Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сүз минем исән калуым турында барган иде»: табиблар 680 граммлы сабыйны ничек коткарган

Күпсанлы балага узу омтылышлары, уңышсыз ЭКО, күптән көтелгән игезәкләр һәм... табиблар карары: балалар исән калмаячак. Ләкин язмыш башка борылыш ала. «Татар-информ» Казанның 1нче балалар хастаханәсе табибларының кечкенә кыз өчен фидакяр көрәш тарихын яза.

news_top_970_100

«Әмма соңгы ЭКО уңышлы булып чыкты. Клиникадагы барлык табиблар минем яныма йөгереп килде...»

Фото: Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Берничә ЭКО һәм 45 яшьтә көтелгән йөклелек

Саба районының Шәмәрдән авылыннан Рәшит һәм Фәридә Закирҗановлар бала турында озак хыяллана, ләкин 20 ел буена теләкләре тормышка ашмый. Фәридә озак дәвалана, әмма көтелгән нәтиҗә булмый. Әлеге пар берничә тапкыр ЭКО ясата, ләкин алар да йөклелек белән тәмамланмый. Бу хакта алар «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселёва яза.

«Әмма соңгы ЭКО уңышлы булып чыкты. Клиникадагы барлык табиблар минем яныма йөгереп килде: «Синең ХГЧ (йөклелек күрсәткече булган гормон – «хорионический гонадотропин человека» – ТИ) мең берәмлек!» Һәркем шундый шат иде. Ә мин курыктым, нәрсә булган, дип уйладым», – дип сөйли «Татар-информ»га Фәридә Закирҗанова.

Ниһаять, ул күптән көтелгән сүзләрне ишетә: «Сез йөкле, сез игезәкләр көтәсез». Беренче эш итеп, ул иренә шалтырата, әти-әни булачакларын хәбәр итә.

Ир белән хатынның шатлыклары эчләренә сыймый. Ул вакытта Фәридәгә 45 яшь була. Соңрак аларның игезәкләр – кыз һәм малай көтүләре билгеле була.

Көннәрнең берендә тонометр бик зур саннарны күрсәткәч, хатынны «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып китәләр һәм стационарда калдыралар. Шуннан соң табиблар операция ясарга була.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Балаларымны түгел, мине коткару турында гына сүз барды»

Ләкин Фәридәнең йөклелеге җиңел генә бармый.

«Үземне яхшы хис иттем дип әйтә алмыйм. 20нче атнага җиткәч, миндә гестозлар башланды, кан басымы нык күтәрелде, моңа кадәр мин югары кан басымының нәрсә икәнен дә белми идем», – дип искә төшерә Фәридә.

Бер көнне тонометр бик зур саннарны күрсәткәч, хатынны «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып китәләр һәм стационарда калдыралар. Шуннан соң табиблар операция ясау карарын кабул итә  – әридәне Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә җибәрәләр.

«Ул вакытта көтелмәгән хәл булды. Табиблар балаларның исән калмаячагына әзер иде. Хәлем авыр иде. Сүз балаларның тууы турында бармады, сүз минем исән калуым турында барды», – дип сөйли ул.

Табиблар Фәридәгә барысын да аңлата: балаларның исән калу шансы бик түбән була.

680 граммлы Әминәне яңа туган сабыйлар өчен реанимациягә урнаштыралар. Аның белән неонатологлар шөгыльләнә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Кызның авырлыгы нибары 680 грамм була»

2010 елның маенда, йөклелекнең 26нчы атнасында, игезәкләр дөньяга килә. Малайның авырлыгы 1100 грамм, кызның авырлыгы 680 грамм гына була.

«Кыз бала плацентасыз туа. Табиблар әйтүенчә, ул игезәк сыңары – алдан тугач, абыйсы диик, өчен донор буларак карала», – диде ул.

Табиблар, беренче эш итеп, малайны коткарырга керешәләр. Ул зуррак була, шуңа күрә аның исән калу шансы да күбрәк була. Ләкин яңа туган сабый 10 көн генә яшәп кала. Ул вакытта Фәридәгә кызы белән Казанның 1нче балалар хастаханәсенә барырга кирәклеген аңлаталар, андагы белгечләр могҗизалар тудыра, диләр. Гаиләнең – районнан, ә хастаханәнең шәһәрнеке булуын исәпкә алганда, анда эләгү кыен була. Тик гаиләдән баш тартмыйлар, Әминәне 1нче балалар хастаханәсенә күчерәләр.

«Игезәкләр йөклелекнең хәтта соңгы срогына да җитлегеп бетмиләр, чөнки бар нәрсәне дә икегә бүлергә туры килә. Кыз шундый иде: җитлекмәгән бала, өстәвенә ЭКО, өстәвенә, гәүдә авырлыгы чиктән тыш түбән», – дип искә ала Казанның 1нче балалар хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире Надежда Донцова.

Әни кеше Әминәне тиз арада хастаханәдән чыгаруларын тели.

Фото: Фәридә Закирҗанова

Әминә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратында озак кала

680 граммлы Әминәне яңа туган сабыйлар өчен реанимациягә урнаштыралар. Аның белән хастаханә табиблары – неонатологлар шөгыльләнә. Баланы реанимация бүлеге мөдире үз күзәтүенә ала.

«Мин һәрвакыт аның янына кердем, сөйләштем, догалар укыдым. Башка әниләр дә мине күзәттеләр. Хәзер, Республика клиник балалар хастаханәсенә килгәч, кайбер әти-әниләр минем янга килеп, мине тануларын әйтәләр, мин аларны хәтерләмим дә. «Сез Фәридә бит? Без сезнең кызыгызга догалар укуыгызны, аның белән сөйләшүегезне хәтерлибез, ә без сезгә карап тордык», – диләр». Ә мин кызымның минем тавышым белән тынычланганын сизә идем», – дип сөйли Фәридә.

Әни кеше үзенең кечкенә кызына тиздән август ае җитәчәген һәм сабыйның нәкъ менә бу айда туарга тиеш булганлыгын сөйли. Ул Әминәнең тиз арада хастаханәдән булмаса да, реанимациядән чыгуын тели.

Надежда Донцова сүзләренчә, медицина күзлегеннән чыгып караганда, Әминәне дәвалау процессы бик катлаулы булган. Бала озак вакыт үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратында тотылган.

«Миннән: «Сез кызыгызның яшәячәгенә ышанасызмы?» – дип сорадылар. Ә мин: «Әйе, ул яшәячәк», – дип җавап бирдем».

Фото: Фәридә Закирҗанова

Кызы белән янәшә булу өчен, хастаханәгә санитарка булып урнаша

Әминә белән бергә булу өчен, Фәридә хастаханәгә санитарка булып урнаша.

«Мин стресс халәтендә идем, зомби кебек йөрдем, нишләргә белмәдем. Башка әниләр кебек ятып тора алмаячагымны аңладым. «Квартал»да яшәгән туганымнан йөрү дә кыен иде. Хастаханәдә тик яту шулай ук авыр иде, чөнки бу – коточкыч эссе булган 2010 ел иде. Аннан соң, бәлки, миңа монда эшкә урнашыргадыр, дигән уй килде», – дип сөйли Фәридә.

Ул вакытта Фәридәне бу уеннан кире кайтарырга тырышалар, операциядән соң физик эш белән шөгыльләнү авыр булачак, диләр. Тик хатын тәвәккәлли, хастаханәдә аның теләгенә каршы килмиләр һәм эшкә алалар.

«Миннән: «Сез кызыгызның яшәячәгенә ышанасызмы?» – дип сорадылар. Ә мин: «Әйе, ул яшәячәк», – дип җавап бирдем», – дип искә ала Фәридә.

Әминә 4 ай дәвамында табиблар күзәтүендә тотыла. Аңа кан салалар, Республика клиник балалар хастаханәсендә күзләренә операция ясыйлар, кулларын һәм аякларын ныгыталар, ә иң мөһиме – мөстәкыйль сулыш алырга өйрәтәләр.

Баланы берничә тапкыр реанимациядән башка бүлеккә күчереп карыйлар, ләкин, башка бүлеккә күчкәч, аның хәле авырая һәм кабат реанимациягә кайтарыла.

Табибларның зур хезмәте һәм яраткан әти-әнисенең тырышлыгы белән чын могҗиза була. Август ахырында, Әминә дөньяга килергә тиеш булган айда, аны хастаханәдән чыгаралар. Әти-әнисе өчен бу – зур бәхет була, әмма алар туган авылларына кайтырга ашыкмый.

Әминә Казанның 1нче шәһәр хастаханәсе белгечләренең даими күзәтүендә була. Кыз белән неврологлар, УЗИ табиблары, реабилитологлар һәм башка белгечләр шөгыльләнә.

Туучылар саны бик югары булган һәм җитлекмәгән сабыйлар саны да күп булган елларда, Казанның 1нче балалар хастаханәсендә мондый балаларны карау һәм күзәтү схемасын эшләгәннәр. Ул схема бүген дә эшли.

Башта кечкенә сабыйларны реанимациягә яткыралар. Алар үзләре ашый һәм сулый башлагач, аларны яңа туган балалар патологиясе бүлегенә күчерәләр, ә соңыннан аларны катамнез үзәге көтә – бу җитлекми туган балаларны амбулатор күзәтү системасы. Башкача әйткәндә, җитлекмичә туып 1нче балалар хастаханәсендә дәваланган сабыйларны 3 яшькә кадәр әлеге хастаханәнең тар белгечлек табиблары күзәтә. Мондый балалары булган ата-аналар поликлиникага чират тормый, аларга индивидуаль мөнәсәбәт күрсәтелә.

Табибларның берсе, кызга коры бозда шөгыльләнү файдалы булачак, дип әйтә. Кызның әти-әнисе өйләреннән 40 чакрым ераклыкта боз сарае ачылганын искә төшерә.

Фото: Фәридә Закирҗанова

Сәламәтлеген ныгыту өчен фигуралы шууны сайлыйлар һәм ялгышмыйлар

Вакытыннан алда туу сәбәпле, Әминәнең күкрәк деформациясе, аяклары һәм үпкәләре белән проблемалар – үпкә дисплазиясе һәм йөрәге дә зәгыйфь була. Бала бик еш авырый, аңа ай саен диярлек антибиотиклар курсын узарга туры килә. Табиблар кечкенә генә бала бавырының моның кадәр йөкләнешкә ничек түзгәненә шакката.

Табиблар Әминәгә тетрапарез диагнозын куя, бу – кул һәм аякларның хәрәкәт активлыгы зәгыйфлеге. Шуннан Фәридә табиблардан балага нинди күнегүләр файдалы булачагы турында киңәшләр сорый. Аңа бассейнны катгый рәвештә тыялар, чөнки сабыйның үпкә белән проблемалары була. Табибларның берсе, кызга коры бозда шөгыльләнү файдалы булачак, дип әйтә. Кызның әти-әнисе өйләреннән 40 чакрым ераклыкта боз сарае ачылганын искә төшерә.

Ул вакытта Әминәгә 5 яшь була. Тренер кызга шикләнеп карый, чөнки аның инвалид балалар белән эшләү тәҗрибәсе булмый. Әти-әнисенең «балага дәресләр зур спорт өчен түгел, ә сәламәтлек өчен кирәк» дигән сүзләреннән соң, ул кыз белән шөгыльләнергә ризалаша.

«Тренер – кыю ханым иде. Кайчагында Әминә шөгыльләнергә теләмичә елый иде, мин үзем дә, бәлки, бүтән кирәкмәс, дип уйлый идем. Ләкин тренер хәтта миңа кызым белән бергә физик әзерлек белән шөгыльләнергә рөхсәт итте. Без бергә бозга чыктык, сикердек», – дип искә ала Фәридә.

«3 елдан соң тагын бер бала алып кайтырга булдык»

«Бездән киткәндә, Фәридә: «Мин сезгә әле киләм», – диде», – дип искә ала медицина буенча баш табиб урынбасары Ольга Шәрипова.

Чыннан да, 3 елдан соң Закирҗановларның тагын бер кызы туа.

«Тәвәккәлләдем», – ди Фәридә.

Әминәнең сеңлесе Мәдинә 2 килограмм авырлыкта дөньяга килә – сеңлесе белән чагыштырганда, ул бик зур була.

Фото: Фәридә Закирҗанова

Фәридә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә кергәч, бөтенесен шунда ук кисәтеп куя: берәр нәрсә була калса, кызын 1нче балалар хастаханәсенә генә җибәрергә.

«Ул чакта балалар бүлеге мөдире миңа: «Мин сезне анда ничек җибәрим, сезне анда кабул итмәячәкләр!» – диде. Мин тулы ышаныч белән һәм тыныч кына: «Безне – алалар», – дип җавап бирдем», – дип искә төшерә әни кеше.

Икенче кызлары да вакытыннан алда туа, ләкин апасыннан шактый зур була. Яңа туган һәм җитлекмәгән балалар патологиясе бүлеге табиблары аны туганнары кебек кабул итә.

Әминәнең сеңлесе Мәдинә 2 килограмм авырлыкта дөньяга килә – сеңлесе белән чагыштырганда, ул бик зур була. Кыз реанимациядә ятмый, бары кирәкле авырлыкны гына җыя һәм яңа туган балалар патологиясе бүлегендә сары авыруыннан дәвалана.

Ә 3 яшьлек Әминә бу вакытта әтисе Рәшит белән кала.

«Шул вакыт Әминәнең температурасы күтәрелде. Һәм мин безне хастаханәдән чыгаруларын сорадым. Миңа табиб: «Ничек инде бу баланы алып китәсең, бераз авырлыгын җыйсын», – диде. Мин аңа: «2 килограмм миңа моннан җитә», – дидем (Фәридә кулын башыннан өскә кадәр күтәреп күрсәтә). Әминәне хастаханәдән чыгарганда, аның авырлыгы 1900 гр иде. Һәм Мәдинә белән безне чыгардылар», – дип сөйли Фәридә.

Кыз фигуралы шуу белән чын мәгънәсендә яратып 1 ел элек кенә шөгыльләнә башлавын, нәкъ шул вакытта бозда беренче сикерүләрен ясарга өйрәнүен белдерә.

Фото: Фәридә Закирҗанова

«Дюймовочка» – Махсус Олимпиада пьедесталында

Бүген 12 яшьлек Әминә яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый диярлек. Кыз бераз кечкенәрәк кенә. Аның буе һәм авырлыгы зур түгел. Табиблар аңлатканча, бу – вакытыннан алда дөньяга килгән балалар өчен гадәти хәл. Колакларында – озын алкалар, күзләр һәм иреннәре бераз кына буялган – яшьтәшләреннән бераз гына кечерәк күренүче гади яшүсмер кыз.

«Без класста барыбыз да дус. Бернинди кыенлыклар да булмады, алар мине «дюймовочка» дип атадылар», – дип сөйли Әминә.

Үзсүзлелеге Әминәгә спортта зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Кыз сүзләренчә, фигуралы шуу белән ул чын мәгънәсендә яратып 1 ел элек кенә шөгыльләнә башлаган, нәкъ шул вакытта бозда беренче сикерүләрен ясарга өйрәнгән.

«Озак сикерә алмадым һәм, ниһаять, өйрәндем. Шул вакытта үз-үземә фигуралы шууга йөрергә кирәклеген әйттем. Бәлки, алга таба да нәрсәдер эшли алырмын», – дип сөйли ул агентлыкка.

Күптән түгел Әминә чираттагы алтынын яулады, бу – 2022 елның гыйнвар ахырында Казанда узган махсус олимпиадада җиңү иде.

Кызның нәзек кенә муенына алтын медаль эленгәч, ул чыннан да бәхетле була.

Фото: Фәридә Закирҗанова

Кыз чыгышы алдыннан дулкынланмавын әйтә.

«Икеле сикерү алдыннан бераз борчылдым, чөнки егылу ихтималы бар иде, ләкин мин: «Юк, син егылырга тиеш түгел, әйдә бар, эшлә», – дип, үземне әзерләдем. Һәм менә шулай килеп чыкты», – дип сөйли Әминә.

Татар халык музыкасына кыска программаны спортчыга 1 атна эчендә әзерлиләр. Кызның нәзек кенә муенына алтын медаль эленгәч, ул чыннан да бәхетле була.

Фәридә белән Рәшитнең кече кызлары Мәдинә дә – фигуралы шуучы, ул да апасы кебек уңышларга ирешә. Ике кызның да спорт разряды бар. Кече кызлары кем булырга теләвен әле ачыкламаган булса, 12 яшьлек Әминә фигуралы шуу буенча тренер булырга хыяллана. Күптән түгел Әминә, тренер белән бергә, бозга беренче тапкыр чыкан кечкенә балаларны тимераякта дөрес шуарга өйрәткән.

«Әле күптән түгел генә, 1нче сыйныфта, табиб булырга хыяллануын искә төшердем – ул вакытта гаилә хастаханәдә еш була иде. Ул вакытта кызым реанимациядә эшләргә, кечкенә балаларны дәваларга теләвен әйтә иде», – ди әнисе.

«Икеле сикерү алдыннан бераз борчылдым, чөнки егылу ихтималы бар иде, ләкин мин: «Юк, син егылырга тиеш түгел, әйдә бар, эшлә», – дип үземне әзерләдем. Һәм менә шулай килеп чыкты».

Фото: Фәридә Закирҗанова

«Бер генә секундка да аларны табуыма үкенмәдем»

«Аларны үстергәндә, бер секундка гына да аларны табуыма үкенмәдем. «Мин арыдым» дип тә уйламадым – юк. Мондый әйбер юк иде», – дип ассызыклый әниләре.

Әтиләре Рәшит сүзләренчә, ул кызларын бик ярата һәм алардан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Кызлар гел әтиләренә шалтыратып торалар. Һәрбер әти кебек, ул алар өчен бик борчыла.

«1нче балалар хастаханәсе – безнең өчен икенче йорт. Көнме, төнме, без монда килә идек», – дип ассызыклады Фәридә.

Фәридә әйтүенчә, биредә барлык табиблар да күңел биреп эшли, алар – үз эшләренең чын фанатлары һәм иҗат кешеләре.

«Мине үстерүләре, дәвалаулары өчен аларга бик зур рәхмәт», – ди үз табибларына Әминә.

Ә табиблар, җитлекмичә туган балаларны карауда әти-әниләрнең роле зур, дип ассызыклый. Чөнки, җитлекми туган баланы хастаханәдән алып чыккач, кемдер берни дә эшләми, ә кемдер мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша. Мондый сабыйны тернәкләндерү – әти-әнинең хисапсыз хезмәте. Рәшит белән Фәридә – кызлары сәламәт һәм бәхетле булсын өчен барысын да эшләүчеләр.

«Кызлар нәрсәгә сәләтле икәннәрен әле күрсәтәчәк. Иң мөһиме, сәламәт булсыннар», – ди клиниканың баш табибы Владимир Филатов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100