Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аны диңгез тартып алды». Уфа фотомоделе Италиядә фаҗигале һәлак булган

33 яшьлек Галина Федрованың әнисе кызының мәетен Сардиния утравыннан Россиягә алып кайту өчен тырыша.

news_top_970_100
«Аны диңгез тартып алды». Уфа фотомоделе Италиядә фаҗигале һәлак булган
https://pixabay.com/

Италиядә 33 яшьлек Галина Федорова һәлак булган. Ул фотомодель булып эшләгән. Бу турыда мәрхүмәнең анасы Татьяна Федоровага сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Хәзер бу хатын кызының мәетен Уфага кайтару мәшәкате белән йөри. Татьяна Федорова сүзләренчә, аның кызы бәхетсезлек очрагы аркасында үлгән.

«Зур дулкын. Ул утырган көймә капланган. Минем кызым йөзгән, тик диңгез суына тончыккан. Коткаручылар аны бик соң күреп алган, алар ярдәм итә алмаган. Ул диңгезне бик ярата иде, диңгез аны миннән тартып алды. Сез ярдәм итсәгез генә мин аның белән хушлаша алачакмын. Ул мине Сардиния утравында көтеп ята. Битараф булмаганнар, ярдәм итегез», — ди Татьяна Федорова.

Италия басмасы хәбәр иткәнчә, Галина Федорова һәм аның сөйгән егете Сардиниягә берничә көнгә килгән, алар кунакханәдә тукталган. Шимбә көнне алар Чиада резин көймәдә арендалаган һәм диңгездән Кызыл утрауга таба киткәннәр.

Хәзер бу вакыйганы полиция тикшерә. Галина Федорова батудан үлгәнме, әллә көймә ташларга бәрелеп, травма алганмы икәнен ачыклыйлар. Бу урыннарда ташлар булуын күпләр белә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыкланганчы, Галина белән көймәдә булган ир-ат утрауда калып торачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100