Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аны үлгән дип санаганнар, ә ул талавын дәвам иткән: ун ел элек банктан 11 миллион сум акча урлаган кассир Роза Әгъләмҗанова кулга алынды

Полицейскийлар 2000нче еллар башында Казандагы «Райффайзенбанк»тан зур күләмдә акча урлауга бәйле җинаятьтә гаеплене тоткарлады. Бу җинаять эше мәңге ачылмас кебек иде һәм аның ачылачагына беркем дә ышанмады диярлек. Әмма җинаять эшенең урыныннан кузгалуы билгеле булды: хокук сакчылары банкның акча урлауда шикләнелгән кассир Роза Әгъләмҗанованың эзенә төшкән...

news_top_970_100
Аны үлгән дип санаганнар, ә ул талавын дәвам иткән: ун ел элек банктан 11 миллион сум акча урлаган кассир Роза Әгъләмҗанова кулга алынды
2009 елда «Райффайзенбанк»тан акча урлануы турындагы яңалык бөтен илне шаулатты. Банк офисыннан тавыш-тынсыз, шыпырт кына зур күләмдә акча юкка чыга.

2009 елның 2 августында «Райффайзенбанк» хезмәткәрләре кассада 11 миллион 415 мең сум акча җитмәвен белеп ала. Акчаның юкка чыгуына банкның кассиры – 24 яшьлек Роза Әгъләмҗанованың катнашы булуы ачыклана.


Банкның куркынычсызлык хезмәтендә милициягә касса бүлмәсендә акча санаган вакытта хисапчы-контролерның хәле начараюы һәм аның өенә кайтып китүе хакында әйтәләр. Ул Әгъләмҗановага акчаны санап бетерергә кушып калдыра.


Каравылчы сүзләренчә, Роза үзе генә калгач, кибеткә барып килергә уйлый һәм банктан кечкенә генә кара пакет күтәреп чыга. 15 минуттан соң инде ул банкка тулы сумка белән керә - имеш, азык-төлек сатып алган. Кичен Әгъләмҗанова өенә кайтып киткәндә аның сумкаларын тикшермиләр.

Соңрак милиционерлар ачыклаганча, акча юкка чыккан көнне касса бүлмәсендә биш сәгать дәвамында видеокамералар эшләмәгән. Ул чагында моны берничек тә аңлата алмыйлар.


Хокук сакчылары Әгъләмҗанова моңа алдан ук әзерләнгән дигән нәтиҗәгә килә. Ул банкта ике ел эшләп өлгерә. Хезмәттәшләре аның астыртын кеше булуын әйтә.

Розаның әнисе милициягә хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга алдыннан кызы өй телефонына шалтыратып, дусты һәм 6 яшьлек кызы белән бергә ял итәргә китүен әйтә. Әмма ничә көнгә һәм кайда китүе турында – ләм-мим.

Розаның әнисе әйтүенчә, ул вакытта кызы бер елга якын Илдар Гыйниятуллин белән яшәгән. Илдар үз машинасында такси хезмәте күрсәтеп акча эшләгән.

Банктан акча юкка чыкканнан соң ике ай үткәч, хокук сакчылары 14 кешедән торган банданың эзенә төшүләре хакында белдерә. Алар зур күләмдә акча күчерү белән шөгыльләнгән эшкуарларны талаган. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге банда әгъзаларының берсен «Райффайзенбанк»тан акча урлауны оештыручы дип атый.

«Бандитлар банк кассасы яки кассирга һөҗүмне күптән планлаштырган, әмма банданың 12 әгъзасын тоткарлаган милиция хезмәткәрләре аларның барлык планын өзгән. Шул чагында бандитларның берсе, банк кассирын акча урларга күндереп, мөстәкыйль рәвештә эш итәргә булган», - дип сөйли 2009 елда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Владимир Иванов.

Хокук сакчылары Роза Әгъләмҗанованы һәм аның кечкенә кызын үтергәннәрдер дип тә фаразлый. Чөнки алар эзсез рәвештә югала.

Икесе дә исән-сау һәм кырын эшләрен дәвам итәләр

Бары тик 2014 елда гына Әгъләмҗанова һәм Гыйниятуллинның сау-сәламәт икәнлеге ачыклана. Өстәвенә, алар үзләренең кырын эшләрен дә дәвам итә икән. Полицейскийлар 2014 елда Әгъләмҗанова һәм аның дустының Ленинград өлкәсендә Щеглово почта бүлегенә һөҗүм итүдә катнашуын ачыклый. 

Камуфляж форма һәм битлекләр кигән ир белән хатын почта бүлеге янына 5нче модель «Жигули»да килеп туктый. Пистолетлар белән янап, махсус автомобильдән йөк бушаткан почта хезмәткәрләреннән акча таләп итәләр.


Почтальоннарның берсе җинаятьчеләргә каршылык күрсәтә һәм атыш башлана. Нәтиҗәдә, Әгъләмҗанова да, Гыйниятуллин да яралана.

Ул чагында Илдар Гыйниятуллинны тоткарлыйлар, ә Әгъләмҗанова качып котыла. Почта хезмәткәрләренә һөҗүм иткән урында калган кан тамчысына экспертиза ясап, җинаятьчеләрнең берсе Роза Әгъләмҗанова икәне икәнлеге ачыклана. 

«Жигули»ны әлеге урыннан чакрым ярым ераклыкта табып алалар. Роза качып котыла.

2015 елда элеккеге кассирның дустын, ягъни Гыйниятуллинны 13 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр.

Яңа исем, яңа тормыш

Һәм менә почта хезмәткәрләренә һөҗүм иткәннән соң биш ел узгач Әгъләмҗанованың да эзенә төшәләр.

17 октябрьдә 34 яшьлек Роза Әгъләмҗанованы Бөек Новгородта арендага алынган тулай торак бүлмәсендә тоткарлыйлар.


Аны Татарстан, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре кулга ала. Әгъләмҗанованың шушы вакыт эчендә чит кеше исеме, чит документлар белән Ленинград өлкәсендәге бер авылда яшәве, шунда кибет тотуы ачыклана.

18 октябрьдә Санкт-Петербургның Куйбышев районы суды Әгъләмҗанованы сак астына ала. Тикшерү эшләренең кайда алып барылачагы, аны кайда хөкем итәчәкләре әлегә билгеле түгел, чөнки ул илнең төрле төбәкләрендә «үз эзен» калдырган. Аның зәркән салоннарына оештырылган һөҗүмнәргә катнашы бармы-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр. Тикшерүчеләр фаразынча, ул 2011-2013 елларда Санкт-Петербургта, чүкеч белән витринаны ватып, 20 миллион сумлык бизәнү әйберләрен урлаган.

Розаның кызына хәзер 16 яшь, ул соңгы бер елда Казанда әбисендә яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100