news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аны беләсеңме? Бүген төнлә үлгән»: мошенниклар шундый хәбәр белән вирус тарата башлаган

news_top
«Аны беләсеңме? Бүген төнлә үлгән»: мошенниклар шундый хәбәр белән вирус тарата башлаган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мошенниклар, үлем турындагы хәбәр җибәреп, Телеграмда вируслар тарата башлаган. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасының Телеграм-каналы хәбәр итә.

«Сәлам. Аны беләсеңме? Бүген төнлә үлгән...» – дигән хәбәрләр Россиядә яшәүчеләрнең мессенджерларына килә башлаган. Хатны алучыга «үлгән кешенең фотосы» белән документ та җибәрәләр. Монысы – чыннан да аның танышы булуына инаныр өчен, имеш.

Тик, чынлыкта, бу – вируслы файл. Аны йөкләп алганнан соң, вирус шәхси мәгълүматларны урлый һәм бу зарарлы хәбәрне корбанның бөтен контактларына автомат рәвештә җибәрә. Сак булыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар