Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның әтисе исерек, акыл геннан килә ул, дип, укытучы «өчле» чыгарды»: мәктәп тарихлары

«Мәктәпкә кире кайтыр идем» дигән кешеләргә шаккатам. Мәктәбен дә, укытучыларын да, классташларын да күрәсем дә килми. Миллион бирәм, дисәләр дә, ул җәһәннәмгә кире кайтмас идем!» – «Мәктәп еллары сагындырамы?» дигән соравыма бер дустым шулай дип җавап бирде.

news_top_970_100

Үсмер чакта кайбер балалар әшәкеме, усалмы була. Кечкенәләрен – үз ишләрен генә түгел, класстан укытучыларны да елатып чыгарып җибәргән балаларны күрергә туры килде. Кайбер мәктәпләрдә, кайбер классларда укытучыларны хөрмәт итү – «западло». Сәламәтлек, акыл яки гаилә торышы ягыннан арттарак булган балаларны мыскыл итү – принцип эше.

Әлбәттә, дус-тату булып укыган класслар да, мәктәп елларын бары күңелле итеп истә калдырган кешеләр дә байтак. Әмма алар да мәктәптәге «буллинг»ның ни икәнен ишетеп булса да белә.

Кемнәрне җәберлиләр? Кемнәр җәберли? Уку елы башында мәктәптәге мыскыл итү, җәберләүгә дучар булган һәм үзләре «өстен» статусында булган кешеләр тарихы белән таныштырабыз. Тарихлар барысы да чын, аноним рәвештә бирелде.

«Классташ кыз «бака» дип эндәшә иде»

Розалия (24 яшь):

Кечкенәдән авырый идем. Хастаханәләрдә ятканда, төрле-төрле гормональ дарулар кададылар. Алардан тазардым, чәчләрем учлап-учлап коела башлады. Икенче иягем чыгып торганга, классташ кыз «бака» дип эндәшә иде. Рус әдәбиятында Лев Толстойны үткәндә, бер малай: «Ул – Лев Толстой, ә син ... Толстая», – дип әйткән иде. Аларның әйткән сүзләре һаман истә. Ничек кенә теләсәм дә, берсе дә онытылмый.

Малайлар минем белән бер парта артында утырырга да теләмиләр иде. Ябыграк, төз буйлы кызлар янына китәләр, йә уртага тагын бер урындык куеп утыралар иде. Ул «неприязнь» әллә каян сизелә иде инде.

Аларның әйткән мыскыл сүзләре үземне бәяләүгә нык бәрде. Мин һаман да, күбрәк ашасам, үземне битәрли башлыйм. Дус кызым да: «Малайлар, «ботың юан» дип, аякка китереп сугалар иде. Хәзер һаман «бот симермәсен» дип борчылып йөрим», – ди. Аңа да 22 яшь бит инде, ә башта шул комплекслар калган.

Бервакыт ниндидер бәйрәмнән соң дискотека булды. Шунда алар мине үзләре янында биетмәделәр. Икенче катка менә торган баскыч астына кереп еладым. Баскычтан әнием төшеп барган булган. Ул мине күреп алды да тегеләрнең барысын да туздырды. Класс җитәкчесенә кереп тә мине мыскыл итүләрен әйткән.

Класс җитәкчем мине чакырды да, «мә, әйләндер» дип, кулга кыршау – обруч тоттырды. Мин көненә әллә ничә тапкыр – иртән, көндез, кич, төнлә, кино караганда, китап укыганда, ашаганчы, ашагачтын – гел кыршау әйләндерә башладым. Ун яшьтән мәктәпне бетергәнче әйләндердем. Кыршау эчне, сөякләрне авырттырып, күгәртеп бетерә иде. Шул кыршау әйләндерүнең файдасын күрдем. Ул укытучыга мин һаман рәхмәтле.

Ә классташлар белән очрашасым килми. Безнең класс, гомумән, дус түгел иде. Күрсәм, сәлам әйтеп китәм. Әмма, эчтән мин аларны барыбер сөймим.

«Теле белән сорап алып кыйната иде»

Шамил (26 яшь):

Безнең тирәдә бер егет яши иде. Иде, дим, чөнки ул хәзер «утыра». Миннән берничә яшькә бәләкәйрәк иде ул. Кечкенә шәһәр булгач, бөтен кеше бер-берсен белә. Мәктәптә активист булды, концертлар алып бара, шигырьләр сөйли, олимпиадаларга йөри. Тик мактанчык, кыланчык иде. Егетләр аны яратып бетермәде. Аңа юкка гына эләкми, ул үзе сорап ала иде. Була бит шундый кешеләр: теле белән сорап алып кыйната иде ул. Шуңа егетләр арасында авторитеты булмады.

Көн саен урамнан кыйнап кайтаралар иде аны. Ул үзе ачуын кызлардан чыгарды. Тота да бәләкәй кызларны үчекли. Шулай бервакыт башлангыч класс кызлары урамда типкәләгәннәр иде аны. Аннан да көлеп кайтып китте. Әллә ничек инде шунда. Тик ул, барыбер, үзен башкалардан ким итеп тотмый иде. Аны кыйныйлар, ә ул дуслар кебек сөйләшмәкче була. Тик кая инде!

Шуңа өстәп, «дүртле-бишле»гә укыды. Классташлары сөйләгән иде: «өчле» алганы өчен, аны әнисе урамга уйнарга чыгармаган, кыйнаган. Әнисеннән курка иде инде ул. Өйдә дә шундый хәлләр булгач, мәктәптә дә шулайрак кылангандыр.

Аннары укырга керде, тик аны кудылар. Полициядә эшли башлады. Һәм берзаман шундый хәбәр таралды: наркотиклар сатканда тотылып, әллә ничә елга «утыртып» куйганнар. Ул хәбәр чын булып чыкты. Өйдә дөрес игътибар җитмәү төрмәгә үк илтеп җиткерде егетне.

«Портфелен башына кидерде»

Илвина (23 яшь):

Мәктәптә дус кызны малайлар үчекләргә ярата иде. Миңа әллә ни каныкмадылар, чөнки үзем аларны куркытып тота идем. Ә дус кызым йомшак. «Дус кызым» дип, мәктәптә чакта сөйләшә идек, хәзер бик күрешкән юк. Чәч тарту, төрткәләү генә түгел, аркасына циркуль белән кадыйлар, башына, уйлап-нитеп тормастан, ботинкалар белән сугалар иде.

Гомумән, безнең класс бик шау-шулы булды. Тәнәфес җитүгә, кызлар бер почмакка өелеп басабыз, чөнки малайлар парталар очыра-очыра сугыша иде. Ә дус кызыма дәрестә утырганда да бәйләнделәр. Бервакытны, ишектән килеп керүгә, бер малай аның башына аяк киеме ыргытты – нәкъ күзенә генә тиде. Дус кызымның әнисе дә йомшак, тузынып йөри торган түгел. Без кызлар аны жәлли идек, тик малайлар безнең сүзне тыңлыймыни инде. Теләсә нәрсә әйтәләр дә иде инде…

Искә дә төшерәсе килми, хәзер берсе дә әллә кем түгел барыбер.

Шулай да бервакыт ул кызны «чиккә җиткерделәр». Тәнәфестә пеналын ватып куйганнар, дәрестә ручкалар ыргытып утыралар иде, ул торды да, берсенең портфелен алып, башына кидерде. Портфелендә булган бөтен әйбере коелды. Тик дөрес эшләмәде, чөнки аны малайлар тагын да ныграк мыскыл итә башладылар. Бер түзгәнне түзсә инде шунда, дип уйладык.

Тугызынчы класстан соң китте ул, унбергә калмады. Мин аңа социаль челтәрләрдә язылган идем. Әллә ул яңа аккаунт төзеде, искесенә фото-видеолар керткәне юк. Менә шулай арабыздан югалды, аралашмый башладык. Белмим, нишләп беткәндер ул. Бәлки, чит шәһәргә киткәндер, бәлки, арада йөридер. Классташлар белән күрешсәк, «эләгеп торды инде аңа», дип искә төшерәбез. Кыз кеше булуы да туктатмады шул малайларны.

«Укытучы, аның әтисе исерек, акыл геннан килә, дип, «өчле» чыгарды»

Наилә (26 яшь):

Миллион бирәм, дисәләр дә, ул җәһәннәмгә кайтмас идем. Безнең авылдагы класс зур иде. Күбесе – укытучы балалары. Әлбәттә, аларны эттеләр дә төрттеләр. Бигрәк тә бездән «бер башка өстен» булган укытучы кызларын. Без – гади кеше балалары – икенче планда йөрдек.

Бию түгәрәге ачылгач, шунда йөри башладык. Минем дә алар белән бергә биисе килә иде инде. Биетүче апа мине дә алды, безгә костюмнар тектерделәр. Бер конкурста бер тапкыр биеп калдым. Икенче юлы минем урынга икенче бер укытучы кызын бастырдылар, мине төркемнән чыгарып җибәрделәр. Ул кыз миннән тазарак та, матур биеми дә иде. Хәтта костюм да аңа сыймады. Бәләкәй чакта алай итеп балалар аеруны һаман да аңлый алмыйм. Бик гарьләндем, үпкәм калды.

Ул чакта билгене дә гаиләгә карап куялар иде. Укытучы балалары «дүрткә-бишкә» укыды инде. Русчаны бик яхшы белмәсәм дә, «өчле»лек укымадым. Башлангыч класстан бишенчегә күчкәч, рус теле укытучысы чиреккә «өчле» чыгарды. Апама бу хакта: «Аның әтисе исерек, акыл геннан килә ул», – дип әйткән. Укытучы балаларының да акылы геннан килгәндер инде.

Гомумән, мин алар арасында күгәрченнәр янындагы карга кебек булдым. Бер генә классташымны да күрәсем килми. Начар укымасам да, акылсыз булмасам да, мәктәпне яратмадым. Мыскыл ителеп, гел икенче, өченче планда калып укыдым. Балаларны аерырга ярамаганлыгын безнең укытучылар белмәгәндер инде.

Хәзер мин үзем укытучы. Рус теленнән «өчле» чыкса да, рус мәктәбендә рус балаларын укытам. Балаларның берсен дә аермыйм. Бергә укысыннар, бергә җырласыннар, бергә биесеннәр дип, бөтенесен тезеп бастырып эшләтәм. Беләме, белмиме – иң мөһиме: үзен артык дип хис итмәсен.

Быел менә беренчеләрне алдым. 21-22 яшьлек әниләр бар. Ягъни, ул баланы 13 яшьтә тапкан дигән сүз. «Синең әниең шулай йөргән, ул геннан килә», – дигән сүзне мин ул балага әйтмим, әйтә дә алмыйм.

«Буллинг» дигән нәрсә балалар тарафыннан гына түгел, укытучылар тарафыннан да еш күзәтелә. Көч белән булмаса, сүз белән рәнҗетәләр. Мин ул әйберләрне күреп, ул сүзләрне ишетеп үстем. Бала психикасының ни икәнен мәктәпкә эшләргә кергәч ныклап аңладым. Аермагыз балаларны.

«Кеше кыйнап йөрүемә үкенәм»

Бу тарих исә – мәктәптә эшләгән әшәкелекләре өчен хәзер үкенүче егет тарихы.

Марат (23 яшь):

Классташ малай белән бездән ике класска зуррак укыган егетне гел кыйный идек. Аңа без генә түгел, башкалар да суга иде инде. Үзе суктырта, нишләптер, шундый сүз әйтми торган, җебек иде. Без суккан саен ул елый. Үзе бездән яшькә дә, гәүдәгә дә олырак инде, тик елый иде. Тәнәфес саен булмаса да, көн саен котырта идек.

Ул малай дәрәҗәлерәк гаиләдән иде. Башлангычта укыганда гел елап кайтып китә, аннары мәктәпкә әнисе килеп җитә дә, безне директорга алып керәләр иде. Бервакыт учетка бастыра яздылар шулай.

Бездән кечкенәрәк малайларга да суга идек. Хәзер шулай сугышып, кеше кыйнап йөрүемә үкенәм. Башсыз булынган инде. «Малайлар сугышмыйча тормый» диләр дә, тик без артыграк кылана идек. Мыскыл итеп сукканбыз бит инде. Нәрсәсе кызык булгандыр.

«Өстен» статусында булган тагын бер егет тарихы.

Азамат (28 яшь):

Без укыганда, группировкалар заманы иде. Олы класс малайлары, техникумнарда укучылар, җыелып, группировкалар төзеп йөрдек. Һәр авылныкы бар, район үзәгендә берничә группировка булды. Группировкага керү – егетләр арасында авторитет зур дигән сүз. Анда бөтен егетне дә алмыйлар бит. Имеш, «крутой» идек үзебезчә. Укытучылар да, директорлар да, милиция дә тыя алмады. Сугышып йөрүләр, акча «кысулар»… Булды инде. Менә шундый «урам малайлары» идек инде.

Олы класс малайлары булгач, мәктәптә дә, класста да шул группировкада булмаганнардан көлә идек. Имеш, без алардан өстенрәк, ә алар кеше түгел. Чөнки, әйтәм бит, анда бөтен егетне дә алмыйлар. Сайлап-сайлап кына. Группировкада булмаганнар безнең өчен чүп иде. Төрлечә көлдек инде.

Безнекеләр кайбер малайларны бәдрәфкә алып кереп кыйный иде. Минем алай суккан булмады. Мәктәптә тәнәфес саен шул урам темасын хәл итеш иде.

Психолог: «Җәберләнгән баланың психосоматик авырулары башлануы бар»

Мәктәпләрдә «буллинг» темасы һәр заманда да актуаль булачак. Ни өчен бу проблема турында сөйләргә кирәк, һәм әти-әниләр белән укытучылар җәберләүләргә юл куя аламы? Бу хакта психолог, блогер, дүрт бала әнисе Гөлзар Вәлиевадан белештек.

Мәктәптә мыскыл ителеп, җәберләнгән балалар киләчәктә җәмгыятькә куркыныч тудырамы? Бу нәрсә белән бәйле? Гомумән, буллинг нәрсәсе белән куркыныч?

Буллинг, ягъни «травля» – ул буллингта катнашкан бар кеше өчен дә начар, куркыныч. Шаһит өчен дә, агрессор өчен дә, корбан өчен дә. Мәктәптәге буллинг – ул систематик рәвештә баланы җәберләү. Хәзер Интернетта бик таралган төре «троллинг», «неглект» дип әйтәләр. Аның төрләре бик күп.

Җәберләнгән балага, ягъни корбанга бик авыр. Беренчедән, аның психосоматик авырулары башлану ихтималы зур, хәтта суицидка кадәр барып җитәргә мөмкин. Кайбер балалар андый басымга каршы тора алмый. Түбәдән сикерәләр, кулларын кисәләр. Бу аутоагрессия – ягъни бала эчендә булган агрессияне үзенә таба юнәлтә. Яисә инде эчендә туган ачуны рәнҗетүчегә юнәлтергә дә мөмкин. Аның термины да бар – «скулшутинг» – мәктәптә булган атыш, үтереш. Балага эмоцияләрен чыгарырга юнәлеш табарга ярдәм итмәсәң, шундый аяныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Буллингтан соң балага терапия кирәк.

Мондый очрак булганын күрәбез икән, баланың әти-әнисе, укытучылар, тренерларына мөрәҗәгать итәбез. Бу балага бик игътибарлы булырга кирәк. Эчендә булган агрессиягә дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Мәсәлән, спортка. Кайбер яшүсмерләр, баттл оештырып, бер-берсенә каршы чыгып бииләр.

Мыскыл итүләрне, өйгә кайтып, әти-әнигә әйтү дөресме? «Баламны ул мәктәптә мыскыл иттеләр, шуңа икенчесенә күчерәм», – дип, проблемадан качарга кирәкме?

Бала белән әти-әни арасында якын мөнәсәбәтләр икән, ул мәктәптә булган хәлләрне аларга кайтып сөйләячәк. Балага гаиләдә яхшы мөнәсәбәт юк икән, аның кайтып бушаныр кешеләре булмаса, шул вакытта бик аяныч. Буллинг очрагы булганда, әти-әнинең ярдәме кирәк. Бернинди дә чыгу юлы юк икән, баланы ул мохиттән алып, икенче мохиткә күчерү мөһим. Ләкин, бу да – бик индивидуаль. Әгәр баланың үз-үзен тотышы бертөрле формалашкан икән, корбан булу паттерны бар икән, ягъни билгеле бер ситуациядә гел билгеле бер ысул белән эш итү гадәте була икән, башка мәктәптә дә бу хәл күзәтеләчәк, вакыйгалар кабатланачак.

Шуңа күрә, яңа мәктәпкә күчердек тә оныттык, түгел. Бала бер тапкыр корбан ролендә калган икән, аның психикасы шул рольгә һаман саен әйләнеп кайту ихтималын онытмаска кирәк. Шуңа күрә бала белән дә, аның әти-әнисе белән дә эшләргә кирәк.

Балаларда әшәкелек, кемнедер җәберләргә теләү хисе каян килә? Аны ничек бетерергә? Әти-әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

Балаларда әшәкелек, кемнедер җәберләргә теләү хисенең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Беренчесе – гаиләдә балага карата агрессия, кабул итмәү, кул күтәрү булса. «Мине җәберләделәр, мин дә шулай җәберлим әле», – ди бала. Күп очракта бу «неосознанно» барлыкка килә, психика шулай яклый үзен.

Яшүсмерләр: «Кинода шулай күрсәттеләр. Мин дә шулай итим әле. Бу – «круто!» – дип эш итәргә мөмкин. Башлангыч классларда буллинг бик юк, чөнки анда укытучының авторитеты көчле. Ә яшүсмер вакытта формаль булмаган лидерлар барлыкка килә. Группада үзеннән-үзе агрессив мохит, киеренкелек барлыкка килергә мөмкин. «Миңа карата агрессия башланганчы, мин агрессор булам». Кайбер балалар башкача аралаша белмиләр. Аларга йә корбан, йә агрессор булу мөһим.

Дистә еллар узса да, күпләр мәктәптәге җәберләүләрне онытмый. Ул хатирәләрне ничек онытырга, ничек вакыйганы «җибәрергә»? Берәр нинди практикалар бармы?

Психик яраны кеше онытмый. Башыбыз белән аңласак та, әгәр дә ул яраны тәнебез, җаныбыз белән үткәрмәгәнбез, «не прожили» икән, аны «җибәрү» бик үк җайлы нәрсә түгел. Беренчедән, психик яра булганны аңлау мөһим. Шул яра вакытында булган эмоцияләрне яшәп бетерү мөһим. Ачу чыга, үпкә, агрессия барлыкка килә, тик без аларны эчтә тотабыз. «Ярар инде, булды, бетте, кызма, оныт!» – дип, якыннарыбыз да «обесценивать» итәргә мөмкин. Ә аны тышка чыгарырга кирәк. Сине тыңлаулары, сине ишетүләре бик мөһим. Җәберләү, мыскыл итү корбаны җавап итеп агрессия белгертми. Нәтиҗәдә, үз-үзенә бикләнә, үзен яклый алмый. Рухи яраларны «җибәрү», оныту өчен, эмоцияләрне тышка чыгарырга кирәк. Үзем, андый кешеләр белән эшләгәндә, аларның эмоцияләрен кузгату процессын башлыйм.

Ул ачуын минем янда чыгара, кайвакыт миңа – психологка да юнәлтергә мөмкин, һәм бераз булса да җиңеләеп кала. Билгеле инде, бер барып кайттың да психологка, тормышың үзгәрде, түгел. Бу – озын юл...

Психологка бармаса, кеше үз-үзе белән сөйләшә, кайбер вакыйгаларны анализлый ала. Ул эчендәге агрессор белән диалог кора, сөйли, ачулана. Ләкин аның үзенең башында гына эшләве вакытлыча гына җиңеллек бирә. Чын җиңеллек килсен өчен, эмоцияләрне тышка чыгарырга, үзең аша үткәреп җибәрергә кирәк.

Әлбәттә, булган әйберне бөтенләй үк онытып булмый. Аның белән яшәргә өйрәнү мөһим. Авыр вакытларны эмоциональ яктан дөрес кичерәбез икән, аннары ул авыр булып, йөрәкне кысып искә төшмәячәк. Бу травма ясаган ситуацияләрдән дөрес итеп чыгабыз икән, яңа төрле итеп фикер йөртә башлыйбыз икән, бу безне көчлерәк кенә итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100