![Әнвәр Нургалиевтан уылдык тозлау рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/4/3/e997adf179916b8f989c48eb4e231bde.jpg)
Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыл балык уылдыгын тозларга өйрәтә.
Форель яки горбушадан чыккан икраның элпәсен алырга кирәк. Шуңа күрә 40-50 градус кайнарлыктагы су салырга, әмма уылдык пешәргә тиеш түгел. Уылдыкны суда 15-20 минут тотарга, элпәсе үзе төшә, болгаткалап торырга, уылдык бүртә. Аннары уылдыкны сөзәргә кирәк.
Уылдыкка 1 бал кашыгы тоз салырга һәм болгатырга, 0,5 бал кашыгы шикәр комы өстәргә һәм 12 сәгатькә суыткычка куярга.