news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аңын югалтты да гөрселдәп ауды». Медицина көллияте студенты физкультура дәресендә үлгән

news_top

Дагыстанда студент кыз физкультура дәресе вакытында үлгән. Бу хәл 22 сентябрьдә булган. Дербент шәһәре медицина көллиятенең 1 нче курс студентлары өчен бу – гадәти дүшәмбе көн була, әмма чираттагы дәресләрнең берсендә булачак табибларның берсе көтмәгәндә аңын югалтып егыла һәм үлә. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдә шаһитлар сөйләгән мәгълүматларга караганда, 1 нче курста укучы студент кызга 16 яшь булган. Ул физкультура дәресендә шөгыльләнгәндә көтмәгәндә аңын югалткан һәм гөрселдәп ауган.

Кызның бернинди дә авырулары булмаган, дип хәбәр ителә. Студентка ярдәм күрсәтергә тырышып караганнар, ләкин кызны коткарып калып булмаган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары үлем вакытын гына теркәгән.

«Әлеге факт нигезендә Россия Тикшерү комитетының Дагыстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе органнары тикшерү эше башлап җибәрде», – диелә Дагыстан буенча тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар