге мыеклы ир затына, ачу чыкты. Мин аны оныткан да идем. Театрда үзе сүз катты. «Көн ямьсез, яңгыр ява иде», – дип шаяртмакчы булды. Мин аны бүлдердем дә: «Сезнең яшьтәге кешегә вәгъдә биреп, килми калу – килешми, аклану – бигрәк тә!» – дидем дә китеп бардым. Башка күрешкән булмады. Андый очракка «Б» планы була иде инде. Эфирда ачык калган 5 минут – күп ул. Зөфәр Закиров белән тату эшләдек. Ул – үз һөнәренең остасы. Сүзгә кесәгә керә торган түгел. Теләсә кайсы хәлдән алып чыга ала. Эшләгәндә таянырлык, ышанычлы коллегаң булу – зур бәхет!
«Журналист ул – хәбәр таратучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе дә»
– Эшләгән дәвердә нигәдер үкенгән булдымы?
– Юк, дияр идем, әмма бер тапшыру өчен бүген дә кыенлык кичерәм. Фильмга тиң «Колач җәеп җиңдек дулкынны» дигән тапшыруны фондка калдырта алмадым. Пленкалар юк, диләр. Тапшыру Тукай премиясе лауреаты, язучы Атилла Расихка багышланган иде.
Бу тормышта бездән генә тормаган әллә ниләр бар. 1990 елларда бензинга кытлык вакыт. Дәрвишләр бистәсенә тапшыру төшерергә ПТС (күчмә станция) белән киттек. Барып кына җиттек: «Пленка онытылган», – диләр. Минем кичерешне уйлап карагыз. Тапшыруның авторы, алып барасым бар. Төс-кыяфәтне дә сакларга кирәк. Олы яшьтәге язучы көтеп утыра. Уңайсыз. Такси алып, телевидениегә китми башка чара калмады. Хәзерге акылым булса, кем оныткан – шуның үзен кайтарыр идем. Әлбәттә, мондый чакларда, нигә мин газетада гына эшләмим икән, дигән уй килгәндер.
Телевидение эшчәнлеге – коллектив эш. Команда белән эшли белергә кирәк. Ярый ла, бөтен кеше җаваплылыкны тойса. Төрле кеше бар. Әйтик, съемкага чыгарга вакыт җиткән, машина йөртүче юк. Җитәкче: «Шикаять языгыз, мин машина йөртүче генә табам», – ди. Чирек гасыр эшләү чорында бер тапкыр язганым булмады. Канга сеңмәгән. Аны язарга аерым «сәләт» кирәк. Кызганыч, бөтен кеше дә бу яхшылыкны дөрес аңламый.
– Телевидениедән киткәнгезгә дә инде шактый. Шулай да, Сезне таныйлармы?
– Әйе, районнарда танып дәшәләр. Тапшыруыгызны карый идек, югалдыгыз, диләр. Алар арасында күренекле кешеләр дә бар. Рәхәт булып китә. Бервакыт Камал театрында, сәхнә артына кереп барабыз, Марсель абый Сәлимҗановка бәрелә яздык. Караңгы иде. «Болар кем була?» – ди. «Марсель абый, исәнмесез, мин бу, Әнзия», – дидем. Ул: «Телевидениедәнме? Молодец!» – диде. Марсель абыйдан «молодец» сүзен ишетү – бик зур мәртәбә! Ул бит данлыклы Камал театрының таләпчән баш режиссеры иде!
Журналист ул хәбәр таратучы гына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе дә. Әле берничә ел элек кенә Астанадан килгән бер кунак әнисенең туган ягына – Буага алып баруны сорады. Бардык. Туганнары белән күрештек. Алар минем журналист икәнлекне белеп: «Авыл бетә, бездә хәтта Сабан туе да үткәрелми, Авылны күтәрәсе иде, моны бары Ирек (Ирек Закиров – республикада танылган җитәкче) генә эшли ала. Безнең үтенечне аңа әйтсәгез иде», – диделәр. Авыл кешеләре гозерен җиткердем. Хәзер бу авылда Сабан туе бәйрәме дә үткәрелә, берничә оешма барлыкка килеп, эш урыннары булдырылды, кибет ачылды, балаларга уйный торган мәйданчык та корылды.
Менә, 1-2 кеше нәрсә эшли, дигән сорауга җавап бу. Бервакыт Төркия консуллыгыннан шалтыраттылар. Журналистлары килгән дә, районны күрергә теләк белдергәннәр. Бу җомга көн иде инде. Шулай булуга карамастан, Балык Бистәсе хакимият башлыгына шалтыраттым. Ул бик яхшы кабул итте. Гозеремне беркайчан аяк астына салмадылар. Без эшләгән елларны журналистның дәрәҗәсе бар иде.
«Үзем теләп Чечня сугышына бардым»
– Журналист эшчәнлеге акча, мактаулы исемнәр белән генә бәяләнәме?
– Минемчә, юк. Халык бәяләсә, таныса гына, эшчәнлеккә дөрес бәя бирү буладыр. Кеше ярдәм сорап килсә, димәк, сиңа ышана.
– Нәрсә белән горурланасыз?
– Республика күләмендә 1995 елда җирле телестудияләр тапшырулары фестивален безнең дәүләт телевидениесе үткәрә башлады. «Татарстан дулкынында» дип аталды ул. Идеясе Рафаил Гыйлмановныкы. Районнарда эшләп килүче корреспондент пунктлары үзләренең иҗатларын алып килә иделәр. Берничә ел үткәрдек.
Камил Зәйнулла белән шәһәр күләмендә беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәме әзерләп телевидениедән күрсәттек. Сценарийны мин яздым. Беркайда мәгълүмат юк. Чияләндем аны язганда, кыскасы. «Ник алындым?!» көнгә төштем, әмма эшкә өйрәнергә яхшы булды. Аннан соң бу бәйрәмне кайбер районнарда да үткәрә башлады.
Беренче Чечня сугышының 3 аенда Чечняга барасыларын белдем дә: «Мине дә алыгыз әле», – дидем.
– Курыкмадыгызмы?
– Курку була инде, әмма барыбер барып күрәсе килү җиңде. Анда нәрсә көтәсен белгән юк. «Карамай» фирмасы җитәкчесе Алимас Вәлиев, гуманитар ярдәм илтә баручылар исемлегенә оператор итеп Рафаил Гыйлмановны, журналист буларак мине кертте. Госман хәзрәт Исхаков та барды. Самолетка эшкә килгән җирдән генә утырып китәргә туры килде.
Баруның төп максаты – бер абыйның сугышта югалган улын табарга булышу иде. Теманы артык киңәйтмичә, алга куелган максатның үтәлүен – ул юлы 2 солдатны алып кайта алуларын гына әйтәм. Кайткач командировка турында туры эфирда сөйләдем. Кискенрәк тә әйткәнмен. Алай сүз килмәде, тыныч кына узды.
Эшләгәндә, Бөтендөнья татар конгрессы юристы Роза Фәрдиева белән чит төбәкләрдә татар мәктәпләрен якларга бардык. Азнакай районында яшәүчеләрнең йортларын хосусыйлаштырырга да булыштык.
«Татарстанның мөстәкыйльлек даулаган чоры безнең дәвергә туры килде»
– Янаулар булмадымы?
– Аллаһы Тәгалә саклады. Йокламаган төннәр күп булды, гел матур сүзләр генә сөйләмисең. Федераль Үзәк белән Татарстанның мөнәсәбәте җиңел генә корылмады. Без шактый кыен елларда эшләдек. Татарстанның мөстәкыйльлек даулаган чоры безнең дәвергә туры килде.
1998 елларда башыннан алып «Хәбәрләр»дә эшләдем. Аннан «Канун. Парламент. Җәмгыять» дигән тапшыруны эфирга әзерләп чыгара башладым. Исеменнән күренгәнчә, тапшыру парламент эшчәнлеген генә яктыртмый, ә җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, халыкны борчыган мәсьәләләрне дә күтәрергә бурычлы. Бигрәк тә тел, милләтне саклап калу, милләтара дуслык, халыкның үзаңын үстерү өлкәсендә күп эшләр башкарылды. Аны Россия яссылыгында милли телдә чыккан бердәнбер парламент тапшыруы дип тә бәяләргә кирәк.
Депутатлар: Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров, Рөстәм Зәкуанов, Азат Зыятдинов, Фоат Галимуллин, Флера Зыятдинова, Фрил Әхмәтов, Хафиз Миргалимов, Роза Туфитуллова, Азат Хәмәевләр белән күп эшләр башкарылды. Төрле иҗтимагый оешмалар: Бөтендөнья Татар конгрессы, Халыклар Дуслыгы йорты, Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы вәкилләре, галимнәр, экспертлар тапшыруда чыгыш ясады. Алар арасыннан аеруча тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковка зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Аның нигезле фикеренә таянып, шактый кирәкле мәгълүматлар җиткерә алдык.
Россиядә халык санын алу кампанияләре кебек чараларда, милләт проблемаларын бездән дә күбрәк яктырткан тапшыру башка булмагандыр. Әле санадым: мин эшләгән чорда 700ләп чыгарылыш булган. Тапшыруның редакторы, корреспонденты, алып баручысы, режиссеры да үзем. Аны 5 кеше эшли идек. Ә федераль каналларда күпме кеше эшли?.. Халык безнең иҗатны аларныкы белән чагыштыра. Чит илләрдә кассеталарны да бер генә кулланалар, ә без тишелгәнче, пленка коелганчы төшерә идек.
Әле исемә төште. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинга әйтәм: «Төп Законда Татарстан Президентына кандидатның телләрне белү-белмәвен ачыклау дөрес язылмаган», – дим. Ул: «Ничек дөрес түгел?» – ди. Мондый мәгънәдә язылган иде: «Кандидат в Президенты Татарстана должен владеть государственными языками». Сорауны да шуннан чыгып: «Владеет ли кандидат государственными языками» дип куйсак? Җавап болай булыр иде: «Владеет». Сорау: «Каким?». Җавап: «Русским». Димәк, бер тел белү җитә булып чыга... Туфан абый минем белән килеште. Бу хакта Роза Туфитулловага да әйттек. Сорауны тәгаенләштереп язуга ирештек.
Бервакыт Кама Аланында Атом электр станциясен төзүне торгызу турында җитди сүз куертылды. Анда да бу мәсьәләнең экологиягә никадәр зыян саласын әйтеп, депутатлар белән нык каршы тордык. Бу хәл була калса, Татарстанның бик күп җирләре су астында каласы иде. Әлеге мәсьәләне караганда, безнең тапшыруның, экологларның роле зур булды. Татарстанның бер районында орлыкларны радиация ярдәме белән эшкәртүгә дә каршы чыктык. Ул чактагы ТР Авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов депутатлар алдында чыгыш ясады. Бу эш гамәлгә кермәде, дип ышанам.
«Җәмгыятьне үзгәртү үзеңне үзгәртүдән башлана»
– Чирек гасырдан артык эшләгәнсез, әмма атказанган исемегез юк. Хәзер, сәхнәгә менгән һәр артистның атказанган исеме бар. Күңел кителмиме?
– Әле шушы көннәрдә генә элеккеге хезмәттәшем Флюра Абдуллинага «ТР атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирделәр. ТНВда эшләгәндә лаек булса да, ала алмаган иде. Аның өчен сөендем. Артистлар белән журналистларны чагыштыру дөрес түгел. Безнең хезмәтләр аерыла.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы, хезмәтемне бәяләп, 2008 елны «Рәхмәт хаты»н тапшырды. Анда «Сез әзерләгән тапшыру депутатлар корпусы белән сайлаучылар арасында күпер булып тора, хокукый җәмгыять төзүгә үзенең саллы өлешен кертә» диелгән. Минем өчен чыннан да кадерле сүзләр. Рәхмәткә – рәхмәт!
– Җәмгыятьтә күп үзгәрешләр бара, барысы да уңай түгел. Алар сезне борчыймы?
– Борчый, әлбәттә. Шушы җәмгыятьтә яшәгәч, аның проблемалары дә һәркемгә кагыла. Илләр арасында татулык юк. Элек тә сугыш-ише булып торган, әмма бу дәрәҗәдә үк куркыныч түгел иде. Партия, идеология көчле, халык бердәм булды. Кечкенә илләр зуррак, көчлерәк илләрдән курка. Теге басып алса, бу бәреп керсә, дип. Үзләре дә сизмичә, тозакка да эләгәләр. Менә нәрсә куркыныч. Берләшеп, ярдәмләшеп яшәүгә җитми шул.
Союзның җимерелүен «зур хата» дип саныйм. Пенсия яшен күтәрү дә кешеләр кәефенә, саулыгына тискәре йогынты ясады. Пандемияне генә алыгыз?! Бөтен дөньяны бикләп куйдылар. Шул ук вакытта, Беларусь президенты куркып калмады. Төрекмәнстан да чикләүләрне акыл белән эшләде. Бездә ковид юк, диләр.
Экология проблемалары борчый. Мин эшләгән компания тыюлыкларга булыша. Махсус фонды бар. Юкка чыга барган хайваннар санын арттырырга юнәлтелгән проектларда катнашабыз. Елга 2 тапкыр агачлар утыртырга барабыз. Җәмгыятьне үзгәртү үзеңне үзгәртүдән башлана.
«Журналист булып эшләү – көн саен көрәш ул»
– Китаплар укырга яратам, дип әйттегез. Хәзер укырга вакыт табасызмы?
– Соңгы елларда күбрәк бизнеска кагылышлы китаплар укыйм. Көн саен «летучкалар», төрле укулар үткәрәбез. Китаплардан аерылып булмый. Артка каласың килмәсә, өйрәнергә туры килә. Виктор Франклның «Сказать жизни ДА!», Грег Мартенсонның «Три чашки чая» китапларын бөтен кешегә тәкъдим итәр идем.
– Газета-журналлар белән элемтәләрегез ничек, язасызмы?
– «Заман», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарына, «Акчарлак» «Сөембикә» журналларында язмаларым басылды. Күңел өчен яза идем. Бөтен уй-фикерләр телевидение кысаларына гына сыймый. Сәяхәт, сәламәтлек, экология, икътисад, сәясәт, халыкара темалар якын.
– Журналист булып эшләү –дәвам итегез әле…
– Көн саен көрәш ул. Эштә нәрсә көткәнен белмичә барасың. Эшкә киләм шулай. Гадәттә, ябык булган телевидение капкалары шыр ачык. Бу – 1991 елның 21 августы. Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) булган иртәнге сәгать шулай истә калды.
Бервакыт телевидение капкасы төбендә бер ханым көтеп тора. Автоинспекция хезмәткәрләре абыйсының документларын да, зур йөк машинасын да алганнар. Бернәрсәсез калган бу. Нәрсә эшләдем дип беләсез? Диктофон тоттым да киттем теге дәүләт оешмасына, алып чыктым документларын да, машинасын да. Шул системада эшләп килгән кеше: «Бу – мөмкин эш түгел», – дигән иде.
«Журналистикадан киттем, дип әйтмим»
– Журналист һөнәрен яратсагыз да, киткәнсез...
– Мин үземне журналистикадан киттем дип санамыйм. Хәзер халыкка саулык, сәламәтлек турында мәгълүмат таратабыз. Милләтнең саулыгын һәр кеше, җитәкче кайгыртырга тиеш. Пандемия күпләрне уйланырга мәҗбүр итте.
Телевидениедән киткәнче, берничә ел 2 эштә эшләдем. Җиңел булмады. Әгәр дә федераль канал журналистларына түләнгән хезмәт хакының 1 процентын гына алсак та, бәлки, пенсиягә чыкканчы эшләгән булыр идем. «Кая югалдың, ник күренмисең, ялда дип кенә уйладым», – дип тә әйткән кешеләр булды. Разил Вәлиев тә: «Китәрсең дип уйламаган идем», – диде.
– Белүемчә, Сез хәзер – челтәрле бизнеста?
– Әйе, еш кына челтәрле бизнесны бездә әрлиләр. Моны гаделсезлек дип саныйм, компанияләр арасында төрлесе бар. XXI гасырда яшибез, ак белән караны аерырга вакыт. Закон тарафыннан танылган бизнес алып барабыз, салым түләп эшлибез. Безнең бизнесыбыз бик мәртәбәле, продукция сыйфатлы. Акыллы кеше челтәрле бизнес кора, калганнар эш эзли, диләр.
Россия компаниясендә эшлим. Бу компания Россиянең Олимпия комитеты белән хезмәттәшлек итә. Италиянең «АкваВива» компаниясенең безнекенә кушылуы күп нәрсә турында сөйли. Районда кибетем бар. Саулык, матурлык өчен кирәкле продукцияләр сатабыз. Эшебез сату белән генә чикләнми. Халыкка Россия галимнәре җитештергән продукцияләрне, витамин-минераллар эчәргә кирәклеген аңлатабыз.
Миссиябез – милләтне савыктыру. Бүгенге көндә бу – актуаль мәсьәлә. Татарстан Министрлар Кабинетының бу хакта 2021 елның 13 февралендә (229-Р) кабул ителгән боерыгы да бар, әмма ул тиешле дәрәҗәдә үтәлми. Һәрхәлдә, без сорашкан белгечләрнең бу хакта ишеткәннәре юк. БоерыктаЮ массакүләм мәгълүмат чаралары аша, халыкка профилактика ысулларын, микро, макронутриентлар дефициты, йод җитешмәү сәбәпле килеп чыккан авыруларны кисәтү турында аңлатырга кирәклеге язылган. Без шушы эшләрне башкарабыз.
- Ханнанова Әнзия Әзһәретдин кызы – 1965 елның 6 декабрендә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1983 елда Нур Баян исемендәге колхозда эшли. 1984 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. 1989 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә режиссер ассистенты, редактор булып эшли. «Чулпан», «Хәбәрләр» программаларында хатлар бүлегендә, соңрак – парламент хәбәрчесе. Озак еллар «Канун. Парламент. Җәмгыять» программасын алып бара. Хәзерге вакытта челтәрле бизнеста эшли.