Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның аркасында мин хәзер иремне төштә генә күрәм». Казан уртасында ломбард директорын атып үтерүчегә карата хөкем карары чыгардылар

Очраклы бер вакыйгамы, әллә планлаштырылган кеше үтерүме? Яңа ел алдыннан Казан үзәгендәге атыш халыкны тетрәтте. Бу җинаятьнең сәбәбе нәрсәдә? Бу атнада Татарстан Югары суды кеше үтерүдә гаепләнүче Ринат Раимджановка карата хөкем карары чыгарды.

news_top_970_100
«Аның аркасында мин хәзер иремне төштә генә күрәм». Казан уртасында ломбард директорын атып үтерүчегә карата хөкем карары чыгардылар
ТР Югары суды бер ай дәвамында 2019 ел алдыннан 55 яшьлек Ринат Раимджанов эшен карады.

Ул Казанның Островский һәм Университет урамнары чатында атыш оештыра. Раимджановның ломбардлар челтәре һәм зәркән остаханәсе хуҗасы, 45 яшьлек Ришат Садыйков һәм аның дусты Сергей Мазановка пистолеттан ату видеосы социаль челтәрләрдә таралып, зур шау-шу кузгатты. Тугыз көннән соң Садыйков алган яралардан хастаханәдә җан бирә, корсагы һәм боты җәрәхәтләнгән Мазанов исән кала.

Раимджанов, аларны атып яралагач, кача. Полицейскийлар аны озак эзли, май аенда гына эзенә төшәләр. Ул «Салават күпере» торак комплексында арендага алынган фатирда качып яткан була.

Аны кулга алу операциясендә Казан зонасы буенча төркем белән кылынган җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге, Федераль куркынычсызлык хезмәте, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус бүлекчәләре һәм Росгвардия хезмәткәрләре катнаша. Раимджановны тоткарлап, тикшерү изоляторына озаталар. 

Аңа карата «Үтерергә омтылу», «Кеше үтерү», «Законсыз корал сатып алу һәм саклау» маддәләре буенча гаепләү белдерелә. Раимджанов үз гаебен өлешчә генә таный.


Югары суд бер ай дәвамында атышта зыян күрүчеләр, шаһитлар һәм әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләрдән сорау ала. Раимджановның туганнары, мәрхүмнең хатыны Илсөя Садыйкова һәм зыян күрүче Сергей Мазанов бер генә суд утырышын да калдырмый. Аларның һәркайсы гадел хөкем карары чыгарылыр дип өметләнә.

Судта ачыкланганча, Садыйковны үтерүнең сәбәбе Раимджанов белән аның арасындагы күптәнге низаг белән бәйле.

2017 елның октябрендә Казанда берничә кеше Раимджановны кыйнап ташлый. Ул монда аның танышы Садыйковның катнашы бар дигән фикергә килә. Садыйковтан үч алу өчен, Раимджанов аны үтерергә карар кыла.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, 25 декабрь кичендә, ул ТТ пистолеты белән коралланып һәм үзе белән 12 патрон алып, Раимджанов ломбард янындагы парковкада торган Садыйковның машинасына таба юнәлә. Садыйков үзенең дусты Мазанов белән машинага кереп утыргач, Раимджанов алар янына килеп, тәрәзәгә атып җибәрә. Пуля Садыйковның иңбашына тия.


Яраланган Садыйков, машинадан чыгып, Раимджановның пистолетын тартып алмакчы була, әмма тегесе аның башына ата...

Бу вакытта Мазанов үзенең дустына ярдәм итәргә ташлана, әмма Раимджанов аның юлына аркылы төшә – өч мәртәбә атып яралый.

Авыр җинаять кылуда гаепләнсә дә, Раимджанов беркемне дә үтерергә җыенмавын әйтте. Ул судта үзенә оештырылган һөҗүмнең заказ бирүчесе кем икәнлеген ачыклау өчен Садыйков белән сөйләшергә генә теләгән идем, ди. «Минем Садыйковтан үч алу өчен вакытым шактый күп булды. Әмма моны эшләмәдем. Үч алу уемда да булмады, бары тик сөйләшергә генә теләдем. Ул кичтә, Садыйковның машинасы янына килгәч, ишекне ачып, арткы утыргычка кереп утырырга уйлаган идем. Әмма очраклы рәвештә тәтегә бастым», - диде Ринат Раимджанов.

Раимджанов үз тормышы өчен курыкканга күрә пистолет алган, ди адвокаты. Яклаучы судтан Раимджановка карата белдерелгән гаепләүне җиңеләйтүне (янәсе, ул саксызлык белән кеше үтергән), ә Мазановны үтерергә омтылуны үз-үзен белештермәү халәтендә сәламәтлеккә авыр зыян китерү маддәсенә үзгәртүне сорады.

Адвокат шулай дигәч, Садыйковның хатыны хис-кичерешләрен тыя алмады.


«Мин бик озак түздем һәм дәшмәдем. Мин яхшы ир һәм балаларымның әтисен генә түгел, үз тормышымның бер өлешен дә югалттым. Бергәләп планнар кордык, гаиләнең үз традицияләре бар, балаларым әтиләренә карап соклана иде. Бөтен гаебен танып, гафу үтенәсе урынга, ул әле боргалап-сыргалап маташа! Күрсәтмәләрендә һәрвакыт бутала, гел яңа версия уйлап таба!» - дип елады мәрхүмнең хатыны Илсөя Садыйкова.


Ул судта балалары әтиләренең туган көненә багышлап язган котлау сүзләрен укыды:

«Әтием, мин синең белән горурланам. Мине һәрвакыт яклаячагыңны белеп торам. Син миңа һәр эштә дә үрнәк».

Мәрхүмнең хатыны судтан Раимджановны иң кырыс җәзага тартуны сорады.

Дәүләт гаепләүчесе дә Раимджановның позициясе белән килешмәде. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков фикер алышулар вакытында белдергәнчә, гаепләүче як Рамиджановның әлеге адымга аңлы рәвештә баруына шикләнми.


«Гаепне йомшарту турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Нинди саксызлык хакында сүз бара соң? Гаепләнүченең Садыйков янына офиска килергә, аны көтеп торырга һәм сөйләшергә мөмкинлеге булган. Әмма ул Садыйковның машинага утыруын көтеп торган, шуннан соң гына янына килгән. Раимджановның ни өчен шунда ук атмавы аңлашыла – ул Садыйковтан үч алу өчен уңайлы вакытны көтеп торган», - дигән фикер белдерде судта Илдус Нәфыйков.

ТР Прокуроры судтан Раимджановны 20 елга каты режимлы колониягә озатуны сорады.


Суд утырышына мәрхүмнең хатыны, Сергей Мазанов, Раимджановның туганнары, күпсанлы журналистлар, хәтта ТР Югары судында стажировка узучы хөкемдарлар да килгән иде.


Хөкем карарын игълан итү ярты сәгатькә сузылды, шушы вакыт дәвамында мәрхүмнең хатыны Илсөя Садыйкованың күзеннән яшь кипмәде.

«Хәзер мин үз иремне бары тик төштә генә күрәм», - диде ул.

Раимджановның туганнары судта үзләрен ачу китерерлек итеп тотты – алар журналистларның шулай күп булуына бер дә шат түгел иде кебек. Аларны мыскыл да иттеләр, коридорда этеп тә җибәрделәр.


«Нигә дип фотога төшерәсез? Кем рөхсәт бирде?» - дип ачуланды гаепләнүченең туганнары. Суд Раимджановны Садыйковны аңлы рәвештә үтерүдә һәм Мазановны үтерергә омтылуда гаепле дип тапты. Гаепләү карарын җиңеләйтү өчен сәбәп юк дип белдерделәр.


«Раимджановның гаебе зыян күрүче Мазановның (ул гаепләнүчене таныды), шулай ук шаһитларның күрсәтмәләре белән расланды. Гаепләнүченең Садыйков белән очрашуга коралланып килүе дә Раимджановның аны үтерү карары нык булуын дәлилли», - диде хөкемдар.

Суд Раимджановны 19 елга каты режимлы колониягә озатты һәм иреген тагын бер елга чикләде. Моннан тыш, аңа Медицина иминияте фондына 190 мең сум күләмендә компенсация түләргә туры киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100