«Җаным тыныч түгел иде» — Лилия Гыйматдинова әнисенең каберенә килгән
Әнисен бик юксынуы турында җырчы инстаграм сәхифәсендә язган.
Лилия Гыйматдинованың Әниләр бәйрәме беренче тапкыр әнисез узган… Җырчы чәчәкләр күтәреп әнисенең каберенә кайткан.
«Төшемә керде әнием. Киткәннән бирле икенче тапкыр күрүем иде. Ап-ак бүлмәдә ап-ак карават өстендә ак киемнән, ак яулыктан ятып торды. Мине күргәч: «Нигә мине оныттың? Ник килмәдең?» — дип сорау бирде. Мин аны кочаклап елап утырдым. Аңа: «Нигә монда берүзең ятасың? Әйдә сине үзебезгә алып кайтам!» — дип сорадым.
Уянып киткәч, үкси-үкси елап яттым…
Ничек онытыйм, әнием! Көн дә синең турында уйлыйм, догалар укыйм. Кабереңә барырга, Мөслимгә кайтырга кирәк дип уйладым. Җаным тыныч түгел иде ничә көн…
Миңа: «Кайтудан файда юк, зиратка юллар ябык, керә алмыйсың», — диделәр. Барыбер кайттым. Килдем синең яныңа, әнием. Сагынам, яратам…» — дип юксынган Лилия әнисен.
Инстаграм дуслары җырчыга сабырлык теләгән. «Дилбәрнең мәңгелек йортын ап-ак карлар каплап киткән. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын», «Бик яшьли киткән шул әниегез, түземлек сезгә, Лилия», — дип җылы сүзләр язып калдырганнар.
Лилия Гыйматдинованың әнисе быел җәй көне вафат булды.