Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аны безгә бирегез!» Һәлак булган укучыларның әти-әниләре Галәвиев өчен үлем җәзасы сорый

Татарстан Югары суды 175нче гимназиядәге атыш турында эшне карый башлады. Һәлак булган укучыларның һәм укытучыларның якыннары зарыгып көткән бу процесс башлана да алмый төгәлләнде. Башта янгын тревогасы комачауласа, аннан исә, гаепләнүченең адвокаты алмашынганы билгеле булды. Беренче утырыштан репортаж – «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
«Аны безгә бирегез!» Һәлак булган укучыларның әти-әниләре Галәвиев өчен үлем җәзасы сорый
© Елена Саляхова / «Татар-информ»

Дәүләт гаепләүчеләре төркемен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкли

«Һәлак булган балалар төшегезгә керәме?» – бу сорау 175нче гимназиядәге атыш турындагы эшне карау буенча суд утырышы залындагы күп кешене кызыксындырды. Шау-шу тудырган бу эшне Татарстан Югары суды карый башлады. Гаепләнүче – шушы гимназиядә укып чыккан 21 яшьлек Илназ Галәвиев. Нәкъ менә ул 11 майда гимназиягә бәреп керә һәм ут ача. Фаҗигадә 9 кеше һәлак булды, 32 кеше яраланды.

325 томлык эш, 667 зыян күрүче, 54 шаһит – тикшерү бер елдан артык бу фаҗиганең сәбәпләрен ачыклады. Шушы вакыт эчендә эштә яңа фигурантлар да пәйда булды – Казанның 175нче гимназия директоры Әминә Вәлиевага, шулай ук «Ваша безопасность» фирмасы директоры Сергей Иванов һәм «ООО «Союз пожарного мониторинга» инженеры Марат Җиһаншинга карата «ваемсызлык» буенча җинаять эше ачылды.

Галәвиевкә карата суд процессы башлануны зыян күрүчеләр дә, аларның якыннары да көтте. Судка аларның азы гына, башлыча һәлак булган укучыларның әти-әниләре килгән иде. Алар журналистлардан читтәрәк торды, бары тик берничәсе генә матбугат вәкилләре белән бер-ике сүз алышты.

«Аның өчен нинди җәза була ала? Ул барыбер һәлак булган балаларны һәм укытучыларны кире кайтармый», – диде исән калган бер укучының әтисе. Ул башкаларга таяныч булырга дип судка килгән.

Судта гаепләү позициясен Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков җитәкчелегендәге дәүләт гаепләүчеләре төркеме тәкъдим итә. Әлеге төркемгә күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Наил Уразбаев, Аида Шәйдуллина һәм Яна Подольская кергән. Алар хисабында Татарстанда шау-шу тудырган дистәләгән эш, шул исәптән 175нче гимназиядәге атышка бәйле бер эш тә бар. Шаһитларга һөҗүм әзерләгән Якутия кешесе турында сүз бара. Дәүләт гаепләве позициясен бу процесста Аида Шәйдуллина алып бара.

 

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Балалар класс ишеген бикләргә теләгән, әмма җитешмәгәннәр...

«Без үз балаларыбызны мәктәпкә исән-сау килеш озаттык. Һәм менә...» – дип күз яшьләрен тыя алмады 8 А сыйныфында һәлак булган укучының әнисе.

Узган елның 11 мае – суд процессына килгән күп кешенең тормышын «элек» һәм «хәзергә» бүлгән көн. Кемдер бу вакыйгалардан соң әле генә хәлләнеп килсә, башкалары исә якыннарын башка беркайчан да күрмәячәкләре белән килешә алмаган.

Гимназиядә билгесез кешенең ут ачуы турында беренче хәбәр иртән 9:30 сәгатьтә килеп ирешә. Хәвеф төймәсе эшли башлый, соңыннан шартлау була, балалар тәрәзәләрдән сикерә башлый. Берничә минут узгач, мәктәп янына махсус хезмәтләр, ашыгыч ярдәм машиналары килә. Бинадан зыян күргән кешеләрне алып чыга башлыйлар. Соңрак һәлак булучылар турында мәгълүмат чыга: алар арасында 7 укучы һәм 2 укытучы була.

Югары судта эш Галәвиевкә гаепләү белдерүгә кадәр барып җитә алмады. Ләкин әле тикшерү стадиясендә үк фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды. Җинаятьче беренче тапкыр мәктәп фойесында ук – каршысына сакчы Мулланур Мостафин очрагач ата. Ул сакчының башына һәм гәүдәсенең сул ягына ата. Аны тиз арада хастаханәгә алып китәләр. Яралары авыр булса да, ул исән кала.

Тикшерү версиясе буенча, алга таба үтерүче этажлар буйлап йөри һәм анда ачык кабинетларны эзли. Беренче катта ату тавышына башлангыч класслар укытучысы Венера Айзатова чыга. Яшь егет аңа ата, алган яраларыннан укытучы соңрак хастаханәдә вафат була. Икенче катта барлык класслар да бикле була. Өченче катта бер кабинет бикләнмәгән була, анда 8 А сыйныфы шөгыльләнә.

«Балалар класс җитәкчесеннән кабинет ишеген бикләүне сорый. Кулында ачкыч була торып нишләп бикләмәде икән ул аны? Ә балалар аннан сораган бит, шкафларны шунда куярга теләгәннәр, әмма өлгермәгәннәр», – дип сөйләде 8 А сыйныфында һәлак булган бер укучының әнисе.

Ату тавышына инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева йөгереп чыга. Ул үз гәүдәсе белән бер укучыны каплый, җинаятьче аңа ата, укытучы һәлак була.

Мәктәпкә һөҗүм итү өчен Галәвиев үзлегеннән шартлаткыч ясый, аның мәктәп ишек төбенә куя, ау мылтыгы һәм 500дән артык патрон сатып ала. Мәктәпкә һөҗүм итү нәтиҗәсендә, отделка зарарлана – муниципалитетка килгән зыянны 1,4 млн сум дип бәйли тикшерү.

 

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

Процессны махсус сузалармы?

Җинаять эшен карау бераз тоткарлык белән башланды. Гаепләнүчене суд залына конвойлар үз вакытында китерде. Журналистларны күргәч, яшь егет аптырап калды, үзен агрессив тота башлады.

«Журналистларны алыгыз! Җитәр инде фотога төшерергә!» – диде ул, ачуы килеп.

Гаепләнүченең әтисе дә суд залында үзен тиешенчә тотмады. Процесс башланганчы, ир-ат суд залына керергә омтылды, журналистларга карата дорфа кыланды. Ахырда, приставлар аны суд бинасыннан чыгарып җибәрде. Гаепләнүче янында туганнарыннан апасы гына калды, әмма тәнәфестән соң ул китте, утырыш төгәлләнгәнне көтеп тормады.

Суд утырышы башлануга ук, аны кичектерәчәкләре шундук билгеле булды. Гаепләнүченең адвокатын алыштырганы ачыкланды. Билгеләнгән адвокат урынына, аны мәнфәгатьләрен Волгоград өлкәсеннән Алексей Васильев яклаячак. Аңа кыйммәтле адвокатны кем яллаганын гаепләнүче әйтә алмады. Васильев үзе судка килмәгән иде.

«Мин аны Мәскәү СИЗОсында булганда бер генә тапкыр күрдем. Бу – тикшерү стадиясендә иде», – дип аңлатты Галәвиев судка.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков әйткәнчә, яклаучының үзен болай тотуы этика кагыйдәләренә туры килми һәм процессны суза. Шулай да, гаепләнүченең яклауга хокукын бозмаска теләп һәм адвокат эш материаллары белән танышырга һәм Казанга килергә өлгерсен өчен, ул процессны кичектереп торуларын сорады.

Суд утырышын янгын тревогасы бозды

Суд гаепләнүчене сак астында калдыру срогын озайту турында үтенечне тыңлады. Соңгы мәртәбә шул ук Югары суд аны 11 ноябрьгә кадәр СИЗОда калдырды, прокуратура арестны тагын ярты елга озайтуны сорады.

Карар кыска вакыт эчендә кабул ителде, әмма суд карарны ахырга кадәр укып өлгерә алмады. Утырыш залына пристав килеп керде һәм бинада яныгын тревогасы эшли башлавын әйтте, бөтен кешегә дә бинадан чыгып китәргә куштылар.

Соңрак «Татар-информ»га билгеле булганча, эвакуациянең сәбәбе – судка килгән ниндидер хәбәр булган. Анда янаулар була: автор гаепләнүчене азат итүләрен таләп иткән, юкса бинаны шартлатырга вәгъдә биргән. Урынга килгән махсус хезмәт вәкилләре бинаны тикшереп чыга, шартлау куркынычы расланмый.

Процессны кабат башлагач, суд карарны тулысынча укып чыга – гаепләнүчене тагын ярты елга СИЗОда калдыралар. Ул 2023 елның 18 апреленә кадәр шунда булачак. Киләсе утырыш 15 ноябрьгә билгеләнгән. Прокуратура гаепләүне укыр, шуннан соң суд һәлак булган укучыларның әти-әниләреннән һәм зыян күргән башка кешеләрдән сорау алыр, дип планлаштырыла.

«Аны безгә бирегез, башка берни дә кирәкми»

Әгәр Галәвиевнең туганнары аның үз-үзен тотышына, тәртибенә вакытында игътибар иткән булса, Казан гимназиясендәге фаҗигане булдырмый калып булыр иде, дип саный һәлак булганнарның туганнары.

 

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»

«Аның әти-әнисе балаларының үзен сәер тотуына игътибар итәргә тиеш иде. Ул бит үз акылында, башын иеп утыра бит», – диде һәлак булган бер укучының әтисе Илдар.

Һәлак булган балаларның әти-әниләре гаепләнүче өчен иң кырыс җәзага өметләнә. Аларның күбесе, килгән зыянны каплау өчен, гомуми суммасы 40 миллионнан артыграк булган гражданлык дәгъвалары биргән.

«Аның өчен иң дөрес җәза, минемчә – аны атып үтерү. Һичшиксез үлем җәзасы. Аны безгә бирегез, башка берни дә кирәкми», – диде һәлак булган 8нче сыйныф укучысының әтисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100