news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Җанымның бер өлеше китте»: Казан блогеры Раил Биктаһировның 15 яшьлек улы һәлак

news_top
«Җанымның бер өлеше китте»: Казан блогеры Раил Биктаһировның 15 яшьлек улы һәлак
Фото: Раил Биктаһировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Казан блогеры, иганәче, танылган эшмәкәр Раил Биктаһиров гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның 15 яшьлек улы Салман һәлак булган.

Фаҗига 9 июньдә Лаеш районының «Аэросити-2» торак комплексында була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Салман самокатта йөргәндә йөк машинасы кузовыннан чыгып торган металл баганаларга килеп бәрелә. Алган тән җәрәхәтләреннән үсмер урында ук җан биргән.

Әлеге хәлдән соң баланың әтисе Раил Биктаһиров үзенең сәхифәсенә үзәк өзгеч сүзләр язып урнаштырды.

«Әлхәмдүлилләһ. Аллаһ Тәгалә көчле кешеләргә зур сынаулар җибәрде… Күз яшьләремне тыю авыр булса да әйтәм – мин улым белән чын күңелдән горурландым һәм аны бик яратам!

Салманның гомере 15 яшендә өзелде… Аның белән бергә минем җанымның, дөньямның бер өлеше китте.

Гомерем буе баланы югалту кебек сынаулардан куркып яшәдем… Һәм бу сынау килде… Тормыш мине шактый какты-сукты. Аеруча бу елларда. Ләкин мин бүген генә чын сынау, авырлыкның нинди булуын аңладым. Моңа әзерләнү мөмкин түгел, күз яшьләрен тыеп булмый, сулыш алуы кыен.

Улымның мөселман булуы, ихлас, максатчан һәм җыйнак егет булып үсүе генә тынычландыра. Газапланмыйча, тиз арада җан бирүе өчен дә Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтлемен», – ди Раил.

Раил Биктаһиров кайбер өлкәннәрне җавапсызлыкта гаепләде. Аның сүзләренчә, Салман куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәгән.

«Улым шлемнан булган, беркем дә булмаган урыннарда йөргән. Ләкин бала өлкәннәрнең җавапсызлыгы аркасында һәлак булды. Юл читендә туктап торган йөк машинасыннан бернинди кисәтү билгеләре булмаган 4 метрлы баганалар чыгып торган. Барысына да тикшерү комитеты ачыклык кертәчәк.

Сезне Аллаһы Тәгәлә мондый кайгылардан сакласын. Бу эчтән сындыра. Бик авыр. Үземне кисәкләп яңадан җыячакмын», - дип яза ул.

Блогерның социаль челтәрләр аша мөрәҗәгате дә үз ролен уйнагандыр, кичә Салман Биктаһировны соңгы юлга озатырга «Ал таң» мәчете янына бихисап күп халык җыелган.

«Әлхәмдүлилләһ. Минем Татарстанда мондый масштабтагы җеназа намазын күргәнем юк иде әле.

Ләкин бу рекордны минем җанымның бер өлеше, дәвамчым булган Салман улым куяр дип уйламаган идем…

Һәрвакыт көрәшче булды. Бу тормыштан да җөйләр, сыдырылган эзләр белән көрәшче булып китте.

Аллаһы Тәгалә сезне мондый сынаулардан ерак тотсын. Әгәр алар килә калса, лаеклы итеп кабул итәргә көч бирсен.

Салман мәңгегә безнең йөрәгебездә.

Авыр! Ләкин алга таба барырга кирәк.

Барыгызны да кочаклыйм. Бүген мин тагын бер тапкыр үземнең бай булуыма инандым. Мин сез булганга бай. Сез шундый күп булып минем улымны озатырга килдегез…

Миңа аңыма килергә кирәк. Бүген озак кына күз алдымдагы паспортымны эзләдем. Чөнки мин рухи яктан сындым…

Минем очрак барыгыз өчен дә гыйбрәт булсын. Үлемнең яше юк, ул көтмәгәндә килә. 15 яшьлек улым кисәтүләрсез китеп барды…

Балаларыгызны саклагыз!» - дип мөрәҗәгать итте блогер, улын соңгы юлга озатканнан соң, барлык язылучыларына.

Раил Биктаһировның һәм барлык якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Салманның урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар