2024 елның апрелендә массакүләм мәгълүмат чараларында матурлык бәйгесендә катнашкан кызның финалдан соң эзсез югалуы турында хәбәрләр таралган иде. Азия халкы чалымнары булган блондинка, Улан-Удэдан 30 яшьлек Сэсэг Буинова – ир хатыны, 2 бала анасы һәм балалар товарлары кибете хуҗабикәсе була. Чибәркәй «Миссис Бурятия» бәйгесендә «Мисс топ-модель» титулына ия була. Ә 5 көннән соң ук серле рәвештә юкка чыга.
«Комсомольская правда» язганча, хатын-кызны бөтен шәһәр белән эзлиләр. Тикшерүчеләр, җинаятьнең мотивын аңларга һәм гаеплеләрне табарга тырышып, һәр детальне җентекләп өйрәнә. 11 ай билгесезлек һәм, ниһаять, 2025 елның мартында хатын-кызның мәетен табалар – Улан-Удэ читендәге ташландык гаражда чокыр төбендә. Хатын-кыз янында тагын бер кеше «җирләнгән» була, бу – әлеге эшкә тагын да күбрәк серлелек өсти.
Бу җинаять турында ниләр билгеле соң?
«Өйдәге эшләрне бетердем, ә хәзер дусларым белән очрашырга телим», – дип хәбәр итә ул 11 апрельдә Хабаровскида командировкада булган иренә.
Сэсэг, «буш» бармас өчен, юлда берәр пассажирны утыртып барырга ниятләвен әйтә. Ире каршы була, ләкин ул, урамда якты, барысы да яхшы булыр, дип ирен күндерә.
Алар гадәттәгечә «яратам, үбәм» дип хушлашалар. Аларның берсе дә бу аларның соңгы сөйләшүе булыр дип уйламый.
Сэсэг кара «Mitsubishi Outlander» машинасына утырып китә, юл буендагы кафега бара, анда аны инде дус кызлары көтеп тора. Сәгать ярымнан соң Сэсэг өенә җыена башлый: анда аны уллары көтә.
Кайтып җитәргә нибары 15 минут вакыт калган була. Ләкин көтмәгәндә Сэсэг супермаркет парковкасына борыла. Анда аның автомобиленә, внедорожниктан чыгып, бер ир-егет кереп утыра. Бу моментны видеокүзәтү камералары теркәгән. Бер сәгатьтән соң Сэсэг машинасының арткы утыргычына тагын бер ир-ат утыра. Аннары «Mitsubishi Outlander» акрын гына урамга чыга...
Ул төнне Сэсэг өенә кайтмый. Туганнары аңа шалтырата башлый, ләкин аның телефоны сүндерелгән булган. Гаилә аның дусларына һәм танышларына шалтырата, ләкин хатын-кыз беркайда да булмый. Полициягә икенче көнне, 13 апрельдә мөрәҗәгать итәләр.
Җинаятьче эзләрне бутаган
Эзләүгә волонтерлар кушыла, алар ташландык биналарны, сәнәгать зоналарын, урман кишәрлекләрен һәм елга ярларын тикшерә. Шәһәрнең торак ишегалларының берсендә алар Сэсэг автомобилен табалар. Машина шикле күренә: эчендә беркем дә юк, дәүләт номерлары алынып багажникка ташланган, ә тәрәзә пыялаларында кипкән кан таплары күренә. Соңрак экспертиза кан эзләренең машина хуҗасыныкы булуын күрсәтә. Җинаятьчеләр ачыктан-ачык эзләрне бетерергә тырышканнар, чөнки машинаның бу урынга ничек килеп эләгүе аңлашылмый – округта бер генә күзәтү камерасы да урнаштырылмаган.
Эзләүләр туктамый. Сәнәгать зонасы районында волонтерлар югалган хатынның әйберләрен, шулай ук ир-ат эчке киемнәрен һәм кесәсендә банк карталары һәм Станислав Норбоев исеменә йөртү таныклыгы булган куртка табалар. Соңрак ачыкланганча, бу – беренче булып Сэсэг машинасына утырган ир-егетнеке була.
Бер «кабердә» тапканнар
Сэсэгның якыннары 11 ай аның исән булуына һәм өенә кайтуына өметләнеп яши. Ләкин аларның догалары кабул булмый.
Югалганнарның мәетләрен тикшерүчеләр март аенда Улан-Удэ читендәге ташландык гаражда тапканнар. Мәетләр полиэтиленга төрелгән һәм боз, чүп һәм ком катламы астында 2 метр тирәнлектәге чокырда ятканнар.
Хәзерге вакытта криминалистлар генетик экспертизалар уздыруны дәвам итә. Сэсэг белән Стасның гәүдәләрен туганнары таныган. Хатын-кызны, мәсәлән, йөзеге буенча. Билгеле булганча, Буинова һәм Норбоев мәетләрендә утлы ату җәрәхәтләре табылган.
Хәзер инде 2 төп сорау кала: бу ерткыч җинаятьне кем кылган, аның мотивы нинди булган? Тикшерүчеләр инде җавапларны белә, әмма әлегә нечкәлекләрен ачарга ашыкмыйлар. Әмма күпләр хакыйкать тиздән билгеле булачагына ышана.