Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җаның сөйгән яр булсын...

news_top_970_100

Алиянең бик тә кияүгә чыгасы килә. Кияүгә чыгу гына да түгел, аның бай һәм уңышлы, Алияне өзелеп яратучы ирнең хатыны буласы килә. Тик андыйны каян табарга соң?

Яшьтәшләре – яп-яшь егетләр – туры килми. Әйе, алар арасында шактый кызыклылары бар, күпләре ошый да. Әмма барысы да хәерче, ә ниндидер уңышка ирешү турында әйтеп тә торасы юк инде.

Дус кызы исә Алиягә: «Дөрес җирдә эзләмисең син. Бай ир теләсәң, яшь аермасы турында да онытырга туры киләчәк», – дип киңәш бирде.

Әйе, Алия калын кесәле бай ир тели. Әмма кыз булачак иренең үз яшьтәше, иң күп дигәндә 6-7 яшькә зуррак булырга тиеш.

Алия, кем белән дә булса танышырга теләп, төнге клублардан, рестораннардан кайтып кермәде. Ләкин бу талпынулары уңышлы булмады.

Һәм менә ул «бер зур финанс компаниясенә инглиз телен камил белүче сәркатип кирәк» дигән белдерүгә юлыкты. Нәрсә-нәрсә, менә монда Алиягә тиңнәр юк дияргә була. Инглиз телен камил дәрәҗәдә белә кыз, ә сәркатип эшенә өйрәнү әллә ни авыр һәм озак түгел.

Алия компаниягә әңгәмәгә килде. Аны алдылар. Фирма шәһәрнең нәкъ үзәгендә өр-яңа, матур бинада урнашкан. Ыспай костюмнар кигән кызыклы гына ир-атлар еш күренеп торды Алиягә. Кызның хәтта күзләре камашты, кайсысына карарга белмәде. Әле бит аларның гаилә хәлен һәм кесә калынлыгын белешү дә комачау итмәс иде. Шуңа күрә Алия кадрлар бүлегендә эшләүче Фагыйлә апа белән якынаерга тырышты, кем-кем – менә ул хезмәткәрләр турында энәсеннән җебенә кадәр белергә тиеш.

Фагыйлә апага да ачык йөзле, мөлаем кыз ошады. Кадровик Фагыйлә апа белән хезмәткәр хатын-кызларның берсе дә аралашмый иде диярлек. Шуңа күрә ул Алиянең гел үзе тирәсендә бөтерелүенә шат кына булды, кызның беренче карашка беркатлы булып тоелган сорауларына да бик теләп җавап бирде. Һәм 1-2 айдан Алия компаниядәге барлык ир-атлар турында да белә иде инде. Ул аларның һәммәсе белән диярлек чытлыкланды, һәммәсенә туры карап елмайды. Һәрдаим матур-матур сүзләр яудырып торсалар да, кызны очрашуга чакыручы булмады.

Ә менә курьер булып эшләүче Наил гел Алия тирәсендә бөтерелде. Сөйкемле генә, шат күңелле егет. Әмма – курьер! Фагыйлә апа да котыртып тора.

«Наилгә әзрәк игътибар ит әле син, Алия. Әйбәт егет ул», – диде.

Тик Алия иңнәрен генә сикертте.

«Әй, ул курьер булып эшли бит. Ә миңа кияүгә чыгарга кирәк. Ирем акчалы һәм уңышка ирешкән кеше булырга тиеш», – диде.

«Ай, үскәнем, акчалы һәм уңышка ирешкәннәр әллә ничә яшьлек шул инде. Алар сиңа атаң булырдай яшьтә бит! Сиңа андыйлар нигә? Үзеңә тиң кешене эзләргә кирәк!» – дип киңәш итте Фагыйлә апа.

«Һәрхәлдә, курьер түгел инде!» – диде Алия.

«Ул гел курьер гына булып тормас. Нәрсәдән булса да башларга кирәк бит инде», – диде Фагыйлә апа.

Әмма кыз тәҗрибәле, зирәк ханымны сүзләренә колак салырга теләмәде. Бу уңайдан аның үзе уй-фикерләре дә бар.

Яңа ел алдыннан, фирмада корпоратив була, дигән хәбәр таралды. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, уңыш елмайса, шушында гына елмаячак иде Алиягә. Шактый ачык күлмәк сатып алды, маникюр-педикюр ясатты. Кичәгә бик нык әзерләнеп килде. Ир-атлар аңа шундук игътибар итте, күбесе янында бөтерелеп йөрде, ә Алия һәммәсен карап, күзәтеп чыкты һәм кайсысын сайларга да белмәде.

Ә аны Нияз Азатович үзе сайлады! Ул – финанс бүлеге җитәкчесе. Нияз кич буе Алия яныннан бер адымга да китмәде, ә кичә тәмамлангач, озатып куярга сорады. Алиянең йөзеннән елмаю китмәде, ул бик канәгать иде.

Өйгә кайтып барганда, Нияз үзенә кереп чәй эчеп чыгарга, аннан Алияне озатып куярга тәкъдим итте.

Алия бераз кыстатты, тик шулай да ризалашты.

Ә Нияз исә аның риза булуын башкача аңлады. Озак уйлап тормады, кызны кочаклый, үбә башлады. Куллары да башка нәрсә эзли иде... Алия карышты, якынлыкка әле әзер булмавын әйтте. Нияз аның бу сүзләреннән кычкырып көлеп җибәрде.

«Син әллә башка нәрсә көткән идеңме?» – диде ул, көлә-көлә.

«Сезгә ошадым дип уйлаган идем...» – диде Алия, күзләрен яшереп.

«Ну, әлбәттә, ошадың инде... Һәм миңа гына да түгел. Мондый ымсындыргыч яшь тән теләсә кайсы мужикка ошый ул. Син бит тәнеңне барыбызга да бирергә әзер идең!» – диде Нияз, кызга мыскыллы карап.

Алия хезмәттәшенең бу сүзләреннән коты алынып, читкәрәк тайпылды.

«Нигә алай дип әйтәсез миңа?!» – диде Алия.

«Соң маңгаеңа язылган иде. Сиңа нәрсә кирәген күптәннән аңладылар инде һәм уңайлы җаен эзләделәр», – диде Нияз.

«Ахмаклык! Ә миңа бөтенләй Наил ошый!» – диде Алия, үзе дә сизмәстән.

«Наил? Алайса син үзеңнән ике тапкыр олырак ирләр янында чуалганда, ул нишләп читтә торды соң? Ярар инде, без дурак түгел бит. Сиңа маңка малай түгел, ә акча кирәген аңлыйбыз бит инде!» – диде Нияз, кызның күңел серләрен белгән кебек.

«Наил маңка түгел!» – диде Алия, ачуы чыгып.

Алия кабалана-кабалана җыенды да Ниязның зиннәтле фатирыннан атылып диярлек чыгып китте.

Аңа коточкыч авыр иде. Күңелендәге әрнүдән, гарьләнүдән кычкырасы, елыйсы килде.

Бәйрәмдә эчкән шампан шәрабе башына киттеме, әле генә булган хәлләрдән башы әйләндеме, үзе дә аңламады. Шәһәрнең кай җирендә икәнен дә аңламыйча, урам буйлап аякларын көч-хәлгә өстерәп атлады Алия.

Шунда аңа кемдер «Алия!» дип эндәште.

Кыз башта курыкты, чабарга теләде, ә соңыннан як-ягына каранып алды. Аның янына, кызу-кызу адымнар белән, Наил якынлашып килә иде.

«Синең белән барысы да әйбәтме, Алия? Йөзең качкан...» – диде Наил, куркынган тавыш белән.

Алия үксеп елап җибәрде. Ә Наил аны кочаклап алды, тынычландырды.

Наил Ниязның кич буе Алиядән күзен алмавын күреп-сизеп торды. Ә Алияне машинасына утыртып алып киткәч, егет борчуга калды. Таксига утырып артларыннан китте, өй янында көтеп торды. Эченә суык йөгерә башлады һәм китәргә дип кире борылганда, подъезддан ут капкандай Алия йөгереп чыкты...

«Ул сине берәр нәрсә эшләттеме? Рәнҗеттеме?» – дип сорады Наил, борчылып.

«Юк, мин үзем киттем», – дигән булды Алия.

Алия тиз генә тынычлана алмады, Наил аны өенә чаклы озатып куйды.

Кыз бәйрәм яллары буенча Наил турында уйлады. Аны шалтыратыр, смс булса да язар, дип көтте. Тик егет язмады да, шалтыратмады да.

Соңрак Алия белән Наил очраша башлады. Алия үзенең нинди тиле булганын аңлады. Акчасына карап түгел, ә яраткан кешеңә кияүгә чыгарга кирәк икән! Юкса, барыбер бәхет күрми яшәячәксең. Ул яратмаган кешең белән бер ятакка ятуны күз алдына да китерә алмады. Бернинди акча да кирәкми аңа. Байлыкка кызыкса да, барыбер үзен хөрмәт итә, ярата иде әле. Ә акча – ул кәгазь генә. Иң мөһиме, яныңда сөйгән, җаның яткан кешең булсын икән.

Бер елдан соң Наил аңа тәкъдим ясады. Алия үз бәхетенә үзе ышанмады, ризалашты.

Эшләре янында гына кечкенә фатир яллап яшиләр. Фатирлары кечкенә булса да, бик бәхетле яшиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100