Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның кебек эшләп кара әле» - Салават Фәтхетдиновның инстадуслары нигә бәхәсләшә?

Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов хәйрия автоузышы үткәрелүе хакында Инстаграм битендә хәбәр итте. Әлеге автоузышның нәтиҗәләре кайбер инстачыларны канәгатьләндермәгән.

news_top_970_100
«Аның кебек эшләп кара әле» - Салават Фәтхетдиновның  инстадуслары нигә бәхәсләшә?
Султан Исхаков

«Яр Чаллыда «Салават» кубогына автоузышлар үтте. Бу — Россиядә уздырыла торган бердәнбер хәйрия автоузышы. 1нче урынны Европа чемпионы Айдар Нуриев, 2нче урынны Рәсүл Миңнеханов, 3нче урынны иң яшь узышчы Рөстәм Фәтхетдинов яулады», — дип язган Салават Фәтхетдинов.

«Зур эш эшләгәнсең, брат», — дип язган җырчы, композитор Фирзәр Мортазин.

«Узышчыларның фамилияләре бигрәк таныш түгел. Дөрестән дә, алар әлеге фамилияләре белән заводта тир түкмәсләр инде», — дип ризасызлыклык белдергән бер инстачы.

«Эш фамилиядә түгел, ә кешелеклелектә. Күпсенергә кирәкми, кемгә ничек биргән, шөкер итеп яши белергә кирәк. Безнен Салават абыебызга афәрин!» — дип җавап кайтарган икенчесе.

«Мактанчык!»;

«Ничек әле Салават малае артта калган, һәрчак алда иде, уңайсыз булгандыр инде уз исемендәге кубок булгач», — дип аптырап язган инстачы.

Аңа җавап итеп башка инстачы болай язган: «Үз малаең йөреп карасын әле башта, аннан соң сөйләшербез».

Хәтта җырчының күзләренә дә бәйләнеп алганнар:

«Нигә Медведев сыман күзләрегез йомык?»

«Аның кебек эшләп кара әле, күзең түгел, әллә нәрсәң йомылыр», — дип турысын язган бер инстачы.

Җырчының виртуаль дуслары арасында рәхмәт сүзләре җиткерүчеләр дә табылган.

«Кемнәргәдер ярдәмгә акча жыелган, кемдер ярдәм алган. Рәхмәт, Салават!

«Иптәшләр, мин берәүне дә мактамыйм да, якламыйм да. Әмма бу зур эш — үткәрүедә, катнашуыда. Нинди генә фамилия булмасын, бер ата да, үзенең баласын, үзе теләп „ут“ эченә тыкмас иде. Бу егетләрнең үз теләкләре. Үз теләкләре белән катнаша, Руль артында син берүзең, анда әти дә юк, әни дә. Алда да егетләргә уңышлар. Яңа үрләр, яңа җиңүләр».



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100