Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аның әтисе миллионер, ә мин ятим үстем...

ВКонтакте сәхифәсендә утыручылар театр артисты Мәдинә Гайнуллинаның фәлсәфи соравына җавап эзләгән.

news_top_970_100
Аның әтисе миллионер, ә мин ятим үстем...
https://vk.com/madina_tatarka

Әлмәт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллина виртуаль дусларына бер фәлсәфи сорау биргән. «Бер такси йөртүче шәһәрнең танылган миллионерын өенә илтә. Миллионер нәкъ исәп буенча (счетчик буенча) түли. Таксист: «Кичә мин сезнең улыгызны илткән идем, ул миңа рәхмәт йөзеннән 100 доллар өстәп калдырды». Миллионер аңа: «Аның әтисе миллионер, ә мин ятим үстем!» — дигән.

Мораль: Үзе акча табу кыенлыгын белгән кеше генә байлык кадерен белә, диләр. Сез килешәсезме?» — дип сораган ул дусларыннан.

Интернет кулланучылар калдырган җаваплар да кызык.

«Мин бай кеше түгел, ләкин кешеләргә булыша алу (шул исәптән акчалата да) миңа рәхәтлек өсти, күңелем күтәрелә»;

«Үзеңнән үзе байлык түгел ул… Үз якыннарың белән бүлешә белгәндә генә акчалы капчыкта утырып торуның рәхәте була. Аннан байлык өстәлеп кайта дигән уйларым бар»;

«Үзем тапкан мал түгел, әти тапкан жәл түгел»;

«Акча бер букча,

Кадер-хөрмәт безнең учта

Бай булмасаң да 

Байдан-бай, хөрмәтең бай булсын»;

«Атай малы - катай, дия торган иде әнкәй. Дөрестән дә, үзең тир түгеп тапмаган малның кадере булмый»;

«Тир түгеп, дөньяның бөтен авырлыкларын үз җилкәңдә татып тапкан байлык кадерле. Ятимгә булышучы булмагач, үзеңә тырышырга туры килә. Андыйлар эшләп тапканның кадерен дә белә», — дип язган берсе. «Әйе, дусларыбыз бар иде. Балалары кимсенеп, мохтаҗлыкта үстеләр, әтиләре эчкече булды. Олы тормыш юлын үз тырышлыклары белән башладылар, бик тырышып яшиләр. Әти-әнисенә ярдәм итәләр, акчаның кадерен беләләр», — дип тә килешкәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100