Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның кебек беркем юк һәм булмаячак» – Нурзадә иң хөрмәт иткән җырчысын атаган

news_top_970_100
«Аның кебек беркем юк һәм булмаячак» – Нурзадә иң хөрмәт иткән җырчысын атаган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Нурзадә күптән түгел Салават Фәтхетдинов концертына барып кайткан. Шул уңайдан бик ләззәтләнеп, хисләнеп йөргән көннәре икән. Тамашадан соң туган хис-кичерешләрен ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәян иткән.

«Салават Зәкиевичның концертын карап, ләззәтләнеп йөрим әле мин...

Иң хөрмәт иткән, яраткан җырчым ул. Гомерем буе сокланып яшим. Сокланам аның талантына, сокланам аның тырышлыгына. Аның кебек беркем юк һәм булмаячак.

34 ел бит, ел да август ае буенча концерт куя. Тамашачыларның күплеге-е-е. Кайлардан гына килмиләр! Махсус, ял алып, Россиянең башка шәһәрләреннән килүче тамашачыларны да беләм мин! Башка шәһәрләрдән килүче татарлар! Димәк, август аенда татарларны Казанга җыючы да ул. Афәрин, Салават Зәкиевич! Сез – безнең чорыбызның феномены, каһарманы.

Менә аның концертына барып кайткач, гел илһам килә миңа да. Тагын җырлар язам әле бу көннәрдә. Илһам чыганагы да булып тора икән бит әле Салават абый! Аның концертында булып кайткач, мин, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк икән дип, үземнең колагыма киртләп куям да, теге, этләргә «фас» диләр бит әле, мин дә үз-үземә шулай боерык бирәм һәм яңа программа әзерли башлыйм икән. Менә бит нидә хикмәт!

Шулай булгач, Салават Зәкиевич, исән-сау булыгыз да, безгә дә шулай көч биреп торыгыз әле», – дип язган Нурзадә.

Җырчы, шулай ук, «Салават» җыр театрында эшләүче һәрбер иҗатташ дустына хөрмәтен белдергән.

Фото: Нурзадәнең шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100